Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
4 апрель 2019, 12:28

Сүзләрме, күз яшьләреме... ачырак...?

Дөреслек югын күптән беләм, аның өчен һәрберебез берәм-берәм һәм барыбыз бергә гаепле.

Дөреслек югын күптән беләм, аның өчен һәрберебез берәм-берәм һәм барыбыз бергә гаепле.
Мисалларны ятим үскән балачагымнан, студент елларымнан, кешеләр белән эшләгән 43 ел эшчәнлек, шулай ук 63 яшемдә ялга киткәннән соң үткән тормыш дәвереннән китерергә булыр иде. Тик эш анда түгел, ә кешеләрнең уңга да, сулга да сүз сөйләп йөрүендә. Кешегә кыен булыр, яисә үземә зыяны тияр дип уйлаучы юк, сөйлиләр дә оныталар. Ә кемнеңдер яшәве сорау астына куела, гаилә таркала, йөрәкләргә яра салына...
... Нәзилә белән Назим, күп очрашып йөрмәделәр, тиз өйләнештеләр. Назим Нәзиләдән 5 яшькә олырак, аерылган, авыл хуҗалыгы техникумы бетереп, колхозда эшли. Нәзилә медучилище бетереп, авылга эшкә кайтты. Сайлау вакытында бюллетеньнәрне районга илткәндә транс- портлары ватылып, кыш уртасында 18 километрны җәяүләп кайтканда танышты алар. Матур яшәделәр, өч бала үстерделәр. Кызларының икесе кияүгә чыгып, шәһәрдә калды. Кечесе Нурия гына әти-әнисе белән яши, шәфкать туташы булып эшли. Шул заманда юллама белән яңа зоотехник килде. Урта буйлы, чибәр генә егет, Радик исемле. Бераз эшләгәч, колхоз йорт салып бирде, әнисен алып килде. Сабира апа үткер, сүзчән хатын, ире юк. Кызы Нәсимә пешекче булып район үзәгендә эшли. Сабира авылга тиз ияләште, үзе кебек күп сөйләүчеләрне тапты. Улы Радик ферма малларын таный башлаганда, әнисе авылны аркылы-буйга салып, танышып чыккан иде. Сабира апа улына килен дә эзли башлады. Ә яшьләрнең үз дөньясы. Радик белән Нурия да танышты, кинога, концертка йөри башладылар. Дуслашып китте ике яшь йөрәк. Нурияның тәүге мәхәббәте, онытты дөньясын. Радикка да ошады Нурия, өйләнешергә булдылар. Кыз инде авырга узган иде. Сабира барысын да белә, риза булды, тик шундый шарт белән: Нурия йөгеннән котылсын... Шартын үтәде яшьләр, тик яңадан тешләргә терсәк җитмәде. Яшиләр өчесе, Нурияга юньле сүз юк: бәбәй дә алып кайталмыйсың, сөйрәлчек. Табибларга йөри торгач, утырып еларга гына калды: башка әни була алмыйсың...
Ике ел дигәндә Нурия әти-әни йортына кайтып китте. Кыяфәтенә карарга куркыныч: өзелеп сөйгәне якламады, әни булу бәхетеннән мәхрүм. Ярый әле, яраткан эше, апаларының бала-чагасы, авырулары бар.
Бер ел дигәндә Сабира тапты килен, үзенәме, малаенамы. Шәһәрдән алып килделәр ике баласы белән. Икенче тапкыр туй ясап тормадылар. Радик зоотехник, маллар карый, Сабира ике балалы килен карый. Үзенә күрә таман диюче табылды. Тик яңа хатын Радикны уйга салды. Зилә башка бәби алып кайтмаячагын әйтте. Үзе дә, ике баласы да пропискага керде, ЗАГСы бар. Өйгә Зилә хуҗа. Сабира белән Радик ике баш, ә болар өчәү. Менә шулай яши торгач, Сабира кызы янына китте, Радикны баш зоотехник итеп, районга алдылар. Зилә колхоз өендә иркенләп яши, завсклад булып эшкә керде. Табышлы эше. Ир дә табылды, армиядән кайткан егетне йортка кертте... Шулай бит ул дөнья, һәркем үз җаен карый, синең хисләрне тикшергән кеше юк.
Нурия да район больницасына, травматология бүлегенә медсестра булып урнашты. Кеше сүзе дә туйдырды, аннан да бигрәк күңеле ярсыды. Радикны хәтерләтте йөргән сукмаклар, су буйлары, сызылып аткан таңнар... Өзелеп сөйде, онытмады, гаепләмәде. Беркемне күрмәде, ишетмәде. Димләп тә карадылар, егетләр үзләре дә тәкъдим ясады... Кемгә кирәк ул, әни була алмаган хатын-кыз? Күп уйлады, күп елады Нурия. Кыйммәткә төште беренче һәм соңгы мәхәббәте. Үлгәнче берүзе яшәргә дип, күңеленнән карар чыгарган иде.
Менә тагын язлар җитте. Нурия авылга кайтырга җыенды. Чыгып басты тукталышка. Радик та шул тирәдәге заправкага туктаган. Нурия янына килеп исәнләште. Мин дә колхозга барам, әйдә алып кайтам дигәч, хатын риза булды. Авылда икене кунып, кәефе күтәрелеп, эшенә китте. Назим белән Нәзилә дә канәгәть, сорашып җанына тимиләр.
Радикның апасы Нәсимә энесе гаиләсенә беркайчан да кысылмады. Киңәш тә бирмәде, сорамады, тикшеренмәде. Иптәше авариядә үлеп киткәч, ике баланы берүзе үстерде. Ул инде дөньяны аңлаган сабыр хатын. Беркөнне, кулын сындырып, Нәсимә больницага керде. Нурия сменасы иде. Кулына гипс салып яткыруга, кан басымы күтәрелеп китте. Барысы мәш килде. Нурия ике көн ял итеп килүгә, Нәсимәнең хәле аруланган иде инде. Сөйләшеп утырдылар. Нәсимә Радик турында сүз башлады. Бик үкенә, нинди зур хата ясадым, ди икән. «Мин бит Нурияны ярата идем, әни сүзен тыңлап, Зиләне алып кайттым. Барыбер якын итә алмадым һ. б». Нурия ул төнне йоклый алмады. Үкенде, кабат-кабат уйлап әрнеде. Нигә барырга иде больницага, кем көчләде? Әллә үстерә алмас идеме ул баланы? Әниләре ярдәм итәр иде. Бәхетен үз кулы белән югалтты. Әрне-әрнемә, кире кайтарып булмый үткәнне... Шулай дуслашып китте Нәсимә белән Нурия, үзе сизмәстән, күңеле белән Радикка якынайды. Нәсимә дә болар интегеп йөри бер-берсеннән башка дигән фикергә килде. Радик белән Нурияны чәйгә чакырды. Шунда әйтеп тә салды: сез бер-берегезгә кирәк, бергә яшәп карагыз! Радикка фатир биргәннәр иде район үзәгендә. Бик җитди сөйләшү булды ике арада. Аерылуларына 5 ел гомер узып киткән. Яшь тә бара. Нурияның әти-әнисе дә каршы килмәде.
Нәсимә аркасында яңадан кавыштылар. Икесе дә үзен бәхетле тойды. Кешегә күп кирәкмени, җылы сүз белән җылы караш кына кирәк. Әйбәт яшәп киттеләр. Акыл җыйганнар, тормышны аңлыйлар. Бала булмавы гына күңелне кыра... Көннәрдән бер көнне детдомнан бала алырга булдылар. Аның өчен загска керергә, документлар җыярга кирәк. Кәгазьләр әзер булгач, киттеләр детдомга...
«... Ничек берсен генә алып китәсең, йөзәр күз карап торганда? 15 көннән тагын бардык балалар йортына. Караштырып, янә кайтып киттек, дүртенче баруга без түгел, алар безне сайлады. Ике бертуган кыз бала, 3 һәм 5 яшьлекләр. Алып кайтып киттек. Менә башланды... Үзең турында уйларга бер минутың да калмый. Бе- ренчедән, роддомнан алып кайткан үз балаң түгел, икенчедән, яшәү рәвешең бөтенләй үзгәрә, өченечедән, ир белән хатынның мөнәсәбәте икенче төрлегә әйләнә... Сөйләп-язып бетерерлек түгел. Ярый әле администрациягә рәхмәт, ике бүлмәле фатир биреп, пособие түли башладылар. Юындырган, чәчләрен тараган саен, йөрәкне туктаусыз бер уй гына ашый: кешеләр үз балаларын карый... Онытылып барган яралар яңадан ачылып, кан саркый башлады. Үземне тиргим, балалар бүлмәсендә йоклыйм, төннәрен кайчак, бер ноктага төбәлеп, йокламый чыгам... Хәзер инде Радикны яратаммы, юкмы, аңламый башладым. Хәтта үтерәсем килә кайчак. Үз-үземнән куркам.
Вакыт үтә, өйрәнә башладык. Садикка урнаштырдык. Әнием килгәләп тора. Аңа кызлар тиз өйрәнде, нәнәй дип ияреп йөриләр. Уртак тел тиз тапты, олы кеше бит, серен беләдер. Бер ел тулуга, ияләшә төштек. Радикның әнкәсе Сабира килеп йөрми, йорт-иле әйбәт кенә, хатыны үлгән бер бабай белән тора...
Яңа исемнәр кушып, Айгөл белән Гөлсем булды кызларыбыз. Айгөле берәр атна безнең белән яшәгәч тә, әти-әни дия башлады. Ә Гөлсем астан карый, усал, эндәшми. Аңа Нәсимә апа ошый, җае чыкса аларга китәргә ашкына. Мәшәкатьләре белән ике ел үтеп китте. Гөлсемне мәктәпкә бирер вакыт җитте. Сүз ишетмәс өчен, күчеп китәргә булдык. Баш зоотехник вазыйфасын ташлап, Радик күрше райондагы бер совхозга урнашты. Миңа да физкабинетта медсестра урыны булды. Фатир бирделәр. Гөлсем мәктәпкә берничә көн йөргәч тә, әни дип әйтә башлады. Ул эшкә җитез, кул арасына тиз керде. Яхшы укыды. Китапларны хәреф таныгач та укый башлаган иде, шул көе кулыннан төшермәде. Таза, көрәшкә йөри, чаңгы шуа, сугышып кайтырга да күп сорамый, үзен кыерсыттырмый. Айгөл иркә, әти-әни дип кенә тора. Кая барсак та иярә. Безнең белән бер бүлмәдә диванда йоклый. Ул да укырга керде, Гөлсем җидедә, Айгөл бишенчедә. Холыклары капма-каршы, бертуганнар түгелдер дигән фикер килде күңелгә. Детдомга барып кайтырмын дип уема салып куйган идем, җае чыкты. Радик ике көнгә Уфага семинарга китте, өйдә Нәсимә апа калды. Барып җиттем, таныш детдом. Тагын шул моңсу күзләр. Һәрберсе чәнечке белән төртеп: «Нигә болай, кая әниләр, кая әтиләр?» — ди шикелле. Күңел өшеп, йөрәк дертләп куя. Чынлап та кая әниләре? Әнисез тумаган бит берсе дә. Детдом директоры артык сүз сөйләми, тыелган. Алай да сораштырсаң, сөйләргә яратучы тиз табыла. Минем уй дөрескә чыкты. Безгә бу балаларны бертуган дип биргәннәр иде, алай түгел икән. Айгөлнең әти-әнисе авариядә үлгән, ә Гөлсем аларның күрше кызы — наркоман ирдән туган. Әтисе үлгән, әнисен наркотик саткан өчен ябып куйганнар. Гөлсем әнисен белә, шуңа күрә ул безгә озак ияләшкән. Авыр уйлар белән кердем өйгә. Нәрсә күрәсен кем белә...
Барыбер, тормыш көйләнде. Радик белән дә уртак тел таптык, бер-беребезнең кадерен белә башладык. Безне килештерүче Айгөл булгандыр. Шулкадәр ягымлы, күзләре кояштай нур чәчеп тора. Исән булсын да, бәхете генә булсын баламның. Сыер, кош-корт асрыйбыз. Машина алып җибәрдек. Гөлсем белән дә проблема юк. Яхшы укый, спортсмен. Тугызны бетергәч, медучилищега керергә йөри.
Бар да әйбәт, күз генә тимәсен. Әти-әниләр дә сөенеп бетә алмый. Нәсимә апаны әйтәсе дә юк. Сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итә. Гөлсем медучилищеның бер курсын бетерүгә, Сабира апа да кайтып җитте. Бабай үлеп киткәч, йорт-ил минеке дип даулашканга әбине бабайның балалары телеңне тыя белмисең дип чыгарып җибәргән. Әлеге дә баягы — тел. Кисеп ташлап булмый бит.
Дөньяның асты-өскә килде. Сабира апа белән беренче көннән үк килешә алмады Гөлсем. Бүрегә караган кебек карый, нәрсә булганын белмибез. Беркөнне Гөлсем өч көн өйгә кайтмады. Айгөл әйтүенчә, дус кызына киткән. Өч көннән кайтты! Утырып сөйләшик дидем. Юньле эш түгел бит. «Нәрсә булды, сөйләгез», — дип Радик сүз башлады. Гөлсем озак көттермәде:
— Мин буып үтерәм бу карчыкны, ни сөйләгәнен белми. Нурия әниең түгел, син килмешәк, юньле булса үзе бәбәй алып кайтыр иде, синең әниеңне беләм, һ. б.
Сабираның капчыгы тулы сүз, җыйган, саклаган, җаен көткән... Үзебез дә уйлап бетермәгәнбез, күптән ике кызны утыртып, сөйлисе булган. Баштарак өйрәнсеннәр дип суздык. Аннан тынычландык, тормыш тыныч кына алга барды. Гөлсемнең беренче ишетүе. Ул әбине диванга салып, буып үтерәм дип янаган.
Әй, әниләр, әниләр... Сез дә ялгышасыз кайчакта балалар тормышына кысылып.
Сабира апа беркөнне салмыш хатын ияртеп кайтып, бу синең әниең, аның белән торырга кирәк дип сөйләгәч, Гөлсем икесен дә куып чыгарып, Сабира апаны этеп еккан. Тавышка кеше җыелган. Менә кайчан ул мәхшәр көне башланды. Радик белән эштән кайтуга, сельсовет рәисе, участковый бездә утыралар иде. Үзебезнең тарихны өр-яңадан сөйләп чыктык. Радик әнисе белән каты сөйләште, өченче тапкыр тормышымны боздың дип үпкәләде. Гөлсем: «Әби чыгып китмәсә, мин кайтмыйм», — дип район үзәгенә китте, училище тулай торагына.
Оя тузды. Көн дә яңа сүз җиткерделәр. Иң авыры Айгөлгә төште, әтием-әнием дип елап, ябыгып калды. Сүзләрдән җимерелә башлаган иде тормышым, сүзләр кертә бугай кабергә дип еладым. Тату гаиләдә, әти-әни тәрбиясендә үскән идем. Радик белән танышып, нинди матур планнар корып, нинди вәгъдәләр бирешкән идек! Үземне тиргәдем, яратам дип, ник йокларга риза булырга, нигә сүз өчен, баладан котылырга? Шул чагында Сабира апа үзегезнең бала бит, үстерербез дисә... Юк, үзем гаепле, тыңламаска иде кеше сүзен.
Тикшерү тиз килеп җитте. 18 яше тулмаган Гөлсемне детдомга кайтарырга, гаилә баланы карамаган. Сабира апаны түгел, безне гаепләделәр, Гөлсемнең исерек әнисен дә гаепләүче булмады. Айгөлгә кагылмадылар, берничә тапкыр тикшереп йөргәннәр иде, ул әйбәттән башка сүз әйтмәгәч, тимәделәр. Гөлсем укуын дәвам итте, ялларда килеп йөрде. Сабира апа белән сөйләшмәде, җен кебек күрде. Аның сүзләре йөрәгенә нык тигән Гөлсемнең, берничә тапкыр сөйләп елады. Шулай да бирешмәде, медучилище бетереп, эшкә тотынды. Район үзәгендә кардиология бүлегендә эшли.
Бераз тынычлап яши башладык. Сабира апа да биреште. Чирләп китте, больницага салдык. Инде әйбәтләнде дип алып кайтсак, инфаркт булып, уң ягын пара- лизовать итте, урынга калды. Сүзен аңларлык итеп сөйләргә өйрәнде, аягына шул көе баса алмады. Әлеге дә баягы, сөйрәлчек дип талаган Нурия кулына калды. Шулай бу дөнья, куласа, әйләнеп килә дә баса.
... Еллар үтә, яралар да төзәлгәндәй, җөйләре генә кала. Гөлсем матур гаилә корып, ул белән кыз үстерә, әни-әти дип өзелеп тора. Башыннан үткәннәргә дөрес нәтиҗә ясый алды. Эшен дә эшли, балалары, иптәше белән чаңгыда да йөри.
Айгөл пединститут бетереп, инглиз теле укыта. Күптән түгел тарих укытучысына кияүгә чыкты, туй ясадык. Безнең белән торалар. Сөеп туймаслык ул үстерәләр. Бик бәхетлеләр. Берүк алда да шулай булсын. Сабира апа дүрт ел ятып, дөнья куйды. Күп сөйләгәннәренә үкенеп үлде, күзеннән яшь өзелмәде».
... Ә без үскәндә детдом дигән нәрсә юк иде. Ятимнәрне әби-бабалары, яисә туганнары карый, ничә бала булуга карамастан. Элекке кешеләр аптырар иде шулкадәр ятимнәрне күреп, күңелләре өшер иде... Ә картлары? Бөтенләй яңа, йөрәк әрнеткеч күренеш. Баласыз карт-корыны аңларга була, ә икешәр-өчәр балалары булып та, картлар йортында яшәгәннәрне ничек аңларга?

Т. ФАРВАЕВА.


Читайте нас: