Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
20 февраль 2021, 17:19

Тәүге мәхәббәт тутыкмый...

12-13 яшьтә беренче тапкыр гашыйк булдым. Төшемдә...

12-13 яшьтә беренче тапкыр гашыйк булдым. Төшемдә...
Имеш, сугыш вакыты ди. Мин санитар, ә сыйныфташым Фәрит — командир. Безнең арада мәхәббәт бөреләнеп килә. Уянгач, уйланып яттым: ни була инде бу? Көн дә күреп торган Фәриткә борылып караганым да юк бит. Әйе, ул акыллы, ул матур. Үз сүзен курыкмыйча әйтә белә. Яхшы спортчы. Китаплар укырга ярата. Иртән класска килеп керә дә: «Мин Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты?» әсәрен укыдым. Сез ул китап турында белмисездер дә әле. Укымый калмагыз!» — ди. Беркем аның сүзенә колак салмый, ә мин китапханәгә йөгерәм. Алам — укыйм. Икенчесендә Э. Войничның «Кигәвен»ен укырга киңәш бирә — тагын укыйм. Аның яраткан китаплары мине дә тетрәндерә, уйландыра. Ләкин әле бу болай гына, күңелләрнең тәңгәл килүе генә. Ә күргән төшемнән соң... Мин инде дәресләр, тәнәфесләр буе аны гына күрәм һәм күзәтәм. Ул миңа озын буйлы, чибәр әкият герое булып күренә. Төштән соң озак та үтмәде, безнең сыйныф җитәкчесе декрет ялына киткәнлектән, Гөлфия апаны билгеләделәр. Сары чәчләрен ике калын толым итеп үргән, гел елмаеп торган бу укытучы апа безгә бик ошады. Ул һәрберебезнең укуы белән кызыксынды, кирәкле киңәшләрен бирде, юатты, тәүге көннән үк ачуланмый гына күңелләребезгә юл салды. Җитмәсә: «Әйдәгез, балалар, татарча спектакль әзерлибез», — дигән тәкъдим ясады. Без риза булдык. Авторын хәтерләмим, эчтәлеге исә мин күргән төш белән тәңгәл килә иде. Фәрит — командир, мин санитар һәм без бер-беребезне яратабыз. Ничек шулай туры килгәндер, Гөлфия апа рольләрне нәкъ минем төштәгечә бүлде. Бу көннән соң көн дә дәресләрдән соң репетицияләрга кала идек. Фәритнең күз карашы өтеп алырлык, һәр сүзе җанны айкарлык. Гашыйк булуымны сизми дә калдым бугай. Спектакльне ни өчендер сәхнәдә куя алмадык, ләкин сәбәбен анык кына хәтерләмим инде. Ярату халәте тагын ике ел дәвам итте. Укуны бик ярата идем, яллар, бәйрәмнәр һәм каникулларның ахырын түземсезлек белән көтә идем. Аны күрәсе килү дә көчле булгандыр... Тау арты урамына да аны күрер өчен генә менә идем. Ләкин бер дә очратмый идем урамда. 6нчы класста булгандыр, иң озын кышкы каникулда, аны чиксез сагынуыма чыдый алмыйча, хат яздым. Язуымны үзгәртсәм дә, таныган. Озак та үтми, җавап хаты килде. Андый начар эчтәлекле хатны мин үз гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр алдым. «Язма миңа башка мондый хатлар. Син җебегән белән кем дус булсын? Ни сорасалар да, балык кебек дәшми торасың. Беркемгә кирәкмәгән кәҗә бәтие син!» Һәм тагын әллә нинди мыскыллы сүзләр. Хатны укыганнан соң ничә көн еладым икән? Ярый әле укырга барырга вакыт озак иде әле. Ә барганда мин инде тынычланган идем. Ни өчен җебегән булырга тиешмен соң әле дөньяда?! Мин аңа да, иң мөһиме — үземә дә җебегән түгеллегемне исбатлаячакмын. Мин көчле, акыллы! Тыйнак, аз сүзле, уйчан, ләкин җебегән түгел! Шушы ачу шаукымы белән бергә мин аны күңел түремнән йолкып атарга үземдә көч таптым. Ә «Җебегән булмаска!» — гомерем буе минем тормыш девизы булды. Университетта укыганда да, эшләгәндә дә!
Ә мәхәббәткә килгәндә, үземне үзем белә башлаганнан бирле, ул тормышта иң мөһим нәрсә һәм иң зур көчкә ия дип саныйм. Яратсам, дөньямны онытып, үлеп бетеп яратам. Хисләр дулкынына утырып йөзәм, адашам, ялгышам. Бик теләсәм дә, бәхетемне таба алмыйм. Мине яраткан кешеләр дә вакыт узу белән миннән котылырга тырыша. Я араны тузга язмаган берәр сәбәп яки үземнең беркемгә кирәкмәгән принциплар боза. Ә мин һаман батам, тагын калкам. Вакыт узу белән тормыш тырмасына тагын барып басам...
Сыйныфташлар очрашуына Фәрит кайтырга кискен каршы төште. «Картайдым», — диючеләрнең берсе нәкъ ул иде дә инде. Очрашуда ул булмасына никтер әлләни кайгырмадым. Ул карап утырса, алып баручы буларак, миңа авыр булыр сыман тоелды. Ләкин телефоннан сөйләшкәндә икебез арасында ниндидер очкын кабынды. Икебезнең дә ялгыз булуы этәргеч булдымы, үзеннән үзе килеп чыктымы, әллә инде язмыш китереп чыгардымы? Язмышмы — Ходаймы? Аптырарсың: соңгы 4-5 елда күңел никтер аны гына эзләде бит. Гомер буе аңа балачактагы рәнҗүем рәхмәтле булуга әйләнүен белдерәсем килде. Үзен күрәсе, бу турыда күзенә карап әйтәсем килде. Ачы язмышы турында ишетеп, дус буласы, ярдәм итәсе... Ләкин ярату хисе кабаттан кабыныр дип кем уйлар икән? Тартылу көченә ушым китте. Ул инде бернигә буйсынмый икән... Очрашуга кадәр үк арада җылылык туды. Хис түгел иде әле бу, аның киләсен көтү генә иде. Сине балачакта «җебегән» дип рәнҗеткән мәрхәмәтсез җан үзгәрдеме икән? Тормыш аны үзгәрттеме, юкмы? Бала чагындагы кебек көчлеме? Нинди икән? Әле күрмәгән, сиңа таныш та, таныш та булмаган кешегә җан тартыла. Смс-хатлар аша җылылык бөркелә...
3-4 тапкыр аның белән телефоннан сөйләштек. «Син шундый итеп сөйләшәсең!» — диде. Кызык, ничек итеп икән? Өченче тапкыр сөйләшкәндә үзе башлады: «Мин бит сине балачакта рәнҗеттем. Гомер буе шуның өчен үкендем. Болай булды. Синең хатны бик озак кесәмдә йөрттем. Сиңа начар эчтәлекле хат язганда тамчы да уйламаган идем. Язып салгач, үземне синең урынга куеп карадым да, шундый үкендем! Кулыма ничә тапкырлар каләм алдым! Гафу үтеним дидем, булдыра алмадым». Менә шуңа да минем төшләремә еш кергән икән ул. Кеше синең турыда уйласа, төшкә керә диләр бит...
... Хатлар аша образ туды. Акыллы, күңеле бай, җаны җылы, сизгер, түзем, эшчән, ярдәмчел, кайгыртучан. Теле үткер, фикере тирән. Тәртипле, тәрбияле. Ләкин мин аны тагын идеаллаштырмыйммы? Кырык ел элек тә шулай булган иде бит...
Килде. Җылы бер көзге кич иде ул. Сентябрь ае.
— Тапмыйм бит урамыңны да, өеңне дә, — ди.
— Шул урамга кадәр төш, мин каршыңа барам, — дим.
Килә бер машина. Телефоннан тагын:
— Әнә ул машинада синме? — дип сорыйм.
— Әйе. Әнә ул синме?
— Мин...
Каршыма машинасын туктатты да, сикереп төште. Кысып-кысып кочаклый үзе.
— Син яшьрәк миннән, — ди.
— Карыйм әле үзеңә, бу синме?
Кырык елда кеше нык үзгәрә икән бит. Ул — мине, мин аны танырлык түгел. Соңрак кына таный башладым. Шул бит: йөз чалымнары да, күз карашы, хәтта гәүдәсе һәм атлап йөреше дә! Ә менә елмаюы истә калмаган. Шундый матур итеп елмая!
Кич буе сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Бар серләр сөйләнелде. Тау арты урамы асты-өскә килде. «Кызлар башка урам егетләренә ияреп китеп барды. Ә без алардан кай ягыбыз белән ким?» — дип аптырап калдык.
— «А» классы малайларыннан кызыга идек, алар кызларны чыркылдата иделәр, — дип сөйли. Үзе шундый эчкерсез итеп көлә!
Гафу үтенелде, «җебегән» дигән өчен. Гомер буе мин дә хәтереннән чыкмаганмын. Хисле, романтик булганга! Ул үзе дә шундыйрак шул. Сөйли дә сөйли үзе. Кинәт сикереп тора да, йөгереп килеп кысып кочаклый. Әйтерсең лә гомере буе шушы очрашуны гына көткән. Ул шундый ягымлы, барын да сораша, минем белән булган хәлләр аның өчен кызык. Гел минем кешем кебек. Әллә соң 40 елдан артык элек үк аның минем кешем булганын сиздемме икән? Ул чакта янына якын китерми, ә хәзер минем аның кешесе икәнен аңласа? Икебездә дә ярату туса? Киресенчә, бәлки, ул зирәгрәк булып, дөрес якын китермәгәндер. Азмы-күпме бергә булып, аннан аерылып, без язмышыбыз бер булмавын аңларбыз.
«Матурым, сылуым, акыллым, җаным...» — шушы сүзләрдән дә матурлары бармы икән? Аларны ишетү — шундый рәхәт... Башка ни кирәк соң адәм баласына?
Әйтерсең лә мин аның тормышымда яңадан килеп чыгарын сизгәнмен. Ә ул көтеп торган. Ул минем беренче мәхәббәтем. Бәлки, соңгысыдыр да...
Әлфия Шәйхлисламова, Кандра авылы.
Читайте нас: