Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
13 октябрь 2020, 15:56

Тылсымлы сүз

Көн яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җирнең гүзәллеге әниләрдә.

«Инәки», «әнки», «инәй», «әнкәй», «әни», «әннә», «мама», «әнисе» дигән тылсымлы сүзләр ишеттем мин үз гомеремдә. ‒ Инәки, ‒ дип бик еш эндәшә торган иде әнки үз инәсенә (минем картинәем Өммегөлсем Гарифуллинага). Ул аңа шундый йомшак итеп яратып мөрәҗәгать итә. Могаен, бу сүзне ишетү белән, картинәйнең йөрәге урынында май сыман эрегәндер. Дөньяда аның өчен «инәки»еннән газиз зат юктыр. Әле дә хәтирәләргә бирелгәндә, картинәй турында искә төшергәндә, әнки бу сүзне ярату-сагыну катыш айрым интонация белән чын күңелдән әйтә, гүя ки аны әллә нинди талантлы артистлар да әнкичә кабатлый алмаячаклар. Әнки «инәки»ендә бүген дә наз, җылылык, күңел тойгысы таба. ‒ Инәй, ‒ ди, торган иде әткием Кәшфулла Хәкимулла улы үзенең әнисенә (минем икенче картинәем Фатыйма Сәхибулла кызы Яруллинага). Бу сүз аның авызыннан сирәк чыга һәм бераз корырак та әйтелгәндәй тоела. Шулай да картинәй өчен бу табигый иде. Ул «инәй» сүзе, нәкъ шулай әйтелергә, шулай рәсми яңгырарга тиеш дип кабул итте. Үзе аңа исеме белән эндәште, «улым» дигән чагы булмады, назлы сүзләр эзләмәде. Шулай да күзләренә карап, борчуларын таратты, төпчегендә терәк күрде. ‒ Әнкәй, ‒ дип йөртте аны минем әнки. Бәлки «инәки» берәү генә була дип уйлапмы, әтки кебек коры итеп әйтәсе килмәгәнгәме, сыгылмалы, матур итеп «әнкәй»дип әйткәндер. Картинәй дә шулай булу мәҗбүри дигәндәй карады. Мин картинәйләрем канаты астында җылыда давыл, җил, яңгыр күрми иркәләнеп кенә, эшкә өйрәнеп үстем. Аллаһы Тәгалә аларга, озын, күркәм гомер биреп, минем тормышымны, балаларымны күрүне насыйп итте. ‒ Әнки, ‒ дим балачактан, якты дөнья бүләк иткән әнкием Нәилә Яруллина Вәлиулла кызына. Минем өчен «әнки» тере хазина. Аңа 86 яшь. Ул олы йөрәкле һаман мине, алтмыштан өстә булсам да, бала-чага урынына күрә: өйрәтергә ярата, мәшәкать салмаска, кулыннан килгәнчә, булышырга тырыша. Әнки дин юлында, намаз, уразаларны калдырмый, коръән укый, ясин чыга, безгә һәм оныкларына берөзлексез изге теләктә утыра. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Минем балаларым да аңа «әнки» диләр.

Әнкиемә

Кадерле әнкием,

син Булганда кырымда,

Кулларың сыйпавы

Дәва да, ырым да.

Үзеннән үзе җыр туа

Әнкием турында.

Рәхмәтем зур сиңа,

Шуны данлыйм җырымда.

Әнкием, йөрәгең

Һәркем шифа табарлык.

Курыкма картлыктан,

Телим сиңа сабырлык.

Әнкием – илем гүзәле,

Гомеренең көз мәле.

Ялгызлык – сырхауларга

Бирешмә, түз әле.

Әнкием – сыңар канатым,

Саксыз кыйланып уйламый,

Күңелеңне канаттым.

Син һаман мине яраттың.

Әнкием кадерлем,

Хөрмәтлем минем, зурым.

Изгелекләр юлыйм,

Бердәнберем, күз нурым.

‒ Әнки, ‒ дип эндәштем мин, дөнья акылын һәм сабырлыгын туплаган диңгезгә охшатып, иремнең әнисе Мөсәвәрә Шәрипова Ризван кызына. Миннән башка биш баласы да аңа шулай эндәшәләр иде. Ул минем «әнки» диюемне барсыныкына карый да якын күрде. Шул сүз өчен җанын бирергә дә риза иде. Мине балаларыннан артык яратты. Рәхимле, мәхәббәтле, олы җанлы, кояш кебек ачык, ягымлы, йөзеннән нур чәчеп торган кеше иде. Мин дә аны үз әнкиемдәй, тигез күреп, якын иттем. Изге күңеллелеге, ярдәмчеллеге, яхшылыгы, юмартлыгы эченә сыймады. Кырык көнлек баламны алып калып, укырга җибәрде. Ике улымны карап, сессияләргә җибәреп, мине алты ел буе югары уку йортында укытты. Өй салганда, каралты-кура төзегәндә, нык ярдәмләште. Һәркайсыбызга оек-бияли бәйләп кидерде. Беркайчанда гаилә тормышыбызга кысылмады, бәйрәмнәрдә чакырып кунак итте, төяп күчтәнәчләр биреп җибәрде. Гаиләбезне җылытучы учакның ялкыны булды. Шатлыклар өстәп торган оныкларының ирешкән уңышларын күрмичә, алтмыш дүрт яшендә бакыйлыкка күчте. Мин, рәхмәтемне белдереп, оҗмахтан урын барлап, әнкигә багышлап догалар укыйм. ‒ Әни, ‒ дип үстеләр мине «әни» иткән таянычларым – улларым Марс белән Венер. Әле дә шулай дәшәләр. Шушы өч хәрефтән генә торган кечкенә сүздә никадәр тирән мәгънә ята, күңелгә шулкадәр якын. Бу сүзне ишетү – Алладан зур бүләк. «Әни», диюләренә, мин шунда ук «әү, балам», «нәрсә, улым», дип җаваплыйм. Шунда ук чишелеп китеп, бергәләп эчкә җыелганнарны бушата башлыйбыз, киңәшләшәбез. Киләчәккә планнар корабыз. Алар минем гомер биеклегенә очар канатым, арып тукталып калганда, аумас өчен ныклы терәгем. Мин һәрчак балаларыма сыенам. Ике улым, ике лачыным, өзелеп сөйгәннәрем, ярдәмчеләрем, нәселем дәвамы булганга, шатланып, куанып яшим. Барлык теләкләре тормышка ашуын телим. ‒ Әннә, ‒ дип теле ачылды кызым Әлиәнең. Кешеләр булганда, «әни» дисә дә, икәү генә калганда, «әннә»,‒ дип, кочагында назлар иде. Уналты яшендә нәнәсе, картинәләре кырына китте. «Әннә» сүзен ишетер өчен әллә ниләр бирер идем. Йөрәк тулы сагыш, аның якты дөньяда юклыгына ундүрт ел үтсә дә, ышанасы килми. Кызым кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, киң күңелле булды. Елмаеп торган ачык йөзләре күз алдыннан китми, аны бик сагынам һәм юксынам. Фани дөньяны калдырып китсә дә «әннә», «әни» дип эндәшүе мәңге онытылмас, якты рухы күңелем түрендә булыр. Марсым Батырша авылыннан Лилия һәм Миргалим Вахитовларның «әннә» дип үскән Гөлчәчәк исемле кызларын кәләш итеп алып кайтты. Киленем никах табыныннан ук якты йөз, тәмле сүз белән, ихлас елмаеп: ‒ Әни, — дип дәште. Чит баланың үзеңне «әни» дип кабул итүеннән зур бәхет юк икән. Аларның икесенә дә бик охшаган саргылт аксыл чәчле, зәп-зәңгәр күзле, бик сөйкемле Чулпан исемле кызлары бар. Әле теле ачылып бетмәгән. «Ән-нә» дигәнне бик матур итеп, өзеп әйтеп әннәсен шатлыкка күмә. (Хәзер теле ачылды, сеңлесе Алсу бар) Венер улым Октябрьский шәһәреннән Роза кодагыйның Регина дигән кызына өйләнде. Аларның сөйләшүләре татарча булса да киленем әнисенә «мама», — дип дәшә. Бер-беребезгә ерак яшәгәнлектән, сирәк очрашабыз. Миңа байтак кына беркем дип тә әйтә алмады. Кызларын (оныкамны) Мәскәүдә тапты. Дәваханәдән телефоннан шылтыратып: ‒ Мама, безнең кызыбыз бар. Әлиә, ‒ исеме кушабыз, ‒ дип сөенчеләде. Шул көннән башлап, мин аның өчен «мама». Бу сүз дә миңа бик кадерле, якын, ягымлы булып яңгырый. Хәзер алар Казан шәһәрендә яшиләр. Әлиә әти-әнисенә охшап кап-кара чәчле, чем кара күзле, матур гына үсеп килә. Татарча да, русча да сөйләшергә тырыша, ләкин әлегә бик килеп чыгып бетә алмый. Әмма «әнием»не иркә, матур, харап хисле итеп, оста әйтеп, әнисен шатлыкка коендыра. Күргәнегезчә, үзем картинәймен. Мин әнкиемнең, балаларымның тигез озын гомерле һәм бәхетле әни булуларын телим. ‒ Әнисе – чәчәгем минем , ‒ дип эндәшә миңа утыз тугыз ел бергә яшәгән, әкият илем, чишелмәс табышмагым, тормыш иптәшем Миннитәлгать Рәшит улы. Уйлап карасаң, бу сүзләр дә гади түгел, ничектер серле һәм сихри, тылсымлы тоела. ‒ Каян килеп мин чәчәк булыйм? — дим, сер бирмәскә тырышып. ‒ Бик ерактан, берсе дә танымаган, ел саен чәчәк ата торган орлык-үсенте алып кайтам да Сания дип атыйм, – дип хыяллана Мәскәүдән, Казаннан, кыр-тугай-урманнардан ничә ел чәчкә орлыклары кайтарып утыртканы бар. Нигәдер Сания дигәне күренмәде әле. Оҗмах бакчасында булса да очрар, ‒ дип ирешенәм. Серле һәм сихери, тылсымлы сүзләр ишеткәнемә куанып яшим.

Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.

Читайте нас: