Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
6 Май 2019, 17:25

«Юбилеең белән, Башкортстан!»

Әдәбият сөючеләр өчен шатлыклы хәбәр җиткерәбез. Республикабызның 100 еллыгына багышланган «Юбилеең белән, Башкортстан!» китабы пәйда булды.

Әдәбият сөючеләр өчен шатлыклы хәбәр җиткерәбез. Республикабызның 100 еллыгына багышланган «Юбилеең белән, Башкортстан!» китабы пәйда булды.
Әдәби җыентык республиканың төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче замандашлар әсәрләрен үз эченә туплаган. Октябрьский, Туймазы, Бакалы, Шаран, Дүртөйле, Түбән Троицкий... Яшьләре, холык-фигыльләре, кызыксыну-мавыгу даирәләре, тормышта сайлаган һөнәрләре төрлечә аларның. Әмма һәркайсы — күпмилләтле, данлы-шөһрәтле республикабызның тулы хокуклы бер вәкиле. Кайда гына гомер кичермәсен иҗатчы, ул мотлак туган як, табигать, ана теле, мәдәният, ил-халык язмышы турында фәлсәфи уйлануларын шигъри юлларга сала, үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, тирәнтен фикер йөртә. Һәм дә күңел җәүһәрләре белән ихластан, юмарт уртаклашырга омтыла.
Китапны кулына алган һәркем җаны теләгәне-эзләгәнен табар, рухи азыкка тиенер, илебез өчен чиксез горурлык тойгысы кичерер. Әсәрләргә үз карашын да белдерер, әлбәттә. Бәлкем, кемдер иҗат җимешләре үрнәгендә үзе үк ап-ак кәгазь битләренә уй-хисләрен теркәргә керешер... Шигърият белән очрашуга бәйле сер тулы мизгелләрне ни генә алыштырыр икән?!


Дөнья күләмендә йөзең ак
Рәхмәтле мин Сиңа, Башкортстан!
Юк бер җирдә синең тиңең дә.
Җәйрәп үстем Синдә туган илем,
Башкортстан изге җиреңдә.
Башкортстан минем рухи кыйблам.
Җырлар аша Сиңа сәҗдә кылам.
Дәвер аты чаптырырдай тының тоям,
Нигез салынганга 100 ел тулган.
100 ел Башкортстан дәүләтенә,
Мин Сиңа мәңге тугры калам.
Син бит бик күп мөстәкыйль илләрдән
Беренче булып барасың алдан.
Башкортстан илен дөнья таный,
Республикам мөстәкыйль булгач.
Татулыкта Үрнәк бөтен илгә
Күпмилләтле халкы дус булгач.
Нефть-газың белән горурланам,
Рәхмәтле мин Сиңа, Туган як.
Мәңге җәйрәп яшьнә, Башкортстан,
Дөнья күләмендә йөзең ак.
Комсыз-кансыз АКШ халкы кебек
Тыныч илгә басып кермәдең.
(Палестина, Ливан, Сириядәй)
Шәһәрләрен җимереп, халкын үтереп,
Чит халыкка кайгы китермәдең.
Барлап чыктым Бөек Дәүләтләрне,
Табалмадым Сиңа тиңдәшен.
Ил байлыгың халкыңа җитәрлек,
Дошман коткысына кермәдең.
Башкортстан илен үрнәк итеп,
Күпме илләр синнән көнләште.
Мин тарихка, барча Дәүләтләргә
Ватаныма тиң юк, дип эндәштем.
Ныклы тамыр җәйгән имән кебек
Яшьнәгәнсең, яшәрсең күп гасыр.
Бары минем илдә бай Уралым
Мәңге яшьнә, Башкортстаным!


Х. Хөснетдинова.


Башкортстан — дус милләтләр иле
Башкорт борын заманнардан бирле
Ирек яулау өчен көрәшкән.
Батыр урынына батыр туган,
Уңышларга сирәк өлгәшкән.
Тәүгеләрдән булып Русиядә
Республикам ирек яулаган.
Күз карасы кебек саклап килгән
Салуларда төшеп калмаган.
Республикам! Юбилеең бүген,
Тулды көтеп алган 100 яшең.
Шатлык яшьләреннән башка безгә,
Күрсәтмә син әче күз яшен.
Күп дошманнар кызыкканнар синең
Бай һәм иркен туган җиреңә.
Дошманына каршы чыккан халкым
Һәм озаткан кара гүренә.
... Дус халыклар иле, Башкортстан,
Синдә Салаватның эзләре.
Ак Иделнең текә уң ярында
Мәңге калды аның күзләре.
Башкортстан! Дус милләтләр иле,
Еракларга китсен даныгыз.
Бөек Рәсәй белән сез берлектә
Юкка түкмәдегез каныгыз...

Т. Идрисов.

Читайте нас: