Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
13 декабрь 2018, 12:29

Шигъри җанлы шәһәрдәшем

Тирәбездә ачык йөзле, киң күңелле кешеләр була. Шундый кешеләрнең берсе — гомерен балалар укытуга багышлаган Зәйтүнә Нәҗметдин кызы Хәсәнова.

Тирәбездә ачык йөзле, киң күңелле кешеләр була. Шундый кешеләрнең берсе — гомерен балалар укытуга багышлаган Зәйтүнә Нәҗметдин кызы Хәсәнова.
Ул Ярмәкәй районы Иске Турай авылында туып үсә. Авыл мәктәбендә урта белем алгач, Стәрлетамак педагогия институтының математика факультетын читтән торып тәмамлый. Хезмәт юлын Бәләбәй районының Байморза авылында башлап, 23 ел буена балаларга төпле белем, тәрбия бирә. Шул авылда Римир исемле егеткә кияүгә чыга. Язмыш җилләре аларны Төрекмән авылына алып килә. Биредә дә ул күп еллар 11нче мәктәптә физика һәм математика укыта. Хәләле белән берсеннән-берсе матур дүрт кыз үстерәләр. Алар инде хәзер һәрберсе үзләренең тормыш юлларын сайлаган. Римир абыйның бакыйлыкка күчүенә дә 10 ел гомер узып киткән.
Зәйтүнә апа белән без шәһәрнең 1нче хастаханәсендә таныштык. Урыннарыбыз бергә туры килеп, сөйләшеп киттек, күптәнге танышлар кебек аралышып, тиз арада якынлаштык. Ямьле 9 Май көнендә очрашып, елый-елый бергә бәйрәм концерты карадык. Баксаң, без икебез дә шигъри җанлы, нечкә күңелле булуыбыз белән охшаш булып чыктык.
Зәйтүнә апа миңа үзенең китапларын бүләк итте. Ул шигырьләрне мин кат-кат укыдым. Анда шагыйрәнең сабый баладай самимилек белән йөрәккә үтеп керердәй шигырьләрендә яшьлек еллары, дус-ишләре, туган-тумачалары турында горурланып, сокланып язылган.
Тирәбездә шундый шигъри җанлы, изге күңелле кешеләр булганда тормыш та яктырак һәм күңеллерәк тоела, дөньялар имин генә булсын. Зәйтүнә Хәсәнованың бер шигырен сезгә дә тәкъдим итәм.


Әлфиназ Исмеәгъзам.


Җир шарының кадерен белик
Кая барсам да, яшәсәм дә,
Табигатькә сокланам.
Зәңгәр һава, якты кояш
Безне уратып алган.
Җир шарының матурлыгын,
Илдә тынычлык булуның
Кадерен белергә иде.
Җир шарын күз карасы кебек саклап
Тормыш көтәргә иде.
Кешеләрнең кәефе яхшы икән,
Табигать тә йомшара.
Сандугачлар, кошлар сайрый,
Җылы яңгыр да ява.
Сугыш башлый икән Америка
Ливия һәм Иракта.
Үзләренә усаллыклары
Торнадо булып кайта.
Вьетнамда, Ирактагы солдатларның
Нервыларын какшата.
Сугыштан кайткан ветераннары
Үзләрендә ут ача.
Яхшылыкка китерми
Башланган сугышлары,
Ярылган снарядлардан
Ничек түзә икән Җир шары.

З. ХӘСӘНОВА.


Каләм дусларыма
Картайганда, соңлап кына
Каләм алдым кулыма.
Күргәннәрем, белгәннәрем
Тезәм шигырь юлына.
Союзның кар яткан җире
Булды минем бишегем.
Салкын Себердә ачтым мин
Чаңгы спорты ишеген.
Ерак йөрдем, күпне күрдем,
Сокландым матурлыкка.
Чаңгычыларның хезмәтен
Тиңләдем батырлыкка.
Хәзер инде хаклы ялда,
Күптән кулда каләмем.
Шигырь аша бик күпләргә
Юллыйм шигъри сәламем.
Җиңел тоелса да шигырь
Язу авыр хезмәт ул.
Шул хезмәтне зурлау-нурлау,
Башың ию, хөрмәт ул.
Шигырь язу — энә белән
Тиңдер кое казуга.
Казып та суы чыкмаса,
Тотынма син язуга.
Шигырь булмый шактый озын,
Ул кыскалык ярата.
Уйлаган уй-хисләреңне,
Тиз арада тарата...
... Картаям, бәлки шуңадыр
Кулымда каләм, кәгазь...
Тик шулай да юк теләгем
Укырга сезгә вәгазь.

Т. ИДРИСОВ.
Читайте нас: