Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
29 Май 2019, 12:44

«Кайгы белән шатлык килә безгә бер үк савытта»

Иң бәхетле дигән кешенең дә

***

Иң бәхетле дигән кешенең дә

Гомере тормый тоташ шатлыктан —

Агуны да, даруны да дөнья

Эчерә бит бер үк кашыктан.

Ни икәнен аның белмисең дә,

Кабаланып эчеп куясың.

Бик күбесен эчмәс идек, бәлки,

Белсәк әгәр, агу буласын.

Юк шул, юк шул! Кайгы белән шатлык

Килә безгә бер үк савытта.

Шуңа ахры кайгы исе килә

Шатлыктан да кайбер вакытта.

Ф. Яруллин


Яшик әле

Яшәр өчен килә җиргә кеше,

Гомер тик бер генә бирелә.

Көтмәгәндә Газраиле килә,

Үлем бугазына үрелә.

Гомеребез үткәч, вакыт җиткәч

Барыбыз да шунда барасы.

Нигә шулай бигрәк кыска икән

Яшәү белән үлем арасы?..

Якты дөньяларны беркемнең дә

Килмидер ул ташлап китәсе.

Телидер ул якыннары белән

Бергә, матур гомер итәсе.

Киткән артларыннан китмик әле,

Яшик бергә исән чагында.

Бер күрешү — үзе бер гомер бит,

Күрешергә язсын тагын да,

Яшик сабырлыклар сагында.

Т. Идрисов


Уйларым

Моңлы җырлар тыңлап таң аттырам,

Ял көннәрен иртә уянып.

Яшьлектәге язлар искә төшсә,

Йөрәкләрдә китә ут янып.

Яшьлектәге язлар башкачарак,

Һәр көн яңа ачыш көтәсең.

Күңелдә дәрт, көчең ташып тора,

Зур бәхеткә өмет итәсең.

Гомер узу белән үзгәрәсең,

Тик сүрелми күңел күмере.

Әле өмет итәр нәрсәдер бар.

Нидер ымсындыра күңелне.

Иң мөһиме — тәнең таза булу,

Якыннарың булу яныңда.

Шунда күрә күзең гел матурлык,

Гел кояшлы була таңың да.

Ф. Хәйруллин.


Сәламәтлек — зур байлык ул

Көннәр дә җылынды,

Кояш та нур сибә.

Дөньялар ямьләнде, ләбаса!

Ризыкның тәме юк,

Дөньяның яме юк

Тәнеңдә сихәтлек булмаса.

Баш авырта, иңсә сызлый,

Йөрәгем ашыгып тибә.

Кайда шулай ашыгасың,

Ни дару бирим сиңа?

Күзгә һичнәрсә күренми

Сәламәтлек булмаса.

Матур дөньяларны ташлап,

Китәсе килми ласа.

И Ходаем, бир сабырлык,

Биргәнеңә бик риза.

Һәммәсен дә өеп бирдең,

Әле дә йөрәгем түзә.

Сәламәтлек — зур байлык дип,

Белеп әйткәннәр картлар.

Нинди генә акчага да

Сатылмый тазалыклар.

И Ходаем, сәламәтлек бир,

Үзеңә сәҗдә кылырга.

Гомеремнең ахырынача

Аяк өсте булырга.

Яшик, дуслар, кадерен белеп,

Гомер бер генә килә.

Кеше яшәүнең кадерен

Картайгач кына белә.

Р. САБИРОВА.
Читайте нас: