Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
6 июнь 2019, 13:12

«Хуш килдегез, рәхим итегез!»

Шул рәвешле ачык йөз, икмәк-тоз белән каршылады октябрьскийлыларны Туймазы вәкилләре. «Илһам квадратта» очрашты бүген. «Нинди сәер атама?», дип гаҗәпләнмәгез, арытаба бары да аңлашылыр, җәмәгать.

Шул рәвешле ачык йөз, икмәк-тоз белән каршылады октябрьскийлыларны Туймазы вәкилләре. «Илһам квадратта» очрашты бүген. «Нинди сәер атама?», дип гаҗәпләнмәгез, арытаба бары да аңлашылыр, җәмәгать.
Инде алдан хәбәр ителгәнчә, республиканың төрле шәһәр-районнарыннан бер төркем һәвәскәр иҗатчы Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан махсус шигъри җыентык чыгарган иде. Анда Октябрьский, Туймазыдан тыш, Дүртөйле, Чакмагыш, Бакалы, Шаран төбәкләреннән дә каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләре тупланган. Шул җәһәттән очрашты да инде әдәбият-сәнгать дуслары Туймазының «Төмәнәк» тарихи-мәдәни үзәгендә. Әйткәндәй, шәһәребезнең үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче һәм дә күршеләребез тарафыннан оештырылган әдәби клубларның икесе дә бер үк исемне йөртә. «Илһам!» Менә шуңа күрә шаяру катыш атадым да инде «Илһам квадратта», дип үзләрен...
Югарыда сүз барган чара нидән гыйбарәт иде соң? Әлбәттә, тәү чиратта «Юбилеең белән, Башкортстан!» китабының исем туен уздыру. Бу уңайдан Туймазы иҗатчылар оешмасы җитәкчесе, җыентыкның төзүчесе Нурия Вәлиәхмәтова шактый тырышлык куйган. Бәйрәм программасы шигъри әсәрләр авторларының һәммәсе дә диярлек чыгыш ясый алсын, фикерләре белән уртаклашсын дип төзелгән. Тукай һәйкәле янында йөрәктән ургылып чыккан шигъри юлларны тыңлау үзе ни тора! Халкыбызның бөек улы иҗатташларга көч-дәрман бирә, аларның изге башлангычын ихластан хуплый сыман.
«Килдек бүген зур бәйрәмгә,
Тукай безне каршы алды.
«Күптән көттем сезне!», диеп,
Елмаеп карап калды», ди ич әнә Нурия Закир кызы да.
Тамара Фәрваеваның «Тукайга» шигыре дә аеруча аһәңле яңгыраш тапты һәйкәл янәшәсендә. Очрашу үткәреләсе бүлмә дә җылы тәэсир калдырды. Бәйрәмгә арналган стена гәзитләре, плакатлар, Башкортстан-Татарстан дуслыгын чагылдырган флаглар, альманах авторларының фотосурәтләре...
«Җыелыштык төрле яктан,
Бүген китап туебыз!
Зурлап бәйрәм итәргә,
Шундый безнең уебыз», дип ассызыклый чара хуҗабикәсе Нурия ханым.
Шәһәрдәшләребез Тимерҗан Идрисов, Әминә Зиннурова, Рәзинә Сабирова, Таһир Хәбиров, Закуан Сәлимшиннарга сүз бирелә. Тыңлаучылар күңелен тәү минутлардан ук арбый алар яңгыраткан әсәрләр. Ә инде Нурия Вәлиәхмәтова һәм Закуан Сәлимшин шигырьләрен көйгә салган Зәбир Шакиров чыгышы тәмам әсир итә. Шигърият һәм моң. Аерылгысыз, хәтта ки «игезәк» төшенчәләр...
Октябрьский «Илһам» клубы җитәкчесе Ольга Габдулхакова һәм Гөлчәчәк Габдуллина үз нәүбәтләрендә иҗатчыларны ихлас тәбрикли, «Төмәнәк» үзәгенә шәһәребез турында күләмле фотоязма-китап бүләк итә. Юбилей җыентыгына әсәрләре кергән каләм осталарына исә милли-мәдәни татар шәһәр автономиясе һәм «Туган як» гәзитенең Мактау кәгазьләре тапшырыла. Ана телен күз карасыдай саклау, аны даими үстерү өлкәсендә ифрат зур тырышлык күрсәткән өчен лаек булды әлеге бүләккә хөрмәтле милләттәшләр. Котлыйбыз!
Бәйрәм тантанасы мәртәбәле кунак — Русия һәм Татарстанның журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрь, тәрҗемәче, халыкара әдәби фонд әгъзасы, Шәйхи Маннур, Удмуртия язучылар берлегенең Риза Шафи, Эдуард Касимов исемендәге премияләр лауреаты, 75 китап авторы, Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче Мансур Сафин да чакырулы иде. Әйткәндәй, 11 майда әдипкә 70 яшь тулган икән. Шул уңайдан чарадагылар Мансур әфәндене ихлас котлады, яңа иҗади биеклекләр, уңышлар теләде. Танылган язучы да җавапсыз калмады, әлбәттә. Һәммәсенә кызыклы башлангычлар, көтелмәгән ачыш-табышлар юллады. «Тагы да матур эчтәлекле әсәрләрегез, соклангыч китапларыгыз дөнья күрсен!», диде.
Сәләтле кеше һәръяклап үзен таныту ихтималлыгына ия, диләр ич. Моны каләм тибрәтүчеләр үз мисалында янә исбатлады. Бихисап рәхмәт сүзләре ишеттерде оештыручыларга тантанадагылар. «Соңгы өч елда бу иң күләмле, зур әһәмияткә ия чара», дигән фикердә Тамара Фәрваева. Каты авыруына карамастан, бәйрәмдә катнашкан Мөнир Моратов та куанычын яшерә алмый. Аның әсәрләре урын алган тәүге китап ич бу! Чыгышы белән Чакмагыштан, хәзерге вакытта ерак Италиядә, Неаполь шәһәрендә гомер кичергән Рәмзия Шәрәфетдинова да бәхетле мизгелләр кичерә булыр. Гәрчә очрашуга килә алмаса да. Бер-беренә тартылган җаннар өчен ара ераклыгы гына нәрсә ул! Италиягә 30 данә «Юбилеең белән, Башкортстан!» китабын җибәргән якташлар.
«Туган якның күктә янган
Кояшы да яктырак.
Бар кешегә нурларын да
Сипкән кебек яхшырак...» Рәмзия ханым теркәгән әлеге юлларны укуга, күңелләре тулмый булмастыр алыстагы якташларның.
... Бәйрәм исә үз агышында. «Мондый җыентык басылуга шатмын, — ди Нурия Закир кызы. — Беренчедән, республикабыз юбилее уңаеннан гомум эшкә үз өлешебезне кертә алдык. Икенчедән, китап Туймазы җирлегендә пәйда булды. Өченчедән, яңа дуслар, каләмдәшләр табыштык. Илһамланып, бергәләшеп чираттагы китапны чыгарырга сүз куештык. Димәк, барысы да алда әле! Нәкъ шушы кичәдә махсус диплом, истәлекле билге дә тапшырдылар үземә. Монысы да чын бәхет чыганагы!» Янә дә мәртәбәле иҗади бәйгедә катнашып, Зөлфирә Сафина премиясенә лаек булган икән сәләтле ханым. «Яшьлек сере — спортта» дип исемләнгән китабы; иҗади, туган якны өйрәнү, әхлак-тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеге өчен бирелгән ул бүләк. «Нурия Закир кызының иҗаты замандашларыннан аерылгысыз. Аларның борчылулары, шатлык-өметләре белән яши ул. Аның сыман кешеләр безнең авыр чорда мөмкин кадәр күбрәк булсын иде», дип бәһалый Н. Вәлиәхмәтова иҗатын Мансур Сафин. Әдип фикеренә кушылабыз!
«Әл дә әле дусларым бар,
Күбесе — каләмдәшләр.
Кайгыда, сөенечтә дә
Без бит инде сердәшләр.
Рәхмәт сезгә, кардәшләр!», дип нокта куя очрашуга Нурия ханым. Ә кардәшләр, мәгълүм булганча, ешрак очрашырга бурычлы. Туганлык хисләре берләштерә ич аларны. Илаһи иҗат җепләре бәйли...

С. ГАРИФУЛЛИНА.


Читайте нас: