Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
24 апрель 2019, 16:54

Тормыш — ул шундый тамаша...

Сәлам Башкортстанга! Авыллардан, калалардан, Өлкәннәрдән, балалардан, Хезмәт алдынгыларыннан,Горур, тырыш улларыннан,

Сәлам Башкортстанга!
Авыллардан, калалардан,
Өлкәннәрдән, балалардан,
Хезмәт алдынгыларыннан,
Горур, тырыш улларыннан,
Кыю, чая кызларыннан
Сәлам Башкортстанга!
Якты кояш нурларыннан,
Киң авыл урамнарыннан,
Урманнардан, тауларыннан,
Тәмле чишмә суларыннан,
Мул иген басуларыннан
Сәлам Башкортстанга!
Кояшның багышларыннан,
Ык суы агышларыннан,
Җәйләреннән, кышларыннан,
Моңлы сайрар кошларыннан,
Дәртле җыр тавышларыннан
Сәлам Башкортстанга!



«Тамаша»


(яки тормыш кануны)
Үз кыйбласын эзли кеше,
Дөнья гаме белән яши.
Бер көенә, бер сөенә,
Бер җиңелә, бер җиңә.
Тормышын көйли үзенчә,
Язмыш белән үчекләшә.
Бер төзәтә, бер боза,
Бер төйни дә, бер өзә.
Хыялларын җил тузгыта,
Бәхете йөри еракта.
Бер елата, бер юата,
Бер көтә, бер озата.
Сөю чоңгылларын үтә,
Хыянәт уты җилкетә.
Бер сүтә дә, бер үрә,
Бер ярсый да, бер түзә.
Җитмәгән җирне җиткерә,
Кимчелекләрне кичерә.
Бер юнәтә, бер чуалта,
Бер таба, бер югалта.
Тормыш — ул шундый тамаша,
Кануны шул — гел алмаша.
Бер яхшы, дип, бер яман, дип,
Бер бирәм, дип, бер алам, дип,
Ышандыра, алдата...

Х. ХӘНИПОВА


Бер яшьлектә, бер картлыкта
Тәүге мәхәббәт бар, беләм,
Була микән соңгысы?
Сандугачтай сайратканы,
Саф сөюнең билгесе.
Тәүге мәхәббәт турында
Күпме шигырь язылган.
Гашыйкларның язмышына
Каберләрдә казылган.
Мәхәббәт турында уйлар
Сүздә генә каладыр.
Үткәннәрне сагынудыр,
Йөрәктәге ярадыр.
Мәхәббәтнең кемнәр белсен
Чикләрен һәм чамасын.
Картайгач туктамыйсың,
Арткаеннан чабасың.
Соңгы сөю бер-береңне
Ихтирам итүдер ул,
Бер-береңә терәк булып,
Дөньялар көтүдер ул...
... Бер яшьлектә, бер картлыкта
Сөю уты кабына.
Кайчагында ул утларга
Яшьләр дә бит абына.
Яшьләр кебек бабайлар да
Егет чагын сагына.

Т. Идрисов


Җырым — туган илемә
Балкып янган йолдызлардан
Шигырьләремә нур алам.
Салкын чишмә моңын кушып,
Хисләремне җырга салам.
Җырларымны былбыл кошлар
Тыңласыннар хәйран калып.
Йөрәгемнән чыккан җырны
Таратсыннар отып алып.
Очыгыз, минем җырларым,
Иңләп илемнең кырларын.
Дусларымны иркәләсен
Минем моңсу җырларым.
Моңлы җырым сине мактап
Очсын, туган илкәем!
Рәхмәтемнең чиге юктыр
Сиңа — туган җиркәем.
Үстерде «намуслы бул» дип,
Мине газиз әнкәем.
Әнкәемдәй яратамын
Сине — туган илкәем.


Дус-туганнар булып яшик без
Татар белән башкорт гомер буе
Авырлыкны бергә кичергән.
Ничә гасыр дус-туганнар булып,
Якын кардәшләрдәй яшәгән.
Бу туганлык бакчадагы гөлдәй
Тамыр җәеп үскән күңелгә.
Авыр чакта алар әзер булган
Берсе өчен берсе үләргә.
Динебез, гореф-гадәтебез —
Бертөрле бит аның һәммәсе.
Мин татармын, ә син башкорт диеп,
Мөмкин түгел аны бүләсе.
Гаиләбездә әткәй татар,
Әнкәй башкорт иде,
Һич булмады милләт пәрдәсе.
Илебездәге татар-башкорт халкы:
Минем өчен якын һәммәсе.

Р. САБИРОВА


Гөлләр бүләк итәсең
Төшләремә көн дә керәсең,
Бүләк итеп гөлләр бирәсең.
Безгә язмыш төштә генә
Күрешергә язган күрәсең.
Көн артыннан көннәр үтә,
Язлар, көзләр килә дә китә.
Сагышларда үткән төннәр
Ярсыган җилләр кебек исә.
Җырлар җырлана сагыштан,
Яшь түгелә язмыштан.
Җырлау түгел еларсың да
Өзелеп-өзелеп сагынсаң.
Раббым Аллам бир син, бир син,
Һәркемгә дә шатлык-сөенеч.
Авырлыклар тудырмыйча,
Китер һәрбер җанга куаныч.
Бардыр Алла, юк түгелдер,
Искә алыйк иртә-кичен без.
Очраштырды, кавыштырды,
Изге хисләр белән яшик без.


Яз артыннан язлар үтә
Яз артыннан язлар үтә,
Гомер үтә, күңел моңлана.
Йөрәгем дә бик еш тибә,
Ул нәрсәдер көтә һаман да.
Үзгәрделәр заманалар,
Үзгәрделәр дуслар, туганнар.
Җимерелә йорт-куралар,
Онытыла туган нигезләр.
Ниләр булды, нәрсә булды,
Кемнәр бозды тормышны?
Ата улны, ана кызны белми,
Гореф-гадәтләр онытылды.
Үзгәрде дип заманалар,
Җан-дусларны онытмыйк.
Күңелләрне сүрелтмичә,
Сөеп һәм сөелеп яшик!

З. СӘЛИМШИН


Урал тавы
Урал таулары биек,
Торгандай күккә тиеп.
Сокланмыйча буламени
Бу матурлыкны күреп?
Мәһабәт биек таулар
Урман белән капланган.
Аннан ага елгалар
Бар да диңгезгә табан.
Көмештәй чиста судан
Балыклар менә тауга.
Алар да минем кебек
Гашыйктыр бу дөньяга.
Саф һава, чиста сулар,
Урманнар бай җәнлеккә.
Җир астында байлыклар
Кермәгән бүген төшкә.
Бу — минем туган төяк,
Башлана Урал таудан.
Туган җир гүзәллегенә
Туймыймын сокланудан.

Т. ХӘБИРОВ


Рухи дусларым
Моңсуланган чакларымда
Китапка төшә караш.
Менә алар, ике ярсу йөрәк:
Атнабай һәм Такташ.
Күңелемә шифа булып
Яталар шигырьләре.
Йөрәк түрләреннән чыккан
Ихлас саф тойгылары.
Хәйраннар калып укыймын.
Укыймын кабат-кабат.
Күпме укып та туйдырмый
«Мәхәббәт тәүбәсе»,
«Яралы гармун»
Һәм шушы ике китап.
Аларга булган рәхмәтем
Барсын догалар булып.
Рухлары тыныч булсын,
Мираслары укылыр да
Сакланыр ядкарь булып.

Ә. ЗИННУРОВА


Кемнең бурычы
Йорт салса, агач утыртса
Һәм малай да үстерсә.
Бәхетле санала ирләр —
Болар кулыннан килсә.
Йорт салу — уен эш түгел,
Таләп итә сабырлык,
Ә кем җан җылысы өрә,
Тудыра уңайлылык?
Утырткан агач үсәрме,
Әгәр сулар сипмәсәң?
Ә малаең кемгә охшар,
Син тәрбияләмәсәң?
Ир җиңел караса эшкә —
Бу — иң, иң аянычы.
Безнең хатын-кызлар бит ул,
Гаиләнең таянычы.

А. МИҢЛЕГАЛИНА


***
Телефон шалтырамаса,
Йөрәкләр өзгәләнә.
Хәл белешеп, сөйләшсәләр,
Күңелләр күтәрелә.
Яшик без аралашып,
Иренмик, сөйләшик.
Исән-имин вакытта
Хәл-әхвәл белешик.
Мәңгелеккә без килмәгән,
Бакыйлыкка бер китәрбез.
Анда инде телефон юк,
Соң булыр, «ах» итәрбез.
Ничек кенә үкенсәк тә,
Кире кайтыр юллар юк.
Исән чакта аралашу кирәк,
Үлгәч уфтанудан файда юк.

Ф. ХӘЙРЕТДИНОВА-
МӨХӘМӘТҖАНОВА


Төнге ай
Тәрәзәдән текәлеп караган
Туп-тулы ай мине уятты.
Урамнар буш, һәммәсе йоклаган
Бүгенге төн нигә бик якты?
Әллә соң ай кояштан көнләшеп
Җирне төнен ныклап яктырткан.
Бөтен көчен салган үчекләшеп
Кояш барда үзе артыктан.
Язгы төнне манып моңсу нурга
Безгә ни әйтергә тели ул.
Төн-аулакта парлы гашыйкларга
Күрсәтәме әллә туры юл.
Ни булса да булган — ай тырышкан,
Бу төн матур түгел тикмәдән.
Уздыргандыр бүген ул кояштан,
Җылысы юкка исе китмәгән.

Ф. Хәйруллин


Ураза
Ураза бит изге ай,
Халкым сусаган дингә.
Бозыклыклар, урлашулар
Тамыр җәйгән бит илдә.
Чүп үләнен тамырыннан
Өзеп ташларга кирәк.
Илдә булган комсызлыкны
Буып ташларга теләк.
Халкымның саф матурлыгы
Бөеклеккә үрләсен.
Алла ризалыгы белән
Халкым тату яшәсен.


Әниләрне саклыйк
Әниләр җирдә затлы җаннар,
Чәчкәдәй матур гөлләр.
Аяз булсын сезнең һәр көннәр,
Өшемәсен сезнең йөрәкләр.
Яшә, әни, гөрләтеп,
Үткәннәргә карамый,
Кояш кебек җылытып,
Яшә нурларыңа җылынып.
Син булганга без яшибез
Дөньяның ямен белеп,
Сиңа карап сокланабыз
Яшәү серләрен тоеп.
Саклыйк, дуслар, әниләрне,
Җил-яңгырлар тимәсен,
Озын булсын гомерләре,
Күз яшьләре түгелмәсен.

Н. ӘМИНЕВА-ХӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: