Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
18 февраль 2019, 18:33

«Ярый әле килгәнбез...»

Шигърият сөючеләр тарафыннан белдерелгән фикер бу. Шөкер, табигать көйсезлекләре дә өркетмәде, янә чираттагы очрашуга җыелды матур әдәбият дуслары.

Шигърият сөючеләр тарафыннан белдерелгән фикер бу. Шөкер, табигать көйсезлекләре дә өркетмәде, янә чираттагы очрашуга җыелды матур әдәбият дуслары.
Мәгълүм ки, Октябрьский һәм дә Туймазы төбәкләрендә көн күрүче һәвәскәр иҗатчылар «үз эчендә генә кайнамый». Форсат чыккан саен, ничек тә очрашырга, фикер алышырга омтыла. Чөнки дә үзара әңгәмәләшү, киңәшләшү, хәтта ки бәхәсләшү мәлендә хаклык, дөреслек өскә калкып чыга, яңадан-яңа иҗат-хыял офыклары ачыла.
Бүген сүз барачак чара исә Октябрьскийда яшәп иҗат итүче Тимерҗан ага Идрисов белән очрашудан гыйбарәт иде. Әлеге исемне ишетүгә үк, күз алдына гаҗәеп күпкырлы шәхес килеп баса. Спортчы, педагог-тәрбияче, чын мәгънәсендә каләм остасы. Олысы-кечесе арасында абруй-хөрмәт казанган якташы- быз. Өстәвенә, башлап иҗат итүчеләрнең байтагы өчен остаз-киңәшче дә. Тикмәгә генә Туймазыда уңышлы эшләп килүче «Илһам» шигърият сөючеләр түгәрәге җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова да: «Сез — шигърият дөньясында минем остазым», дип ихлас рәхмәтен белдермидер Тимерҗан Низам улына...
«Үз эчеңдә генә кайнамау», дигәннән. Аңлашыла ки, һәр нәрсәгә фәкать үз мөнәсәбәте, карашы булган иҗатчы гына замандашлары ихтирамын яулый. Тимерҗан Идрисовка битарафлык һичкайчан хас булмады һәм булмас та. Халкы, милләте кичергәнне үз йөрәге, күңеле аша үткәрергә гадәтләнгән. Хәер, шигъри юллары да нәкъ шул хакта сөйли түгелме:
«Чын шагыйрьләр кала халкы белән бергә,
Дөнья күмелгәндә буранга...», ди ул. Фәкать үзенә төбәп әйтелгәндәй, шулай бит?
Сүз дә юк, шигърият, рухият дөньясы искиткеч киң замандашыбызның. Ватан, халык язмышы хакында тирәнтен уйланулар, фәлсәфи фикерләүләр; табигатькә, сөю-сәгадәткә мәдхия... Тормыш тәҗрибәсе ифрат бай-мул булгангадыр, кабатланулар хас түгел һәвәскәр иҗатчыга. Һәрчак ниндидер яңалык, ачыш-табыш чагылыш таба әсәрләрендә.
... Хәлбуки, эчкерсез соклану, гаҗәпләнү, чын күңелдән ургылып чыккан бихисап рәхмәт сүзләре байтак яңгырады кичә барышында. Шунысы кызыклы, чарада катнашучыларның һәркайсы диярлек хәтер «кенәгәсендә» Тимерҗан ага белән бәйле онытылмас хатирәләрен саклый икән. Менә, ниһаять, алар белән уртаклашу ихтималлыгы да пәйда булды. «Тормышта очраклы вакыйгалар, очрашулар булмый», дигән фикер бар, хактыр...
Т. Идрисовның элеккеге хезмәттәше Фоарис Зарипов шәһәрдәшебезнең шигърият галәменә тәү башлап аяк баскан мәлләренә дә шаһит икән. Сагынычлы хатирәләр... «Адәм баласына сәләтне Аллаһы Тәгалә бирә. Әсәрләр язу эше теләсә кемнең кулыннан килми. Янәшәбездә генә яшәгән күпкырлы талант ияләрен һәрдаим хәстәрләргә, аларга ярдәмләшергә кирәк, — дип ассызыклады Ф. Зарипов. — Бу җәһәттән Тимерҗан абыйга китапларын чыгаруда зур булышлык күрсәткән иганәче, «Альтернатива» ширкәтенең генераль директоры Раил әфәнде Фәхретдиновка рәхмәт сүзләрен җиткезергә теләр идем. Мөмкин кадәр күбрәк булсын шундый шәфкать ияләребез!»
Октябрьскийда яшәүче һәвәскәр иҗатчы Закуан Сәлимшин чыгышын да зур игътибар-кызыксыну белән тыңлады чарадагылар. «Тимерҗан Идрисовның шигырьләр китабы кулыма килеп керде берзаман. Каты-аяусыз авыру белән алышкан вакытлар иде бу... Оныгы Тимурга багышлап язылган шигырен укыдым. Минем онык та Тимур исемле бит! Ниндидер этәргеч бирде миңа әлеге тәңгәллек. Ныклап җыентыкны укырга керештем. Шул рәвешле шигърият дөньясына «кереп киттем», тора-бара үзем дә каләм тибрәтә башладым...»
Бүгенге көндә инде Закуан Сәлимшин исеме якташларга яхшы таныш. Үзенчәлекле әсәрләр авторы, шигырьләренә моңлы-хисле җырлар да иҗат ителә килә. Әмма ләкин кайчандыр шигърият галәменә юл күрсәткән замандашына һаман булса рәхмәтле ул. Язмышыңда шундый кеше очравы үзе могҗизага тиң түгелмени...
Кичәгә килгән кунаклар, Туймазы вәкилләре дә үз тәэссоратлары белән бүлешергә ашыкты. Халидә апа Хөснет- динованың Тимерҗан Идрисовка бәйле истәлекләре алыс елларга, балачак чорына ук барып тоташа. Уртак хатирәләре шактый аларның... Тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, күп еллар ерак Андижан шәһәрендә гомер кичергән, татарлыгын күз карасыдай саклаган, милләт язмышы өчен җан аткан Халидә Сафа кызы бәянләгәннәр үзе бер күләмле әсәр язарлык. Бүген дә эзләнүләр юлында ул. Гаделсезлеккә, тискәре, тетрәндергеч күренешләргә җаны көя, көнүзәк темаларны дусты-каләме ярдәмендә яктыртырга омтыла.
«Шигърияткә килүемә нәкъ Халидә ханым сәбәпче булды да инде, — дип ассызыклый янә бер чара кунагы Әнисә Минһаҗева. — Әдәби оешмага шактый соң, 70 яшьләр тирәсендә генә йөри башладым. Тормышымдагы читен мәлләрдә шигърият сихәт бирде... « Әнисә Сәгыйть кызы, үзе әйтмешли, «күбрәк фәлсәфи темаларага» мөрәҗәгать итүчән. Балалар өчен дә яза. Һәвәскәр композиторлар тарафыннан көйгә салынган җырлары да күңелгә үтеп керерлек. Иҗатка мөнәсәбәте җитди. Тимерҗан Низам улы әсәрләре хакында фикер уртаклашу барышында бәянләгәннәре — моның дәлиле. «Шигырьләре төпле, эчтәлекле, аларда тирән акыллылык ярылып ята. Кешеләргә гашыйк. Һәр нәрсәдә матурлыкны күрә белә. Язганнары тәрбияви әһәмияткә ия», дип басымлый ул. Чыннан да, шагыйрь, әдип иҗатында һәркем фәкать үзенең эчке халәтенә хуш килгәнне тоемлый, бихисап сорауларына җавап таба һәм дә... таңга кала. Кайдан килә икән мондый «күрәзәчелек», янәсе. Яшәешнең илаһи, әлегәчә ачылмаган бер сере...
Үз нәүбәтендә чара сәбәпчесе дә каләмдәшләренә зур рәхмәтен белдерде. Туймазы «Илһам» шигърият түгәрәге җитәкчесе Нурия ханым исеменә байтак җылы фикерен ишеттерде. «Каләм тибрәтүчеләрне бергә туплау, төрле чаралар оештыру, һәр җирдә башлап йөрү ансат эш түгел, — дип ассызыклады Тимерҗан ага. — Сәләт һәрдаим ярдәмгә-терәккә мохтаҗ. Бу хакта истән чыгармау, Нурия ханымдай милләттәшләребезне хуплау зарур». Әйткәндәй, Т. Идрисовның соңгы вакытта язылган әсәрләренең берсендә әлеге фикер анык яңгыраш тапкан. «Барсына да өлгәшә» дип атала ул...
Шигърият галәменә аяк басу тарихын исә хөрмәтле иҗатчы ифрат гади аңлата: «Авыл баласы кечкенәдән Табигать кочагында хозурланып үсә. Арытаба тормыш хатирәләре, сәхифәләре туплана килә, тора-бара аерым чишмәләрдәй бергә кушылып, диңгез хасил итә. Тулышкач, Шигърият ярларына бәреп чыга. Иң мөһиме, әлбәттә, табигатьтән, Ходайдан бирелгән сәләт кирәк. Тамыры нык булмаса, агач та үсеп китә алмый бит...»
Кичә дәвамында Тимерҗан Низам улы күптән түгел генә «каләм очыннан кәгазь битенә тамган» шигырьләрен укып ишеттерде. Башкалар да тыңлаучылар хөкеменә үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Дусларча җылы, ачыктан-ачык сөйләшү, киңәшләшү һәммәсе өчен дә файдалы, фәһемле булды, билгеле. «Уртаклашу кирәк тәҗрибәне», ди ич әнә Тимерҗан ага да. Иҗатчы (һөнәри әдип булсынмы, һәвәскәр каләм тибрәтүчеме — барыбер!) хис-тойгылары, уйлану-кичерешләре фикердәш-теләктәшләр белән уртаклашуны сорый. Башкача мөмкин дә түгел!
Сүз ахырында. Күптән түгел шатлыклы хәбәр килеп иреште. Русия язучылар берлегенең Татарстан бүлек- чәсе тарафыннан «Илһам» шигърият сөючеләр түгәрәге исеменә актив эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты һәм Мактау кәгазе җибәрелгән. Котлыйбыз!
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.

Читайте нас: