Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
23 август 2021, 15:01

«Якты булды тапкан сукмагым...»

Аянычлы хәбәр килеп иреште. Халидә Заһит кызы Хәнипованың йөрәге тибүдән туктаган. Һич кенә дә ышанасы килми бу хәлгә...

«Якты булды тапкан сукмагым...»
«Якты булды тапкан сукмагым...»

Кыска гына вакыт эчендә Халидә апа хакындагы кайгылы хәбәр шәһәрдәшләребез арасында таралып та өлгерде. Гаҗәп түгел, аны якыннан белмәгән; шигъри әсәрләрен, фәһемле язмаларын кызыксынып-сокланып укымаган якташлар гомумән сирәктер. Әйдәгез, бергәләшеп искә алыйк бүген игелекле җан иясен. Хатирәләребез аның якты рухына дога булып барып ирешсен.

... Кулымда — өч китап. «Уйларымны төрәм шигырьгә» (2007), «Якты хатирәләр» (2009), «Мизгелләр» (2017). Халидә Заһит кызының күңел җәүһәрләре, йөрәк җылысы-назы тупланган ул җыентыкларда. Тәүге икесе — хөрмәтле остазым, «Туган як»ның беренче мөхәррире Рифкать абый Хәсәншинның шәхси китапханәсеннән. Өченчесен исә Халидә апа гомер бәйрәменә арналган кичәдән соң үземә бүләк итеп биргән иде. Китапларның тышкы бизәлеше, бай эчтәлеге дә автор турында беркадәр мәгълүмат бирә сыман. Тыйнаклык, пөхтәлек, нечкә зәвыклылык сирпелә күк алардан.

«Исеменнән алда күркәм эшләре»

Тәүдә Халидә Заһит кызының үзенә сүз бирү урынлы булыр, дип уйлыйм. Тәрҗемәи хәленә шул рәвешле аңлатма биреп китә ул китапларының берсендә: «Мин 1927 елның ямьле җәй уртасында дөньяга килгәнмен. Үскән урыным — Туймазы районы Гафур (Карамалы Вәлит) авылы. Бәләбәй педучилищесын тәмамлаганнан

соң, 17 яшемнән пенсиягә киткәнче Иске Туймазы авылында башлангыч класслар укытучысы булып эшләдем.1971 елдан бирле Октябрьский шәһәрендә яшим... Тормыш кануннарына буйсынып, вакыт үтә, заман үзгәрә, буыннар яңара бара. Дөньяда бер чор кешеләре белән генә яшәп булмый. Мин гомеремнең үтелгән озын юлында күңелдә эз калдырган бик күп кешеләр белән очраштым, байтак үзгәрешләрнең шаһиты булдым. Бөтен күргәннәремне, күзәткәннәремне хәтергә сеңдереп, алар турында азлап-азлап язып яшәдем... Үзем һәм замандашларым күргән, катнашкан, кичергән вакыйгаларга нигезләнеп язылган язмаларым «Туган як» гәзитенда көн күрә тордылар... Бөтен язганым — гомеремнең кайсыдыр баскычында очрап, янәшәмдә булган, яхшылыгын күргән кешеләр хакында әйтәсе килгән үз сүземне әйтеп калдырасы килүдән».

Әйе, Халидә ханымга хас сыйфатларның берсе — битарафлыкны кабул итмәү иде, минемчә. Өстәвенә туры сүзле дә иде ул. Фикерен читләтеп-уратып җиткезүчеләрдән түгел. Шуның белән күпсанлы һәм дә төрле яшьтәге укучылар, әдәбият-сәнгать сөючеләр күңелен яулагандыр да. Гомерлек һөнәре буенча чын мәгънәсендә Укытучы, Тәрбияче булуы да, бай тормыш тәҗрибәсе дә сәбәпчедер моңа, әлбәттә. «Халык мәгарифе отличнигы», «РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы», «Русия Федерациясе мәктәбенең өлкән укытучысы» мактаулы исемнәре, бихисап дәүләт медальләре... Намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсе ич болар!

Шунысы да игътибарга лаек, Халидә Хәнипованың тормыш-иҗат даирәсе милләт язмышыннан һәм дә халкыбыз басмасы «Туган як» гәзитеннән аерылгысыз. Бу җәһәттән Рифкать Хәсәншин язмаларына мөрәҗәгать итү фарыз. «Халидә Заһит кызы шәһәрнең милли мәдәнияте үсешенә үз өлешен кертүчеләрнең берсе, — дип бәянли Рифкать ага. — Тәүдә аны оста итеп язылган мәкаләләр, очерклар авторы буларак белә идем. Соңрак матбугатта шигырьләре дә күренә башлады. 1990-2000 еллар чорында ул шигырьләрнең байтагын үзем мөхәррирлек иткән «Туган як» гәзитендә бастырып та чыгардым һәм алар гәзитнең бизәге булып тордылар дисәм дә, арттыру булмас... Гәзитнең беренче саннарыннан ук әхлакны, дуслыкны ныгытуга өндәгән язмалары белән танылды ул.

Халидә Хәнипованың иҗат җимешләре арасында исем өчен генә язылган буш сүз тезмәләрен очратканым булмады. Алар барысы да мәгънәле, фәһемле, укучыларга әйтер сүзе булган кеше тарафыннан язылган әйберләр... Аның фикерләү дәрәҗәсе киң, ул берәүгә дә яраклашмый гына, теләгәнен әйтеп бирү сәләтенә ия».

Янә гәзитебезнең бер мөхәррире, инде күптән гүр иясе булган Зөлфия Сафуанова каләме астында туган эчкерсез юлларга да тукталмый мөмкин түгел. Бик тә якын, дустанә мөнәсәбәттә иде ич Халидә апа белән Зөлфия ханым... «Исеменнән алда күркәм эшләре белән йөргән кешеләр була, — дип ассызыклый З. Сафуанова. — Кылган игелекле гамәлләре, иҗтиһатлы гомерләре белән халык ихтирамын һәм хөрмәтен яулый алар. Халидә Заһит кызы нәкъ әнә шундыйлар затыннан... Энциклопедик белемгә ия мөгаллимә үз хәзинәсен башкалар белән теләп уртаклаша. Татар-башкорт иҗтимагый хәрәкәтнең иң актив әгъзаларының берсе, «Туган як»ның даими һәм көчле каләмле авторы да Халидә ханым. Ә ул үткәргән кичәләр! Мондый затлар белән бер күрешү, танышу да зур хәзинәгә юлыгуга тиң... Самими йөрәк хисләрен, илһамлы талантын юмарт өләшкән Халидә Хәнипованың һәр чыгышы көтеп алына. Талга басып, тал тибрәтеп сайраган сандугачның моңы туйдырмаган кебек, аның сүз аһәңе дә ифрат көчле».

«Тулы бер Гүзәллек дөньясында яшәде»

Һичшиксез, Халидә ханым тарафыннан уздырылган төрле чараларда катнашкан якташларыбыз ихластан килешәдер әлеге ялкынлы юллар белән. Тел, милләт язмышы өчен җан атып гомер кичергән шәхес хакындагы истәлекләре белән уртаклашкан шәһәрдәшләр шаһит моңа. Җәмәгатьчелек хәбәрчесе Земфира Садыйкова сөйли: «Халидә Заһит кызы белән бик күптәннән таныш идек. «Идек», диясе дә килми... «Туган як» шигърият клубындагы, китапханәләрдәге очрашулар хәтер түреннән җуелырлык түгел. Танылган язучыларга, шагыйрьләргә багышланган кичәләрне оештыруга, уздыруга күпме көч сарыф итә иде ул! Зыялы, тирән белемле, чын мәгънәсендә интеллигент. Һәр сүзе төгәл, үтемле. Кешеләргә карата чиксез сөю, зур ихтирам хисе бөркелә иде аның чыгышларыннан. Гомумән, Халидә Заһит кызы тулы бер Гүзәллек дөньясында яшәде, диясем килә. Фатиры да, килеш-килбәте дә, якыннары, танышлары белән мөнәсәбәте дә, искитмәле әсәрләре дә сокландыра, илһамландыра иде. Барысы да кешеләргә шатлык-куаныч өләшер өчен... Кызганыч, гаҗәеп шәхесне югалттык. Ләкин аның турындагы хатирәләр безнең йөрәкләрдә озын-озакка сакланачак». Ана теле укытучысы Рузилә Вахитова да кушыла бу фикергә: «Чын Укытучы үрнәге сыйфатында калды Халидә Заһит кызы күңелләрдә. Тел проблемаларына кагылышлы чараларда еш очраша идек аның белән. Шәхсән үзе һөнәре буенча педагог буларак, безне бик яхшы аңлый иде, кешеләргә мөнәсәбәте искитмәле — мәрхәмәтле, шәфкатьле, миһербанлы. Фикерләре анык, әйткәннәре йөрәгеңә үтеп керерлек... Бик тә уңай, җылы-матур тәэссоратлар калды миндә Халидә ханым турында».

Чираттагы әңгәмәдәшем — Әминә апа Зиннурова. Һәвәскәр иҗатчыбыз белән телефон аша элемтәгә кердек. Чөнки әлеге вакытта ул Питер шәһәрендә, кызларында кунакта. Сүз дә юк, аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте аңа көтелмәгән хәбәр... «Гел генә сөйләшеп тордык. Минем өчен ифрат авыр югалту бу... Әле кайчан гына шалтыраткан иде, «Хәйретдин Мөҗәй турындагы язмаларыңны конкурска тапшыр», дип. Питерда булу сәбәпле, тапшыралмадым... Чын-чынлап остаз, киңәшче, акыл иясе иде бит ул Халидә апа. Шулай булып калыр да йөрәкләрдә... Урыны җәннәттә булсын. Газизләренә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен».

Халидә Заһит кызы белән шактый еллар тыгыз элемтәдә булган шәһәрдәшләребез бихисап, әлбәттә. Тимерҗан ага Идрисов, мәсәлән. Халидә апаның иҗатташы, каләмдәш дусты. «Ун яшькә кечерәк мин Халидә ападан, — ди һәвәскәр шагыйрь. — Икебез дә совет чоры балалары. Шул мохиттә үсеп тәрбия алганбыз. Сабый чактан совет заманы закончалыгына ярашлы эшләп, зур дәрәҗәләргә күтәрелгән кеше иде якташыбыз. Соңгы көнгәчә әйткән сүзендә торучанлык, тугрылык хас булды аңа. Кайчанрак таныштык соң әле? 22нче училищеда эшләгән мәлләр. Спектакльдә мәшгульмен. Миңа шунда игътибар итте булса кирәк Халидә ханым. Күркәм мәкалә дә язып чыкты ул тамашага бәйле. Шул чордан бирле даими элемтәдә булдык. Олы апамдай якын күрдем, тормыш иптәшем дә бик ихтирам итә иде үзен... Әйтергә кирәк, иҗатка соңлап кына килдем мин. Халидә Заһит кызының ярдәме зур булды бу уңайдан. Шигърияткә җитди караш тәрбияләде, тәнкыйть сүзләре дә һәрвакыт урынлы, файдалы иде аның. Кыек-мыек сөйләргә яратмый, дөресен «ярып сала». Дөнья күргән китапларны бергәләшеп карыйбыз, тикшерәбез, фикерләшәбез. Нинди бәхетле чаклар булган, уйласаң! Укытучым, өлкән киңәшчем, апамдай якын күргән кешем... Һәрчак читтән генә күзәтә иде сыман ул мине, һәрхәлдә шулай тоела иде. Аның белән аралашудан уңай энергия аласың, сәләтең дә артып киткән кебек хәтта. Соңгача хәбәрләшеп тордык. Шунысына сөенәм: вафатына бер-ике көн кала янына бардым. Яңа чыккан китапларны күрсәттем. «Бик әйбәт икән», дип куанды. Озак утырдык сөйләшеп. Ярыйсы гына иде кыяфәте. Сөенеп тә куйдым әле... Кем уйлаган, соңгы күрешүебез булыр дип. Хәер, күңел нидер сизенгән иде. Нидер җитмәгән кебек, гел борчылып йөрдем. Юкка булмаган икән шул... «Бәхетле идеме Халидә апа язмышында?», дип сорыйсызмы. Шулай дияргә мөмкиндер, минемчә. Заманалар үзгәрүгә карамастан, гел Үзе булып кала белде, төрләнүгә юл куймады. Чит-ят фикерләргә буйсынып бармады. Бәхет түгел мени бу?! Аллага шөкер». Чыннан да, килешмичә булмый Тимерҗан абый белән...

Арытаба Зөлфия ханым Сәмигуллинага сүз бирик. Аңлашыла, җиңелдән түгел аңа бу минутларда... «Яңарак кына очрашкан, гапләшеп чәйләр эчкән идек бит әле Халидә апа белән... Утыз елдан артык аралашуыбызга. Бик тә якын дусларга әверелдек шул чор эчендә. Минем язмышымда зур урын били иде Халидә апа. Тугры дус-иптәш, якын фикердәш, теләктәш, кызыклы әңгәмәдәшче. Акыллы-төпле, зирәк киңәшләре һич онытырлык түгел. Аның кырында булганнан соң, үзеңне татлы-саф чишмә суы эчкәндәй тоясың. Шул хәтле тирәнтен, күпкырлы гыйлем иясе иде ул! Нинди генә мәсьәләләр күтәрми идек сөйләшү-аралашу дәверендә, кай тарафларда гына булмадык. Кыен, бик тә читен Халидә апа белән аерылышу мәлләрендә...»

Бу сүзләрне күпләр кабатлый һәм арытаба да кабатлаячак әле. Якын-кадерле кешеңне югалту хәсрәте тора-бара үзен ныграк сиздерүчән ич ул. Шактый вакыт таләп ителә күңел-йөрәк яралары төзәлүгә... Аллаһы Тәгалә Халидә Заһит кызының газизләренә сабырлык-түземлек бирсен. Күпсанлы якташлар, шәһәрдәшләр рәхмәте, якты хатирәләре беркадәр шифа-сихәт булыр, ихтимал. Юкка гына «Якты хатирәләр» дип атамагандыр хөрмәтле Халидә ханым шигъри җыентыкларының берсен.

Һәр дәвернең үз кыйммәтен табам,

Барсын барлап, салам хәтергә.

Күңелдә сакланган дога кебек,

Мизгел саен якты хатирә.

Алдан ук сизгән, күзаллаган диярсең, валлаһи...

«Күңелгә якын иҗат»

Шул рәвешле бәһа бирә Рифкать Сәлмән улы Халидә Заһит кызының иҗатына. «Шигырьләрендә автор үзе, аның холкы, тормышка карашы, профессиясе, яшәеш кыйбласы чагылыш таба», — дип басымлый ул. Чыннан да, Халидә Заһит кызы мөрәҗәгать иткән темалар гаять күпкырлы. Тәрбияви, авыр сугыш, сугыш арты елларына багышланган; милләт, дин, йола, әхлак мәсьәләләренә кагылышлы әсәрләр, балалар өчен язылган шигъри юллар... Без дә шул сәхифәгә күз салыйк, олпат каләм остасының кайбер иҗат җимешләре белән гәзит укучыларны таныштырыйк.

Яшәү көче

Иртә таңнар белән уянам,

Ходай биргән көнгә куанам.

Тыелам да авыр уйлардан,

Барына шөкер, дип, юанам.

Яшәү өчен торыр өем бар,

Табыннарым тулы сыем бар.

Балаларым шөкер кылырлык,

Дуслар — ил бәһасы торырлык.

Тәкәбберлек белән килешмим,

Зәһәр теллеләргә бирешмим.

Күңелем кушканча мин эшлим,

Түбәнлеккә, иншаллаһ, төшмим!

Иншаллаһ!

 

Сентябрь

Алтын көздә мәктәп еллар саен

Яңа дуслар җыя үзенә.

Җиз кыңгырау чыңы юл күрсәтә,

Белем дөньясының үренә.

Күпме нәниләрем чыккан бүген,

Гөлләмәләр тотып кулына.

Кояшлы сентябрь иртәсендә

Могҗизалы мәктәп юлына.

Шул шатлыклы көннең җылы хисен

Сакларга, дип, бала күңлендә,

Куанычлы бу мизгелне зурлап,

Дулкынланып көтәм үзем дә.

Бәләкәчләремне бик яратып,

Җитәгемә алып кулларын,

Хыялымда күрәм һәр сабыйның

Киләчәк бәхетле юлларын.

Их, сентябрь,

Уңышлар башы,

Бәхет юлдашы!

Туган телләр

Бабаларым башкорт токымыннан,

Әткәм-әнкәм башкорт кавеме.

Кендек каным тамган башкорт җире —

Туган җир буларак кадерле.

Акса да тамырда башкорт каны,

Татарча сөйләшеп үстем мин.

Башкортка, татарга бүлгәләмим,

Ике телне дә үз иттем мин.

Бер дин, бер тел булып яшибез бит,

Аралашып бик күп заманнан.

Туганнарым — Сибай, Ишембайда,

Дуслар килә Баулы, Казаннан...

Милләт араламый дәва табам,

Җылы сүзгә мохтаҗ көннәрдә.

Югалышмый гына, чуалышмый,

Афәттән саклансын телләр дә.

Элгәредән гореф булган ләса,

Күңелләр ялганган күңелгә.

Тугандашның серен, телен зурлап,

Хөрмәт күрсәтелгән гомергә.

Якын итәм телнең

икесен дә,

Үги түгел миңа

берсе дә.

 

Аккан сулар кебек

Гомер үтә аккан су кебек, дип,

Юкка әйтелмидер җырларда.

Сиздермичә уза гомерләр дә,

Туктамыйча ага сулар да.

Суларның да челтер-челтер килеп,

Талгын гына аккан чагы бар.

Дулкынланган, болганган вакыты,

Ярларыннан чыккан чагы бар.

Кеше гомере дә ак-каралы,

Гел бәйрәмнән тормый язмышлар.

Каршы киртәләрне атлап чыгып,

Төзәтелә кылган ялгышлар.

Агым суларның да, кешенең дә,

Яшәү рәвешләре охшашлар.

Ярлар арасыннан аккан гомер

Еллар белән бергә тоташа.

Мин үз гомеремне тиңли алам

Киң улактан аккан саф суга.

Кемдер аны ятып, тәмләп эчә,

Йә юынып, рәхәтләнеп китә,

Шифа ала.

Риза мин шуңа!

Ходай тилмертмәсен саф суга.

 

Соңгы хат

Менә очпочмаклы солдат хаты,

Кәгазе дә инде таушалган.

Адресы да тоныкланып беткән,

Вакыт җиле белән ашалган.

Хат эченнән әле укып була

Шәмәхә каләмнең эзләрен.

«Тиздән кайтам, җаным.

Без Берлинда!»,

Дип язылган газиз сүзләрен.

Шушы изге хатны күрше апа

Гомере буена саклады.

Сугыш бетте.

Илгә җиңү килде,

Хат иясе һаман кайтмады.

Соңгы хатның почта мөһеренә

«Тугызынчы Май» дип куелган.

Үлем сәгате янәштә йөргән,

Җиңү көнне җаны кыелган.

Күрше апа һәйкәл итеп йөртте

Хатка бәйле авыр язмышын,

Хәсрәтенә урын тапмаганда,

Шул хатка сөйләде сагышын.

Еллар үтте.

Күрше апа вафат.

Ак теләкләр барсын юлына!

Җан биргәндә шушы соңгы хатны

Йомарлаган иде кулына.

Соңгы хат...

 

Дусларга

Тарихи ядкарьләр яңартып,

Үтәдем күңелем кушканын.

Дастаннар язмышын барлауда

Мин сезгә таяндым, дусларым.

Эзләдем, өйрәндем, сөйләдем,

Данлыклы шәхесләр эшләрен.

Мираслар байлыгын зурлауда

Мин сезгә таяндым, дусларым.

Иҗатка юнәлеш алганда,

Өстәргә иҗдиһат утларын,

Мин сезгә таянам, дусларым,

Сездә бит — ул илһам сутлары.

Рәхмәтем тик сезгә, дусларым!

Рәхмәт!

Кул җитмәгән эшләр бар да барын,

Тынгы сорый инде хисләрем.

Якты уем белән, ихластан,

Рәхмәт әйтәм сезгә, дусларым!

Рәхмәт!

 

Җылы сүз

Хыял белән яши кеше,

Яхшылык көтә.

«Күз күрер, аяк йөрер», дип,

Ул өмет итә.

Тик зәгыйфьлек сорап тормый:

Кул бармый эшкә.

Таяк белән җирне капшап,

Атлый ул көчкә.

Бик күпләргә, алмашчым, дип,

Гыйлем салган ул.

Дуслары кай тарафтадыр,

Ялгыз калган ул.

Сер бирмәскә тырыша ул,

Ялварып йөрми.

Беркем белән, бер кайчан да,

Низагка керми.

Ялгыз яна, эчтән сыза,

Аны кем күрә?

Ни хәлең, ни хаҗәтең, дип,

Кем килеп керә?

Еламсырап пышылдый ул:

«Түз, йөрәгем, түз!

Миңа бер җылы сүз кирәк,

Тик бер җылы сүз!»

Шифа да шул,

Шәфкать тә шул,

Тик бер җылы сүз!

Аңа бер җылы сүз кирәк.

Тик бер җылы сүз!

 

Шигъриятем

Гомерләрнең көзе җиткәч кенә,

Кулга каләм алдым язарга.

Нинди матур шигырь туар иде,

Әгәр язган булсам язларда...

Керсез хисләремне язар идем,

Җырым тулар иде назларга.

Багышланыр иде мәхәббәткә,

Айлы кичләр, алсу таңнарга.

Бизәкләргә төреп әйтер идем

Яшьлек хыялларым турында...

Кичерегез,

Язылмаган юллар,

Сез хәтернең иң-иң түрендә!

Яза башладым шул көздә генә,

Дөнья яме тоныкланганда.

Иңнәремдә ялгызлыкны тоеп,

Күңелләрем боеккан мәлдә.

Соңлап кына килгән бу гамәлем,

Өндәп тора кәгазь алырга.

Йөрәктә кайнаган фикерләрне

Куша кебек эзгә салырга.

Шигырь аша әйтәм әйтер сүзне,

Үрәм, сүтәм, зарым таратам.

Тел очына төссез сүзләр килсә,

Яктылыклар өреп агартам.

Язганнарым рухи ләззәт бирә,

Яшәү дәрте суза алдыма.

Шигъриятем, берүк ташлый күрмә,

Илһам өстәп торчы җаныма.

Һәм, ниһаять, Халидә Заһит кызы Хәнипованың безләргә васыятнамә сыман теркәп калдырган язмасы. Югарыда телгә алынган «Мизгелләр» җыентыгына үзенчәлекле нокта куя ул. Хәер, җыентыкка гына түгел, гомер агышына билгеле байкау ясау рәвешендә язылган ахрысы ул йомгаклау сүзе.

Шулай итеп...

Автордан

Матур чаклар узмас кебек иде,

Бик күп еллар үткән ләбаса.

Нинди вәзгыятьләр килеп киткән,

Әгәр артка борылып карасаң.

 

Мизгелләр...

Кайчак язмышларны озак еллар да, озын юллар да түгел, ә бер мизгел хәл итә. Кинәт килгән шатлыктан күпмедер вакытка рәхәтлек кичергән гаҗәеп мизгелләр була. Уйламаганда башыңа төшкән читен очракта, бөтен булмышыңны бер йодрыкка төйнәп, бирешмәскә тиешлегеңне карар иткән хәлиткеч мизгелләр була... Минем дә төрле киеренке хәлләргә дучар булган вакытларым булып кына торды. Кискен кыенлыклардан тәмам югалып калыр дәрәҗәгә җиткән бер мизгелдә күңелемдә табигый ихтияҗ уянды. Мин яза башладым. Бик күп истәлекләр, мәкаләләр, тасвирламалар яздым. Алар гәзит-журналларда басылды, китап булып теркәлде, төрле очрашуларда материаллар буларак кулландылар. Бөтен язганнарым — үземнең тормышта күргәннәрем, ишеткәннәрем, кичергәннәрем, яшәү рәвешем, уңышларым. Барысы да — үземне борчыган мәсьәләләргә карашым, үз мөнәсәбәтем...

Еллар алмашуын күреп тә, замананың төрле борылышларына буйсынып та яшәлде. Бик күп замандашларымның шәхси үрнәкләре, эшлекле киңәшләре, акыллы таләпләре истәлекле мизгелләр булып сакланалар. Олыгаю — гаять катлаулы чор. Озаграк яшәгән саен күңел нечкәрә, хәтер яңара, югалтулар күбәя. Яшәүнең һәр мизгеле бергә булганда гына рәхәт һәм матур да бит. Бүгенге көндә тормышымның кайсыдыр баскычында очрап, фикердәш булган дусларымның, якыннарымның күбесе юк инде. Газизләреңнең үзеңнән алдан китүе — рухи җәза, йөрәкне әрнетә торган мәңгелек сагыш. Бу халәтне әйтмичә дә, язмыйча да калып булмый — газаплы юксыну мизгелләре. Бердәнбер шифасы — бар акылыңны җигеп, сабыр итү.

Мизгелләр... Гади, тыйнак кына тупланган җыентыкны төгәлләп кул куям. Мин аны «күпне күрдем, гомер йомгагым сүтелүгә бара, котылгысыз картлык кичерәм», дип, зарланудан язмадым. Җәмгыятьнең бер әгъзасы буларак, хәзерге көнгә кадәр кулымнан килгәнчә, халык арасында фикерләрем һәм язмаларым белән милләтне яклау, телне саклау буенча башкарылган эшләрдә катнаша алуымны әйтәсем һәм дәлиллисем килде. Минем зур булмаган хезмәтемә игътибар итүчеләргә ихтирамым ихлас, мин барыгызга да рәхмәтле.

Олы юллар эзләп омтылмадым,

Якты булды тапкан сукмагым.

Шуңа риза!

Җаным исән чакта,

Шул сукмактан читкә чыкмамын.

(апрель, 2017 ел)

Сүзегез хак, Халидә апа. Туры сукмактан тайпылмадыгыз, һәрдаим фәкать үзегез сайлаган юлдан алга таба атладыгыз. Зур Рәхмәт Сезгә! Риза-бәхил булыгыз. Сезнең эшне дәвам итәрдәй лаеклы мирасчылар барлыгын онытмагыз, тыныч йоклагыз...

Ә инде менә бу әсәр Сезнең хөрмәткә мәдхия булып яңгырасын. Шактый еллар элек бакыйлыкка күчкән, заманында шәһәребезнең театр сәнгатен илаһи югарылыкка күтәргән талантлы режиссер, үзенчәлекле шагыйрь, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать хезмәткәре Шамил абый Мәхмүтовның Сезгә арнап теркәгән, чын йөрәктән ургылып чыккан шигъри юллары...

 

Илһамыңа баш иям

Бөркетләрнең мәгърүр кош икәнен

Белеп була канат җәйгәндә.

Зәңгәр күккә биек күтәрелгән

Ана бөркет безнең Халидә.

Без яшәгән чорның чәчәге Син,

Камертоны безнең җырларның.

Гомер буе халык акылын җыйдың,

Муллап өләшәсең шуларны.

Еллар үткән саен камилләштең,

Белем чишмәң тирән киңәйде.

Шәкертләрең синең белемеңне

Галим үлчәменә тиңләде.

Сиңа бүләк иткән чәчәкләрне

Юлларыңа сипсәк барсын да —

Җир шарын да урап чыгар иде,

Такыядай үрелеп каршыңа!

Йомгаклау урынына

Шушы авыр көннәрдә Халидә Заһит кызы Хәнипова хакындагы истәлекләре, уй-кичерешләре белән уртаклашудан баш тартмаган, төрлечә ярдәм итәргә омтылган шәһәрдәшләргә чиксез рәхмәт сүзләремне белдерәм.

Сәлия Гарифуллина.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: