Туган як
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
13 ноябрь 2018, 17:07

«Гаилә белән яңарыр Русиям»

Үзәк китапханәдә шул исем астында уздырылган чара көзге салкын көнне дә, пыскып яуган эчпошыргыч яңгырны да онытырга мәҗбүр итте.

Үзәк китапханәдә шул исем астында уздырылган чара көзге салкын көнне дә, пыскып яуган эчпошыргыч яңгырны да онытырга мәҗбүр итте.
Гаҗәп. Якыннан-якын кешеләр очраштымени. Әйтерсең лә, күптән күрешмәгән бер гаилә әгъзалары җылы учак тирәли җыелган да, күңел түрендә сакланган сагынычлы хатирәләрне барларга керешкән. Хәер, аерым гаилә мисалында тоташ ил, милләт тарихы чагылыш таба түгелме?..
«Өч буын хатирәләре». Шәһәрдәшебез Фәридә ханым Хәтмуллина-Корбангалиеваның тәүге китабы шул рәвешле атала. Документаль әсәр үз эченә һәвәскәр авторның бер төркем туган-кардәшләре язмышын алган. «Аерым гаиләләр мисалында тулы халык яшәешенең төп мөһим вакыйгалары сурәтләнгән, — дип ассызыклый китапка язган кереш сүзендә БР Язучылар берлегенең өлкән әдәби консультанты Леонид Соколов. — Әлеге гаиләләр иңенә төшкән сынауларны бик күпләргә татырга туры килә ул заманнарда... Әйтергә кирәк, автор тарафыннан биниһая эш башкарылган. Бихисап тарихи мәгълүматлар табылган, кулланылган. Үткәннәргә, бүгенгегә мөнәсәбәттә ханым бары тик хаклыкка, гаделлеккә таянырга омтыла. Чөнки Фәридә Хәсән кызы шәхсән үз тормышында күпне кичергән, укучыга әйтер, җиткерер сүзе байтак. Һичшиксез, игътибарга лаеклы әсәр бу!»
Китапның исем туена җыелганнар әлеге фикер белән тулысынча килеште. Моңа чараны алып баручы Марина Чикота бәянләгәннәр дә сәбәпче булды. Китапханә хезмәткәре автор турында кыскача белешмә бирде, тыңлаучылар игътибарына документаль повестьтан өзекләр тәкъдим итте. Авыл төбәгендә буй җиткергән һәркем өчен диярлек таныш, тансык истәлекләр. Чагу Балачак тәэссоратлары. Аларны һични алыштыра алмый. Сихри табигать кочагында хозурланган самими кыз бала бөтенесен дә күңел дәфтәренә терки, сеңдерә бара сыман. Әтисе печән чапкан арада сер тулы урман белән якыннанрак таныша. Кызык та, беркадәр өркетә дә. Ни генә булмас дисең мондый да куе агачлыкта. Берәр әкәмәт килеп чыкканын көт тә тор...
Яшәешнең фәкать аллы-гөлле төсләрдән генә гыйбарәт түгеллеген аңлап бетерми ич әле сабый йөрәге. Акрынлап ачыла Хакыйкать битләре.
Уфа районы «Шәмәк» совхозы үзәк бүлекчәсендә дөньяга килгән Фәридәгә шактый еллардан соң гына гаилә тарихын ачыклау насыйп була. Репрессиягә тарыган икән ич үз вакытында аның якыннары. Коточкыч шаукым Корбангалиевлар нәсел-ыруын да читләтми. Шул рәвешле репрессиягә дучар ителгәннәр өчен махсус тәгаенләнгән төбәкләрнең берсендә тамыр җибәрергә мәҗбүр була кардәшләр. Хәләл көче белән тормыш көткән, уңган-тырыш авыл кешесенә «халык дошманы» исемен тагу берни тормый ул чакларда... Әмма ләкин хезмәт кешесе бер җирдә дә югалмый, акрынлап яшәешен җайга салуга ирешә. Бер-бер артлы сабыйлар туа, эшчән-тату гаилә мохитендә тирә-юньне таный-тоемлый. Үз чорына керүгә, мөстәкыйль тормышка аяк баса. Үтә гадәтичә.
«Әлеге китабым — якыннарым, безнең буын хакында. Һәммәсе тормыштан алынган, уйдырмага урын юк. Сугыштан соңгы авыр еллар шаһиты буларак, шуны әйтер идем: үткән заман белән хәзерге көннәр аермасы — җир һәм күк арасы. Балаларым, оныкларым мәнфәгатендә башкарылды күләмле хезмәтем. Архивларда эзләндем. 20-30 елларда документлар гарәп телендә язылу сәбәпле, тәрҗемәчегә мөрәҗәгать итәргә дә туры килде. Ахырда беркадәр нәсел агачын тергезүгә, туганнарны туплауга ирештем. Консультант Леонид Соколов хуплавы канатландырып җибәрде. Югыйсә, икеләнүем көчле иде тәүдә. Хаҗәте бар микән мондый җыентыкның?.. Инде инандым: кирәк, бик тә кирәк ул язмалар яшьләребез өчен. Киләчәк буын үз тамырларын мотлак белергә тиеш. Ата-бабаларыбыз — көчле рухлылык үрнәге, кыюлык-батырлык өлгесе!»
Һәвәскәр автор шулай ук китапханә хезмәткәрләре, теләктәшләре, балалары, якыннары исеменә ихлас рәхмәтен юллады. «Зур ярдәм күрсәттеләр барысы да, — дип басымлады ул. — Хәтта ки шушы яшемдә (миңа инде 75!) компьютерга хәтле үзләштердем! Кул белән язып маташу түгел инде...» Очрашуга килгән ул-кызлары, оныклары, туганнары, танышлары да җөпли ханым сүзләрен. «Безнең өчен чын мәгънәсендә үрнәк газизебез. Бөтенесенә өлгерә. Бакчада җан-фарманга эшли, йортын искитмәле тәртиптә тота, безне хәстәрли. Урманнан аерылмый. Форсат чыккан саен, табигать кочагына юлланырга омтыла. Арытаба да сәламәтлек, егәрлек ташламасын үзен. Иҗаты да гөрләп чәчәк атсын!» Сүз уңаеннан, бик матур эчтәлекле шигырьләр дә яза ич әле тантана сәбәпчесе. «Фәкать үзем тойганны гына тасвирлыйм. Күргән-белгәнемне шигъри юлларга салам», ди автор. Шуңа күрәдер, ифрат җылы кабул итте чарадагылар ул иҗат җимешләрен...
Тыңлаучылар Фәридә Хәсән кызына үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирде. «Һөнәрегез?» «Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдым. Балачак хыялым гамәлгә ашты». «Тормышта кемгә бурычлымын, дип исәплисез?» «Аллаһы Тәгаләгә. Әткәй-әнкәемә. Тыныч-ипле, эшчән гаиләдә үстем. Иремә рәхмәтлемен. Бик әйбәт кеше иде. 50 ел бергә гомер кичердек. Авыр кичердем вафатын...» «Нинди кешелек сыйфатларын хөрмәт итәсез?» «Эшчәнлек һәм шәфкатьлелек. Тәкәбберлекне кабул итмим». Бәхет төшенчәсенә кагылышлы сорауга да катгый-анык җаваплады ханым. «Үзара аңлашуда бәхет. Минемчә, башкаларга никадәр күбрәк яхшылык өләшәсең, шулкадәр бәхетлерәксең. Гаилә татулыгы, бердәмлеге дә шатлык-куаныч, әлбәттә. Туган ягыңда имин гомер кичерү — үзе олы бәхет, дусларым».
... Вакыт сизелми дә уза. Иҗат бәйрәмен йомгаклар мәл дә якынлаша. Китапханә хезмәткәре Ольга Габделхакова барчасы исеменнән Фәридә Хәсән кызына яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. «Инде чираттагы китабыгызның исем туенда очрашырга язсын», ди ул. Шулай була күрсен. Яңа әсәрләр көтеп калабыз якташыбыздан.

С. ГАРИФУЛЛИНА.

Читайте нас: