Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
25 июль 2019, 15:44

Эзләнү

Сагышлардан гаҗизләнгән мәлдәКем беләндер килә күрешәсе,Авыр тойгыларны бүлешәсе,Эчегеп кенә бер сөйләшәсе...

Эзләнү
Сагышлардан гаҗизләнгән мәлдә
Кем беләндер килә күрешәсе,
Авыр тойгыларны бүлешәсе,
Эчегеп кенә бер сөйләшәсе...
Җиңелмәсме йөрәк әрнүе, дип,
Ышанасы килә, таянасы,
Борчуларның очын-очка ялгап,
Уртаклашып, якынаясы...
Кем беләндер килә аңлашасы,
Ахиригә тиңләп яратасы,
Тирәндәрәк яткан яраларны,
Кайгыларны бергә таратасы,
бергә таратасы...
Күңел эзли хыял белән шулай,
Таба алмый кемгә инанасын,..
Ялган дуска килми алданасы,
Җан тартканны соң каян табасың?
(Ошаганны кайлардан аласың?)
Х. Хәнипова
Табигатьнең матур чагы
Туган якның иркен кырларында
Тәгәрәп пешкән кызыл җиләкләр.
Без дә килдек чиләкләрне тотып,
Җыярга дип тәмле җиләкләр.
Никадәрле Ходай биргән ризык!
«Мине өз», — дип тора җиләкләр.
Рәхәтләнеп, тәгәрәшеп җыйдык,
Тиз арада тулды чиләкләр.
Табигатьнең бигрәк матур чагы,
Гөлдән-гөлгә куна күбәләк.
Бал кортлары гөҗләп бал җыялар,
Алар өчен дөнья түгәрәк.
Төрле матур чәчәк арасында
Мәтрүшкәләр күзгә чалына.
Мәтрүшкәле чәйләр эчсәм,
Кайтам бала чагыма.
Төшләремдә әнкәй йокыдан уятып,
Иркәләп, сөеп кочаклады.
Исемә төште әнкәемнең
Бал-май куеп, мәтрүшкәләп,
Тәмле чәй эчергән чаклары.
Яшеле һәм каралары,
Төрлесе бар чәйләрнең.
Берсенә дә алыштырмам
Мәтрүшкәле чәй тәмен.
Мәтрүшкәләп эчик шулай
Тәмле итеп чәйләрне.
Җиләк-җимеш, үлән җыйыйк,
Буш үткәрмик җәйләрне.



Болытлы көн
Әллә көн караңгы, әллә үзем шулай,
Караңгылык баскан дөньяны.
Күпме тырышсам да,
көчем җитмәс кебек
Яктыртуга моңсу дөньяны.
Кояш чыкса, бөтен дөнья балкый,
Тирә-якка сибелә нурлары.
Кайгы-борчуларың онытылгандай була,
Күңелләрең китә нурланып.
Берни белән үлчәп булмыйдыр ул
Кояшның якты көчен.
Кояш җылысы кирәк шул
Һәр җан иясе өчен.
Кояштай нурлы булса иде
Һәркемнең күңелләре.
Яхшылыклар, җылылыклар
Озайта гомерләрне.

Р. САБИРОВА


Нарыш тауда таң ата
Нарыш тауда таң ата,
Таң белән кояш калка.
Уянып шәһәр йокыдан
Кайный башлый тормышта.
Күзәтсәң Нарыш таудан,
Каласың карап хәйран.
Шәһәр кинәт уяна да
Гөҗли бал корты сыман.
Эш кайный төрле якта:
Төзелеш-заводларда.
Кырмыска кебек тезелгән
Төрле машина юлда.
Кояш та Нарыш таудан
Кыйблага юлын ала.
Аннан кич Ык аръягында
Тәмле йокыга тала.
Менә шундый күренеш
Шәһәрдә мин яраткан.
Көн буе күзәтсәң дә
Туймыйсың сокланудан.

Т. ХӘБИРОВ


Элек һәм хәзер
Үзем хәзер бабай инде,
Яшьләр турында сүзем.
Сезгә дә аңлатып карыйм
Күргәнне күңел күзем.
Безнең яшьлек артта калды,
Тормыш бик тиз үзгәрә.
Без кулланган күп әйберләр
Чормаларда күгәрә.
Без йөрегән юлдан йөри
Хәзер онык, балалар,
Ләкин инде җәяү түгел,
Машинада чабалар.
Хатлар язып ун көн көтми
Алар хәзер җавапны.
Минутында ала җавап
Ачып карап «ватсап»ны»
Кассага чират тормыйлар,
Тапамыйлар кабинет.
«Онлайн» хезмәт күрсәтә
Өйләрендә интернет.
Ә шулай да бу яшьләрдән
Ни сорасаң — җавап бер:
Вакытыбыз кысыграк,
Өлгерә алмыйбыз без.
Димәк без өлгер булганбыз,
Вакытны да тапканбыз.
Әллә машиналардан да
Без шәбрәк чапканбыз?

Уфтанмыйм
Җитмешкә таба барам
Мин салмак кына атлап,
Алты елын атлаганмын
Яңа дистәне ваклап.
Калганнарын чабып уздым,
Сизелмәгән эш белән.
Ник шулай ашыкканмын дип,
Кайчак үземнән көләм.
Имеш минем өчен түгел
Юкка вакыт уздыру,
Ә уйламый эшләнгән эш —
Юкка тузан туздыру.
Гел җиде үлчәп кистем дип
Өздереп әйтә алмыйм,
Шуңа да хәзер җай гына
Узган елларны барлыйм.
Бушка да узмаган гомер,
Уңыш та бик зур түгел.
Бу уртача булып чыга,
Шуңа бик тыныч күңел.
Байлык туплый алмадым дип,
Утырмыйм яшем түгеп.
Булганына шөкер димен,
Баш исән, аяз күгем.

Ф. Хәйруллин


Бәхет ае
Июль — бәхетле ай диеп,
Йолдызлар миңа дәшә.
Хыялдагы кешем көтә,
Кайберәүләр көнләшә.
Көнчелләр әйдә, көнләшсен,
Юктыр аларда эшем.
Синнән башка бу дөньяда
Юк минем якын кешем.
Көтмәгәндә очраттым
Мин сине хыял кошым.
Чынбарлыкка әверелде
Йокыда күргән төшем.
Язмыш еш сынады мине,
Сынмадым, сыгылмадым.
Дәрт-дарманым көч биргәндер,
Мин таеп егылмадым.
... Күкрәк куышын селкетеп
Йөрәк чаңнар какса да,
Мин калырмын «үзем» булып,
Сулар үргә акса да,
Соңгы таңым атса да.

Җәй уртасы
Бал кортлары таңнан эштә,
Чәчәктән бал җыялар.
Ашыгалар, соңламаска
Җәй килүен тоялар.
Яшен яшьни, күк күкри,
Июль — җәйнең уртасы.
Койма яңгыр бик тиз үтәр,
Юк аңардан куркасы.
Картлар әйткән, ел туйдыра
Ямьле җәйнең бер көне.
Уйландыра, моңландыра
Озын кышның бер төне.
Яллар итү үзе шатлык
Табигать кочагында.
Сәламәтлек — бик зур байлык,
Исән-имин чагында.
Урман чәчәкләре безне
Дәвалый бик күп чирдән.
Саклыйк табигатьне һәрчак,
Аерылмыйк без җирдән.

Т. Идрисов


Кил инде, кил, соңлама
Елама, йөрәгем, ярсыма,
Анда барыбер яра кала.
Җуелмас ясаган җәрәхәт,
Үтсә дә гомер шатлыкта.
Булса да сагышлар күңелдә
Янса да йөрәк һәр таңда.
Белмәссең нәрсә булганын
Өзелеп сөюнең артында.
Барсы да күңелем түрендә,
Күрә алмас аны беркем дә.
Торсаң да янәшә сизмәссең
Син янган утны йөрәктә.
Яратамын мин сине үземчә,
Тиңләми сине башкага.
Үтмәсен гомерләр заяга,
Кил инде, кил син, соңлама.

Ник мине аңламыйсың
Сүзләр белән аңлатып булмый
Уй-хисләрдә көнен-төнендә.
Югалту да була, табышлар да,
Ә син һаман күңелем түрендә.
Ялгыз йөрәк, аңа терәк кирәк
Тормыш юлларыннан үтәргә.
Дусларым күп, якын бар да,
Тик син генә минем йөрәктә.
Йолдызларсыз ай да булмый,
Кояш чыкмый таң атмый.
Миңа синсез дөнья ямьсез,
Ай-кояш та кирәкми.
Син булганга бу дөньяда
Күңелемдә башкага урын юк.
Җырлар идем сиңа җырларымны,
Сандугачлар теле миндә юк.

З. Сәлимшин.
Читайте нас: