Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
24 апрель 2019, 16:51

Татар теле һәм Тукай

1985 ел, октябрь ае, Париж. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буеча эшчәнлек итүче ЮНЕСКО татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайны Бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кертүен игълан итте. Аның күпкырлы иҗаты ЮНЕСКО сагына алынды.

1985 ел, октябрь ае, Париж. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буеча эшчәнлек итүче ЮНЕСКО татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайны Бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кертүен игълан итте. Аның күпкырлы иҗаты ЮНЕСКО сагына алынды.
Гасырлар агымында татар теле җәмгыятебездә ничек формалашкан, үсеш алган? Тукайга кадәр һәм аннан соңгы елларда әдәбиятыбыз кичергән үзгәрешләргә байкау ясыйк. Бөек шагыйребез иҗат итә башлаган чорга чаклы татар әдәбияты күпчелек очракта югары катлам укымышлы кешеләр өчен язылып килә. Бу татар теленең гарәп һәм фарсы сүзләре белән чуарланган булуыннан күренә. Шул рәвешле ул мәчет-мәдрәсәләрдә белем алмаган гади халыкка бик аңлаешлы булып бетми.
Тукайның мәдрәсәдә укып йөргән чагында язылган беренче шигырьләрендә дә мондый күренеш күзәтелә. Кечкенәдән халык арасында тәрбия алган язучыны бу хәл бик борчый. Алга таба гади халык сөйләшә торган чиста татар телендә иҗат итә башлый. XII-XIII гасырларда болгар-татар язма әдәбиятына нигез салучы мәшһүр Кол Гали булса, Габдулла Тукайны хәзерге заман татар әдәбиятына нигез салучы итеп күрәбез. Ул үзенең фикерләрендә туган халкын иң югары биеклекләргә күтәрде. «Халык зур ул, көчле ул, әдип ул!», — дип юкка гына әйтмәгәндер. Шагыйрь Дәрдмәнд белән әңгәмәсендә дә шундый ук фикерләр җиткерә ул.
XII гасырдан алып XXI гасырга кадәр килеп җиткән татар телле әдәбиятыбыз белән ихлас горурлана алабыз. Чөнки ул бүген Бөтендөнья киңлекләрендә яңгырашка ия!
Сүз ахырында. 26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Киң җәмәгатьчелек бу датаны ел саен зурлап уздыра. Һәр елны бу көнне Габдулла Тукай һәйкәле каршында шигърият бәйрәме оештырыла.


М. ЗАРИПОВ.
Читайте нас: