Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
26 гыйнвар 2022, 13:13

Студент еллары сагындыра...

Гомерләребез үтә бара. Без аны, бәлки, сизмибездер, ә шулай да самими студент чакларыбыз еш кына исебезгә төшә. Нинди матур, нинди күңелле вакыт иде бит ул! Мәсәлән, институтка кергәндә абитуриент булып йөргән вакыт. «Тиешле балларны җыя алырмынмы, институтка кереп булырмы? Керсәм, укый алырмын микән?» дигән сораулар һәрчак башта әйләнә. Шуңа карамастан, имтиханнарга әзерләнгәндә дә ял итүне, шәһәрдә йөрүне, үзебез кебек кызлар һәм егетләр белән танышуны онытмый идек бит.

Укудан бервакытта да курыкмадым мин, кирәкле мәгълүмат башыма яхшы гына кереп утыра да, имтихан бирергә кергәч, елга кебек авызымнан агып чыга иде. Имтихан алучыларга, күрәсең, ошагандыр минем сөйләвем, өстәмә сорау бирсәләр дә, берне генә бирәләр һәм яхшы билге куеп чыгаралар иде. Шуңа да имтихан бирергә мин гел беренче биш кеше белән керә идем. Имтихан биргән көнне инде паркларга йөреп, туңдырма алып ашарга да була иде. Иң матур зәңгәр күлмәгемне, юка гына үкчәле кара туфлиемне кия идем мин андый көнне. Тамара бик матур һәм бик кыска ак юбка, ал футболка кия иде дә без култыклашып асфальт урамнардан паркка таба атлый идек. Тамара озын буйлы, тавышы да калын гына, ә мин биек үкчә кисәм дә аның җилкәсенә хәтле генә җитә идем. Теләсәк-теләмәсәк тә артыбыздан берничә егет иярә торган иде. Башта алар безнең аякларның матурлыгы турында фикер алышалар иде, аннары танышырга теләпме, болай гынамы безгә эндәшәләр иде, ә без бер-беребезгә карашып тиз генә берәр бөтенләй кирәкмәгән кибеткә кереп китеп, халык арасында югала идек тә рәхәтләнеп көлешә идек.

Безгә институттагы егетләр дә игътибар итмиләр түгел, итәләр иде, ләкин безнең уку йортына керү теләге зур булганлыктанмы, бер егеткә дә исебез китми иде. Без шигырьләр ятлап, калын китаплар укый идек, бер-беребез белән әңгәмә кора идек, кәнфит суыра идек. Хәтер ныклы булсын өчен аны бик файдалы дип таба идек.

Менә имтиханнар бирелде инде, иң әһәмиятле көн — зачисление килеп җитте. Балларыбыз җитәрлек булса да, исемлекләр янына шомланып кына килеп бастык. Тамара үзенең фамилиясен тапты да «ура» дип кычкырып, чәбәкәй итә-итә сикерә башлады. Исемлекләр беренче курста укыячак группаларга бүленеп язылган иде. Шуңа күрә мин үземне бик тиз таба алмадым. Тамараны беренче, ә мине дүртенче группага язганнар иде. Икебез дә тулай торакка шатлыктан, бик кычкырып сөйләшеп килеп кердек. Вахтер апа шунда ук: «Әллә студентлыкка алдылар? Котлыйм!» — диде. Без аны кочакладык та ачкычны алып бүлмәгә йөгердек. Инде әйберләребезне сумкага җыеп, тизрәк автовокзалга ашыктык без. Кайтып әти-әниләрне сөендерәсе бар бит әле! Ә аннан соң, студент булып яши, укый башларга да вакыт җитәр, шунда күрешербез, дип Тамара белән автовокзалда аерылыштык. Миңа Туймазы ягына, аңа Белорецкига кайтасы иде.

Әйе, көздән без зур гына студентлар гаиләсенә әверелеп, институтта укый башладык. Тамара фатирда, ә мин тулай торакта яшәдем. Юллар аерылды дисәң дә була, тик очрашканда без бик шатланып, ерактан ук елмаеп сөйләшә идек, хәлләр белешеп тордык һәм яхшы укыдык, шуңа бер-беребезне белгәнгә горурлана идек.

Студент чак — гомернең иң шәп, иң чуар чагы булды. Ул күбебезнең зур тарих китабы кебек кызыклы булды. Эх! Сагындыра бит шул чаклар…

Наҗия Гәрәева, Кандра-Котый авылы.

Фото: pixabay.com

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: