Туган як
-9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
26 февраль 2019, 13:39

Зифа Кадыйрова: «Тормышның авыр мизгелендә күңелегезне кәгазьгә салыгыз»

21 февральдә Туймазы шәһәренең 4нче китапханәсендә танылган язучы, популяр автор Зифа Кадыйрова белән очрашу үтте.

21 февральдә Туймазы шәһәренең 4нче китапханәсендә танылган язучы, популяр автор Зифа Кадыйрова белән очрашу үтте.

Чараны Үзәк китапханәләр системасы директоры Әлфия Шәйдуллина ачып җибәрде. «Сезнең белән бүгенге очрашуга китап, әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр, «Алтын башак» әдәби берләшмә әгъзалары җыелды, шулай ук хөрмәтле кунаклар арасында «Туган як» гәзите баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева, Илчембәт, Кәкребаш авылыннан язучылар бар, — диде ул Зифа ханымга мөрәҗәгать итеп. — Сезне китапларыгыз буенча күптәннән беләбез. Халык аларны бик яратып укый. Сезнең белән беренче тапкыр Октябрьский шәһәрендә күрешкәннән соң, Туймазы төбәгендә дә очрашырга сүз куешкан идек. Менә, ниһаять, очрашу вакыты килеп тә җитте. Ерак араларны якыйнайтып килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә».

Арытаба чараны алып баручылар Зифа Кадыйрованың тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Тумышы белән республикабызның Учалы районы Ахун авылыннан булган язучы Яр Чаллыда яшәп иҗат итә. Кинәт кенә әдәби мохиткә килеп кереп, бер-бер артлы чыккан «Сагынырсың — мин булмам», «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер», «Бәхеткә юл кайдан?», «Синсез килгән язлар» китаплары аша кыска гына вакыт аралыгында укучылар мәхәббәтен яулый ул.

Очрашу барышында китапханәчеләр һәрбер китапка күзәтү үткәрде, үз фикерләрен белдерде. Зифа Кадыйрова әсәрләрендә тормышның кайсы гына өлкәсенә кагылмый: яшьләр, гаилә, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләре, «артык» кешеләр, ялгызлык ачысы... Аның һәр әсәре тормышчан, гыйбрәтле, бигрәк тә яшь буын өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия. Гади генә сюжетларда тирән мәгънәле хакыйкатьләр салынган. Геройлар язмышы аша автор нинди генә хәлләр булмасын, кичерә белергә, алга таба яшәргә, үз бәхетең өчен көрәшергә кирәклеген аңлатырга тырыша. Шулай ук гади кешегә җиңел, аңлаешлы итеп язылуы, китапка карата кызыксындыру уятуы, образларга үзенчәлекле төс кертеп, һәркемгә таныш хис-тойгыларны, барган вакыйгаларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлавы игътибарны җәлеп итә.

Аннары сүз язучының үзенә бирелде.

— Мин китап язучы булырга җыенган кеше түгел идем. Язуның ни икәнен белмәдем, бернәрсә дә язганым да булмады. Тормышның авыр чагында Ходай Тәгалә үзе «мә, утыр», дигәндер. Төнге бердә каләм алып, әллә берәрсенә хат языйм микән дип утырдым. Шул вакытта үзеннән-үзе язылып китте. Ничек алай булгандыр, белмим, бу Аллаһы Тәгаләнең кушуыдыр. Һәм шунысын әйтәсе килә: тормышның авыр мизгелендә, кешегә дә сөйли алмаслык вакытта күңелегезне кәгазьгә салыгыз. Ул сезнең иң якын сердәшегез булыр, чөнки бөтен әйберне дә кешегә сөйләп, бүлешеп булмый. Ә кәгазьгә салган чакта сез үзегез авыр хәлдән чыгу юлын табарсыз, — диде Зифа ханым үзенең язучылыкка килүе хакында.

Әйе, шулай әдәбияткә һич көтелмәгәндә килеп кергән Зифа Кадыйрованың китапларының гомум тиражы инде хәзер 100 мең данәдән арткан, өчесе урыс теленә дә тәрҗемә ителгән. Китап укучылар әйтүенчә, повестьлар бер тында укылып чыга, кулга бер тоткач, азагына җитмичә туктап булмый. Укып чыккач та озак вакытлар геройлар тормышы белән яшисең, тормыш мәгънәсе турында уйланасың, үзеңә ниндидер сабак аласың. Махсус белеме булмаган, әдәбият алымнарын кулланмаган, язу серләрен белмәгән кешенең иҗаты тиз арада китап укучылар мәхәббәтен яулавы сере аның халыкчанлыгындадыр. Аның сюжетлары, геройлары тормыштан алынган. Озак еллар төзелеш өлкәсендә хезмәт салган ханымга гади кешеләр арасында эшләү, аларның тормыш-көнкүрешләрен күзәтү повестьлар язарга җим бирә.

Язучыны бүгенге көндә халыкның күңел байлыгы кимүе борчый. «Кешеләргә күңел байлыгы җитми. Элек тормыш авыр булса да, кешенең күңеле көр, киләчәккә өмете булган. Хәзер тамагыбыз да тук, өстәл тулы ризык, тик ни өчендер яшәү күңелле түгел. Тормыш җиңел, кешеләргә авырлык җитми», — ди ул.

З. Кадыйрованың өч әсәре буенча спектакльләр дә куелган. Чаллы театры «Язмыш сынавы», «Сагынырсың — мин булмам» әсәрләрен сәхнәләштергән. Әлбәттә, режиссерларның повестьларгә үз карашы, үз фикере, алар авторның текстларын да тулысынча сакламый. Әмма спектакльләргә халык бик теләп йөри, алар шыгрым тулы заллар белән үтә. Күптән түгел Зифа Әбделвәли кызы Казанда Әлмәт театры куйган «Синсез килгән язлар» спектаклен караган. Үзеннән башка бик күп түрәләр да чакырулы булган. Язучы бик көчле артистлар составы уйнавын, үзе дә, тамашачылар да спектакльне бик җылы кабул кабул итүен билгеләде.

Очрашу барышында залда утыручылар яраткан язучыларына сораулар бирде, рәхмәт сүзләре белән дә чыгыш ясады. Тамашачыларны, әлбәттә, кайчан яңа китап чыгуы кызыксындырды. Ул инде язылып беткән, автор көз көне басылуына өметләнүен белдерде. Чарага килүчеләргә Зифа Кадыйрованың шигырьләр язуы да яңалык булды. Хәер, ул аларны үзе шигырь дип тә атамый, «күзәтүләр» ди. Әлегә беркайда да басылмаган ике күзәтүен ул халыкка да укып ишеттерде.

Зифа Әбделвәли кызы билгеләвенчә, әлегесен дә исәпкә алып, сигез ел эчендә ул 159 очрашуда катнашкан. Аны Башкортстанда да, Татарстанда да зарыгып көтәләр. Әлеге очрашуны оештыручы китапханәчеләрнең дә яхшы әзерлеген билгеләргә кирәк. Язучының иҗаты буенча күргәзмә оештырылган иде, электрон презентация, «Синсез килгән язлар» әсәре буенча буктрейлер күрсәтелде. Шулай ук очрашу барышында һәркем Зифа Кадыйрованың китапларын сатып алалды. Чара ахырында тамашачылар язучы белән истәлеккә фотога төшеп, аның култамгасына ия булу бәхетенә иреште.

Алсу Фазлетдинова, автор фотолары.

Читайте нас: