Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
26 гыйнвар 2022, 12:50

Кругом файда! (юмореска)

Вәт бер шәп заман җитте бит, ә! Бөтен галәм спорт белән шөгыльләнә! Кайсылары бассейнда йөзә, кемдер фитнеска йөри, кайсыберәүләр әллә нинди заморский тренажерлар сатып алып өендә мәш килә. Интернетка керсәң дә шул, телевизорда да спортның файдасы турында сөйлиләр, җитмәсә яраткан сериалымда да фитнес тренеры белән шуры-муры крутить иткән чибәркәйне күрсәтәләр.

Мин үзем кешедән калышырга яратмыйм, хәтта әз генә булса да алгарак китә торган гадәт тә бар. Озын-озак план корып, уйланып йөрүне дә бер дә килештермим. Буласы нәрсә тиз генә шап итеп килеп чыксын да куйсын ул. Бу юлы да тимерне кызуында суктым: бүгеннән үк спорт белән шөгыльләнә башларга булдым. Карарны бик тиз кабул иттем, тик спорт төрен генә сайлыйсы калды. Менә шунсы бигрәкләр дә четерекле булды, каһәрең. Йөзү белән шөгыльләнгәндә шәп булыр иде! Җәй көне Кандракүлгә барам баруын, тик әле кыш шул…. Бассейнда йөзәм дип көн дә Кандрага я Туймазыга чабып булмый бит инде. Фитнеска бик теләп йөрер идем, бигрәк тә тренеры теге сериалдагы кебек симпатяга булса! Тик авылда аның нәрсә икәнен белгән кеше дә юк! Актык сыерыңны сатсаң, өйгә тренажер алырга була, тик ящур галәмәтеннән исән-имин калган сөтлекәемне куйган җирендә тик әйләнеп утырган сәпиткә алыштырып булмый бит инде. Спорт белән шөгыльләнәм дип, сөт-каймаксыз калалмыйм!

Дә-ә-ә! Уйласаң, уелып китәрлек! Ну, мин үзем алай аптырап ярты юлда туктап кала торганнардан түгел. Барыбер таптым әмәлен: Скандинав йөрүен сайладым. Акча түгәсе дә юк, таягыңа таян да и вперед! Тиз генә келәт кыегыннан малайларның чаңгы таякларын эзләп алып төштем дә, йөрергә чыгып та киттем. Авылда сер саклап буламы соң инде?! Минем спорт белән шөгыльләнгәнне бар да күрде. Мәңге айный алмаган Гамбәрия бот чабып көлгән булды: «Әстәгъфирулла тәүбә! Нәрсә эшләп, эше беткән адәмдәй, көпә-көндез таякка таянып кеше көлдереп йөрисең?! Картайгач та өлгерер идең әле!». Вәт ахмак! Үзе лаякыл исерек, ава-түнә кайтып бара, ә спорт белән шөгыльләнгән кешедән көлә, имеш! Бер исерек сүзеннән кире борылырга мине кем дип беләсез?! Кирәген бирдем дә тегенең, ары киттем. Ике багана арасы узуга Гайнан очрады:

— Адәм ыстырамы! Көн дә таңнан эшкә йөргән буласың, чаңгы алырлык та акчаң юкмы әллә, таягын гына тотып алгансың? — ди бу.

— Бер дә телевизор карамыйсыңмени, скандинавская ходьба белән шөгыльләнәм бит, сәламәтлеккә файдасы буенча, йөзүдән кала, беренче урында тора! — дип аңлаткан булдым тегеңә. Шулай итеп, бер сәгать эчендә ярты авылга ликбез үткәрдем, малай!

Баштарак бик көйсезләнсәм дә, сүземнән кире кайтмадым, көн дә урам кыздырып йөри башладым. Берзаман шулай ялгызым йөреп ятсам, каршыга ике таяклы килә! Менә сиңа мә, мин әйтәм, тагы кем болай спорт белән шөгыльләнә башлаган?! Бәй, теге көнне берәүгә ябыгуымның сере шушылай йөрүдә икәнен сөйләп аңлаткан идем, шул кызыгып чыккан икән. Тәмләп бәлеш ашаганнан соң, кыстыбыйлап чәй эчеп «пык» итеп диванда телевизорга төбәлеп ятканчы, чабыш аты кебек авылны көн дә бер урап чыксаң, кәнишне, ябыгасың. Икенче бервакыт югары кан басымы белән җәфаланган ахирәтемә скандинавская ходьбаның шифасы турында әйткәч, ул да чыккалый башлады. Минеке төште бит, аңа да ярдәме тими калмас әле. Озын кышкы кичләрдә сериалдагы Хюррем белән Махидевранның эләгешүен тыңлап нерваңны бетергәнче, рәхәтләнеп саф һавада тын гына яуган кар бөртекләренә сокланып йөрсәң, сәпсим менмәскә дә мөмкин әле ул давление дигән нәрсә!

Беркөнне шулай ыжгыр буранга тыныч кына китеп барсам, тагы берәү килә каршыга. Ышту-то таягы бик мәзәк күренде. Әйтеп тә өлгермәдем, тотынды мактанырга: «Ирем специальныен алып кайтып бирде, менә күр нинди амортизаторлы! Озынның файдасы юк, терсәктән булырга тиеш!» — дип тә җибәрә. Ну, түздем, мактанганын тыңлап беттем дә пуля урынына өйгә очтым. Ишектән керүгә үк тыныч кына үзенең яраткан диванында сузылып төшеп телевизордан тараканнарның ярым шәрә чибәркәйне ашаганын карап яткан ирчигыма ябырылдым:

— Син монда бернәрсә белми, шул фантастикаңны карап ятасың, ана теге оч Маһинурның ире шәп булгач, спорт кибетеннән специальный таяклар алып кайтып биргән. Хәтта амортизаторы да бар, белдеңме?!

— Кит, дүрәк, таякның нигә амортизаторы булсын, ул сиңа машинадыр шул! — ди бу.

— Бар, дигәч, бар! Ышанмасаң үзең барып кара!

— Юкны эзләп йөрергә эшсезлектән интегәмдер шул?

— Эшең бик каты инде, тоссыз киноңда тараканнан кеше ашатасың, ә-ә-ә, ыштансыз чибәркәйне күзәтәсең.

— Бар, юкны лыгырдама, нинди ыштан сөйлисең, әнә елан авызында калды бит ул, үзе чак котылды! Менә тагы! Сабинаны ничек йотканнарын да аңламый калдым…

— Синең шул булыр инде! Әнә Маһинурның ире нык яраткач, таякның иң кыйммәтен алып кайтып биргән. Ә син?

— Башлар инде хәзер. Нигә иртә кайттың, бар тагы берәр сәгать йөреп кер, файдасы күбрәк тияр.

— Әйе, тими ни, ахмак кебек чаңгы таягы болгап йөреп кенә әллә кая китәрсең, бар! Ә менә специальныен алып кайтсаң, вәт шәп булыр иде.

Һи, минем иргә кино караганда сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни, барыбер ишетми! Икенче көнне үк үзем Туймазыга барып 3-4 кибеттән эзләдем, бүген генә бетте диләр дә куялар, димәк, күпләр ала. Менә бит нинди яхшы спорт белән шөгыльләнәм икән, шулай булмаса, таяклар тулып ятар иде. Инде өметемне өзгәч, спорт товарлары магазиныннан иң шәбен юллап алдым.

Кичен йөреп ятам шулай эре генә, яңа таякларга таянып, каршыга үземнең начальник килә.

— Бәй, нигә караңгыда болай махсус жилетсыз йөрисең? Безне шундый шәп специалистсыз калдырмакчы буласыңмы әллә?! Немедленно жилет ал! — ди бу.

— Тәк тучны! Будет исполнено! — дип смирнога бастым да ары киттем. Ну шефның сүзе күңелгә сары май булып ятты. Кара әле син аны! Ярый очраттым әле, үземнең нинди кирәкле кишер яфрагы икәнлегемне белми дә йөрер идем. Өйгә чак кайтып җиттем дә түкми-чәчми иргә сөйләп бирдем:

— Син генә минем кадерне белмисең, нәчәлство нинди важный кеше икәнемне белә! Караңгыда машина бәреп китмәсен дип кайгыра, жилетсыз йөрмәскә кушты. Иртәгә үк алып кайтып бир!

— Нәчәлство кушкач, тыңламый булмас инде, — диде җаныкаем, авызын ерып. Бу юлы сүзендә торды, жилетның иң крутоен алып кайтып бирде:

— Менә, халам-балам түгел, зиннәтле вә хөрмәтле полиция галиҗәнаплары кия торганын алдым, — ди бу янып торган сары жилет сузып.

— Рәхмәт инде! Полиция дип уйлап тизрәк бәреп китәрләр, дип өметләнеп алгансыңдыр да ул, не выйдет! Мин зерә дә живучая, — дидем дә пуховик өстеннән тегене киеп тизрәк чыгып шылдым. Барам шулай шәп-шәп атлап, дүрт урам чатына җиткән идем, каршыга машина җилдерә, икенче якка чыгып калыйм дип атлавым булды, теге әллә нәрсә эшләде дә куйды: әле уңга борыла, әле сул поворотнигын куеп булаша. Мин дә шаярып әйткәнем өстемә килә, дип, кайсы якка чыгарга белми азапланам. Шуннан теге резко гына 180 градуска борылды да кирегә элдерде. Кар бураныннан күзне уалап, исән калуыма шатланып ары атладым. Шулчак тагы бер машина килеп чыкты да юл уртасында туктап калды. Мин аны-моны абайламый баруымны беләм, ә теге ипләп кенә чигенә башлады. Шапкамны әйбәтлим дип кулымны күтәрүем булды, монысы да кирегә элдерде. Шунда мин дә в чем дело икәнен аңлап алдым, урамны яңгыратып көлеп җибәргәнемне сизми дә калдым. Өченче авто күренү белән юл чатына киерелә биреп бастым, тегесе бер капка төбенә борылып туктады. Бахыр, куркуыннан, хуҗасыз калган буш йорт икәнен дә искә алмады. Булгач булсын инде дип юри эре-эре адымнар белән шул якка таба атладым, теге тиз генә кирегә сыпыртуны хуп күрде. Үзе кача, үзе фаралары белән шоферский знаклар күрсәтеп, очраган бер машинаны кире бора.

Шулай итеп, 20 минут эчендә авылның бөтен горе-водительләре ашыгыч рәвештә драндулетларын «гараж»ларына бикләп, хатыннарын аптыратып, юаш кына диваннарына менеп ятты.

Кичке 11-гә чаклы эшләгән кибет яныннан үткәндә, кесәләренә чүлли тыккан «асыл» ирләр минем жилетны шәйләүгә, туры атлый башлады, кайсылары анда керми генә кире әйләнеп китте, тик берсе генә куркуыннан шешәсен челпәрәмә төшереп ватты.

Урамда чыр-чу килгән бала-чага, яшь-җилкенчәк тә, «рейдка чыккан полиция» якынлашканчы, өйләренә йөгерде.

Шулай итеп, шәп жилет бер сәгатьтә кичке авылны тәртипкә салды. Әй ошады үземә, спорт белән көн дә кич шөгыльләнә башладым. Көн дә исерекләрне айнытып, правасызларны куркытып, урамны урап кайтам. Күңел көр, ишектән елмаеп кайтып керәм.

— Ышту-то караңгы төшкәч кенә өйдән чыгып китә башладың. Күзләрең бур песинеке кебек ялтырый, авызыңны җыеп алалмыйсың. Юньле хәл түгел бу, — дип беркөнне ир дә иярде. Тегене булгач булсын дип, бөтен урамны уратырга булдым. Әмәлгә калгандай, тагы теге жилеттан өркеп машиналар туктый башлады. Кире борылып китүләрен күреп, җан кисәгем чәбәләнергә тотынды:

— Әһә, аңладым мин синең нәрсә эшләп йөрүеңне! — ди бу.

— Аңа әллә ни акыл кирәкми инде, спорт белән шөгыльләнәм.

— Дәә, спортның шәп төрен тапкансың, ана, мине күргәч, кырт борылып качты!

— Һы, һы, сине күргәч түгел, минем жилетны! Үзең бит иң крутоен, полицейскиен алып кайтып бирдең! — димен моңа, сырпаланып. Ул арада юл чатыннан килеп чыккан тагы да бер машина кырт борылып кире шылды. Тагы да берсе (тәртиплеләре дә бар икән!) ипләп кенә узып китте.

— Бәй. Хатын, син атна эчендә кичке авылда тәртип урнаштыргансың бит! Силсәүиттән премия сорарлык булган! — дип елмайды хәләл җефетем. — Менә, күрдеңме. Дөрес жилет ала белгәч…

Шулай йөри торгач, каршыга 3-4 таяклы очрады. Ана тагы икәү йөреп ята, бу якта дүртәү күренә.

— Иртәгә үк хәбәр җибәрергә кирәк: барсы да сары жилет алып кисен! Облава дип, бөтен шантрапа тынычланыр! — димен, эре генә.

— Вәт, ичмасам, шәп спорт төрен сайлагансың! Кругом файда! — дип канәгать елмайды җан кисәгем.

— Шулай шул! Файдалы гамәлдән читтә калма, әйдә, син дә кушыл!

Ләлә Абзалова.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: