Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 февраль 2019, 13:07

Аның иҗаты мәңгелек

Шәһәрнең 9нчы мәктәбендә бөек шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигърият бәйрәме узды.

Шәһәрнең 9нчы мәктәбендә бөек шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигърият бәйрәме узды.
Чара «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» исемле әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Укучылар М. Җәлилнең иҗатын, тормыш юлын искә төшереп үтте, шигырьләрен сөйләде, шигырьләренә иҗат ителгән җырларны да башкарды.
Кичәнең икенче өлешендә шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле итеп башкару бәйгесе оештырылды. Ярышлар өч яшь төркемендә — 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар арасында барды. Барлыгы 15 мәктәптән 30дан артык укучы катнашты.
Укучыларның чыгышларына мәртәбәле жюри — мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Гүзәл Латыйпова, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Мөслим Газиев, халык театры житәкчесе Нурсилә Кәримова, «Туган як» гәзите баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева бәя биреп барды. Чыгыш ясаучыларның башкару осталыгына, дикция яхшылыгына, сөйләү сәнгатенә, артистлыгына игътибар бирелде.
Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләүчеләр татарча матур сөйләмнәре, сәнгатьле итеп башкарулары белән күңелләргә үтеп керде. Әлбәттә, арада каушап калып, сүзләрен онытучылар да, кайбер сүзләр әйтелешендә хата ясаучылар да булгалады. Әмма алар күңелләрен төшермәсеннәр, киләчәктә үз хаталары өстендә эшләп, бәйгеләргә тагын да ныклап әзерләнеп, яхшырак чыгыш ясарлар дип өметләнәбез.
Конкурсантлар чыгышыннан соң, жюри киңәшләшкән арада без кайбер егет-кызлар һәм аларның укытучылары белән әңгәмәләшеп алдык.


Гөлназ Миңнеханова, 3нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы:
— Мин бу бәйгедә 6нчы сыйныфтан башлап катнашам, ел саен бүләкле урыннар алып килдем. Тәүге чыгышымны да хәтерлим, мин анда М. Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен сөйләгән идем. Бүген жюри карамагына шагыйрьнең «Авыру сызмалар» шигырен тәкъдим иттем. Авторның иҗатын бик яратам, шигырьләре күңелләргә үтеп керә, ничектер холкыма да якын алар. Шигырьләрне үзем сайларга тырышам. Укытучым Светлана Әмирҗан кызына рәхмәтлемен, ул шигырьне сәнгатьле итеп сөйләргә, дөрес интонация куярга өйрәтте. Шулай ук миңа Уфада үтүче «Тукай моңнары» конкурсында да ике тапкыр катнашу бәхете тиде, биредә дә 1-2нче урыннар яуладым. Туган телгә мәхәббәтем гаиләдән килә, өебездә татарча сөйләшәбез. Монда шулай ук әбиемнең дә өлеше бар. Җәйге каникулларны аның янында Бакалы районында үткәрә идем.

Линар Насрыев, 3нче гимназиянең 2 сыйныф укучысы:
— Мин конкурста «Күршеләр» шигырен сөйләдем. Аны укытучым Светлана Әмирҗан кызы белән өйрәндек. Бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Былтыр үз яшь төркемемдә беренче урын алган идем, быел да җиңүчеләр рәтендә булырмын дип өметләнәм. Татарча әйбәт сөйләшүемдә гаиләмнең өлеше зур. Миңа көч-куәт биреп торырга әнием дә килде.

Роберт Зарипов, 8нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы:
— Шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә беренче тапкыр катнашам. Миңа мондагы мохит ошады, шундый конкурсларда тагын катнашу теләге туды. Бүген Муса Җәлилнең «Төрмәдә төш» шигырен башкардым. Шигырьне сайларга укытучым Гөлфия Әсгать кызы булышты, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтте. Гаиләбездә барыбыз да туган телдә сөйләшәбез.

Камилла Насыйбуллина, 8нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы:
— Бәйгедә «Себерке әкияте»н сөйләдем. Әсәр миңа бик ошады. Ул бердәм, дус, тату булып яшәргә, бер-береңә булышырга кирәклеген өйрәтә.

Ризида Сәйфетдиярова укучысының сүзен дәвам итә:
— Камилла бик тырыш кыз, «4-5»кә генә укый. Туган телне яхшы белә, өйләрендә дә татарча сөйләшәләр. Кечкенә булса да, кушылган һәр эшкә җаваплы карый. «Себерке әкияте»н инде күптән ятлап куйган иде. Беренче чыгышы булгангамы, бераз дулкынланып алды, әмма үз-үзен нык тотып, лаек чыгыш ясады.
Ниһаять, көтеп алынган нәтиҗәләрне игълан итү мизгеле дә җитте. Бәйге тәэссоратларын уртаклашу белән мәш килгән укучылар тынып калды. Сүзне жюри әгъзасы М. Газиев алды: «Бүген без сезнең белән бик матур бәйрәм үткәрдек. Аны эчтәлекле, мавыктыргыч итеп оештырган 9нчы мәктәп укытучыларына зур рәхмәт. Бәйгечеләр чыгышлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Туган телгә гашыйк булган укучылар аhәңле, матур сөйләмнәре, сәнгатьле итеп башкару осталыклары белән безне таң калдырды. Шуңа иң-иңнәрен сайлап алу авыр булды. Киләчәктә безне Тукай бәйрәме, республикабызның 100 еллыгына багышланган бәйгеләр көтә. Аларда да шулай актив катнашырсыз дип, сезне көтеп калабыз. Барыгызга да зур рәхмәт».

Җиңүчеләр һәр төркемдә аерым билгеләнде.

1-4 сыйныфлар арасында:
1нче урында — Линар Насрыев, 3 гимназия, 2нче сыйныф укучысы;
2нче урында — Аделина Җиһангәрәева, 2нче гимназия, 4 сыйныф укучысы;
2нче урында — Арслан Җиһаншин, 9нчы мәктәп, 4 сыйныф укучысы;
3нче урында — Лиана Ризванова, 10нчы мәктәп, 4 сыйныф укучысы;
3нче урында — Эрик Мартемьянов, 15нче мәктәп, 2 сыйныф укучысы.
3нче урында — Сафия Әхмәдуллина, 11нче татар гимназиясе, 2 сыйныф укучысы.

5-8 сыйныфлар арасында:
1нче урында — Азалия Садыйкова, 9нчы мәктәп, 6 сыйныф укучысы;
2нче урында — Исмаил Әхмәдуллин, 11нче татар гимназиясе, 5 сыйныф укучысы;
2нче урында — Гүзәл Нәҗметдинова, 10нчы мәктәп, 8 сыйныф укучысы;
3нче урында — Гүзәл Әминова, 22нче мәктәп, 6 сыйныф укучысы;
3нче урында — Руден Хикмәтуллин, 17нче мәктәп, 6 сыйныф укучысы.
3нче урында — Жасмин Котлыйәхмәтова, 13нче мәктәп, 6 сыйныф укучысы.

9-11 сыйныфлар арасында:
1нче урында — Ләйсән Гыймаева, 10нчы мәктәп, 9 сыйныф укучысы;
2нче урында — Гөлназ Миңнеханова, 3нче гимназия, 11 сыйныф укучысы;
3нче урында — Ләйсән Миңнеханова, 2нче гимназия, 9 сыйныф укучысы.
17нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Рафаэль Төхвәтшин «Туган як» гәзитенең махсус бүләгенә лаек булды. Ахырда чараны әзерләүдә һәм оештыруда булышлык күрсәткәннәргә мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Соңгы елларда туган телдә сөйләшә белүчеләр саны азая дип зарлансак та, әлеге бәйгедә яшьләребезнең татарча камил, ирекле аралашуларын ишетү шушы күңелсез уйларны таратып, телебезнең киләчәге өметле булуына ышаныч уятты..
Читайте нас: