Ачыктан-ачык сөйләшү нәтиҗәсендә шундый фикергә килде «Илһам» клубы әгъзалары.
Башкача мөмкин дә түгел. Чара барышында күтәрелгән мәсьәләләр үзеннән-үзе ватанпәрвәрлек, рухи кыйммәтләргә тугрылык хакында уйланырга мәҗбүр итә. Бөек шәхес, халкыбызның данлы улы Мостай Кәрим язмышына, күпкырлы иҗатына беркадәр байкау ясау да сәбәпче моңа, билгеле. Мәшһүр әдипнең үзенчәлекле тормыш юлы бүген дә төрле буын вәкилләренә чын мәгънәсендә туган илгә эчкерсез сөю, намуслы хезмәт итү үрнәге булып тора. 2019 елда Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее уңаеннан байтак күләмле, әһәмиятле чаралар үткәреләчәк. Хәер, алар инде башланды да, дияргә мөмкин. «Илһам» клубы вәкилләре дә бу җәһәттән читтә калалмый, әлбәттә.
Менә бүген дә. Кичәне алып баручылар Ольга Габделхакова белән Гөлчәчәк Габдуллина әдип турындагы кабатланмас хатирәләргә тукталды, тыңлаучыларны шактый кызыклы, фәһемле мәгълүматларга баетты. Көчле-сихри тәэссоратларга чорнап, якты истәлекләрне яңартып, үлемсез шагыйрь әсәрләре яңгырады.
«Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тәмам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә бүген таңнан алып,
Күкрәгемнән кошлар очырам...
Хыялыйлар, чая һәм юашлар!
Һәммәгезгә тиер кошым бар.
Гамьсезләргә генә һичнәрсә юк —
Әйдә алар кошсыз торсыннар...»
Моннан да үткеррәк, тапкыррак әйтү мөмкинме икән?! Чын сәләт иясенә хас булганча, тормышына билгеле йомгак ясап, Мостай ага үзенә-үзе шундый сорау да бирә:
«... Әйе, уңдым. Күп нәрсәдән уңдым.
Миннән уңды микән бүтәннәр?..»
Аңлашыла ки, иҗат кешесе һичкайчан икеләнүдән, хәтта вакыт-вакыт үзен битәрләүдән туктамый, хушкүңеллелекне җаны-тәне белән кабул итми. Әдипкә җавап йөзеннән И. Кинҗәбулатов шундый юллар терки:
«Мең кат уңдык синнән. Әйтә моны
Һәр замандаш авыз тутырып.
Үзе бер гомердәй синең белән
Бер сөйләшү бергә утырып».
Һәр чордаш, һәр милләттәш кабатлый ала бүген бу кайнар хис, ихлас соклану тулы сүздәрне. Һичшиксез, уңдык Синнән, Мостаебыз! Киләчәк буыннарга бай мирас, якты маяк ич Синең гаҗәеп әсәрләрең. Гомер-гомергә шулай булып калачак та... Илаһи шигърият галәмендә кинәнеп йөзгән күпсанлы әдәбият, сәнгать сөючеләр шаһит моңа.
... Кичәбез исә үз агышында дәвам итә. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Чудакова хатирәләре белән уртаклаша. Мәгълүм ки, элек-электән шәһәребездә байтак күренекле әдипләрнең матур әдәбият дуслары белән очрашулары уздырыла килде. Мостай ага Кәримнең шәхсән үзен күрү форсаты да тиде заманында якташларга. «Кадерле ядкарь булып саклана ул хатирәләр», ди Светлана ханым. Гомумән, шәһәр китапханәләрендә милләт, мәдәният мәсьәләләренә һәрдаим игътибар бирелә килде һәм килә. Бу уңайдан халыкны мәдәни яктырту өлкәсендә хезмәт куйган якташларны хөрмәтләп искә алмый мөмкин түгел. Шуларның берсе — Русиянең атказанган укытучысы Халидә Хәнипова. Бүгенге кичәдә аның исеменә байтак җылы сүзләр яңгырады, ап-ак чәчәкләр гөлләмәсе тапшырылды. «Сез әзерләгән, үткәргән чаралар әлегедәй хәтердә, — диде Светлана Чудакова. — Ихлас рәхмәтләребезне юллыйбыз Сезгә!»
Очрашуның икенче өлеше янә бер әһәмиятле темага багышланды. Ул да булса — Комсомолның 100 еллык юбилее. Күпләребез үз вакытында шул мәшһүр оешма әгъзасы булган. Онытылмас, дәртле-ялкынлы комсомол яшьлеге. «Комсомолдан аерылмамын, гомергә яшь булып калырмын!», дип җырлыйлар идеме әле?
«Сагынып искә алам ул чорны, — ди Халидә ханым. — 1944-1949 елларда Иске Туймазыда башлангыч авыл һәм мәктәп комсомол оешмасы сәркатибе вазифаларын башкардым. Комсомолның дәрәҗә-абруе ифрат зур иде. Үсмерләр оешмага керер алдыннан үзләрен җитди әзерли. Оешмага кабул ителү чын-чынлап бәхет-шатлык иде. Сәркатипнең исә бурычлары бихисап. Эшне оештыру, комсомолларны җитәкләү генә димәгән, исәп-хисап тоту, төнге кизү тору, телефонограммалар кабул итү дә йөкләтелә. Хастаханәдәге яралылар янына комсомоллар чиратлап барышлы. Китап укыйбыз, керләрен алып кайтып юабыз... Фермага эшкә йөрибез. Элеваторга иген ташу да кызлар өстендә. Ул гына түгел, халык арасында мәдәни-агарту эшләре алып барабыз. Концертлар, уеннар оештырабыз. Халык дәррәү кушыла, бердәмлек көчле иде ул чакта. Сугыштан соң инде яңа совет кешесе тәрбияләү максаты алга куелды. Райком аша пионер вожатые итеп тәгаенләндем. 1954 елда «Иң яхшы пионер вожатые» билгесенә лаек булдым. Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр Үзәк комитетының 679нчы таныклыгы. Үтә кадерле истәлек.
... Комсомол яшьлегем үкенечле булмады. Ул чор безне чынбарлыкка аек күздән карарга, дөрес-гадел яшәргә өйрәтте. Ил алдындагы бурычыбызны намуслы үтәргә омтылдык, һәрдаим үзебездә җаваплылык хисе тойдык. Комсомол егет-кызлар укуда, хезмәттә, дуслыкта алдынгылар сафында булды. Инде хәзер шактый өлкән яшьтә булсалар да, элекке комсомоллар бүген дә актив, тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша. Яшьлекләрендә ныклы чыныгу алган алар! Кызганычка каршы, бүгенге көндә андый дәрәҗәдәге оешма юк. Волонтерлар хәрәкәте зур эш алып бара, әлбәттә. Тик үсмерләр, яшьләр өчен оешмалар дәүләт күләмендә, махсус программалар нигезендә булырга тиеш. Ватанпәрвәрлек рухындагы тәрбияне яңа биеклеккә күтәрү мөһим. Шәхсән мин инде олы яшьтәмен. Бөтенләй икенче, үзгәчә идеологиягә ышанып, буйсынып яшим. Әмма киләчәгебез өчен дә җан атам. Бүгенге яшьләрне туплардай, комсомолга тиң булырдай оешма барлыкка килсен иде, дигән уй белән янам».
Югарыда бәянләнгәннәргә башка чара кунаклары да кушылды. Һәркемнең бу җәһәттән әйтер сүзе, белдерер фикере бар чөнки. Мәсәлән, Закуан Сәлимшин яшьлегендә комсомол юлламасы буенча күз күрмәгән ерак Чукоткага барып урнашуы, андагы хезмәте, танышлыклары хакында кызыклы хатирәләрен ишеттерде. Таһир Хәбировның солдат хезмәте кырыс табигатьле Себер тарафларында үткән. Комсомол егетләр анда да сынатмаган, килеп туган четерекле хәлләрдән лаеклы чыгу юлын табуга ирешкән. Кыскасы, искә алырдай вакыйгалар җитәрлек элеккеге комсомол оешмасы әгъзаларының. Йомгаклап, шуны ассызыклый алар: хәзерге җәмгыятьтә әхлакый тәрбия, һичшиксез, «аксый». Моның белән килешү ярамый. Дәүләт күләмендәге оешмалар кирәк. Әлбәттә, алар ниндидер яңа төрдә, башкача форматта булырга тиеш. Узганнарны кире кайтару, кабатлау мөмкин түгел. Димәк, төптән фикер йөртү, тупланган тәҗрибә белән уртаклашу, тәэсирле ысул-алымнар эзләү мотлак. Вакыт моны үзе таләп итә!
... Чараның дәвамы булды, диярсең, билләһи. «Культура» телеканалында нәкъ шул темага кагылышлы сөйләшү бара икән ләбаса. Очраклы тап булдым. Хәер, очраклы хәлләр гомумән сирәк күренеш, диләр ич... Төрле тармак галимнәре, белгечләр үзара әңгәмәләшә. Комсомолга охшаш берәр оешма булдыру ихтималлыгы бармы хәзерге заманда, юкмы? Уртак һөнәр, ниндидер кызыксыну-мавыгу даирәсе яшьләре үзара туплана, берләшә алыр иде, дигән фараз кылынды. Бу очракта сәләтле егет-кызларга ярдәм, хуплау табылыр, ихтимал... Шул ук вакытта яшь буын вәкилләренең берсе гаҗәеп хәл турында сөйләп узды. «1968 елгы комсомолларның 21нче гасыр яшьләренә калдырган капсуласын ачып укыдык. «Сез, бәхетле яңа гасыр комсомоллары», дип башлана андагы язма. Моны ишеткән егет-кызларыбыз тәүдә көлемсерәде. «Нинди беркатлылык!» Аннан ары... Ышанасызсы-юкмы, кисәк күбесенең күзләре яшьләнде, карашларын читкә бордылар. Тели, бик тә тели бүгенге яшьләребез шундый көчле, дәртле-дәрманлы, хыял-романтикага, маҗарага бай оешманы!»
Телиләр икән, димәк, өмет бар. Китереп тоттырганны көтеп утырырга гына ярамыйдыр яшь-җилкенчәккә. Туктаусыз хәрәкәтләнер, алга омтылыр, эзләнер-табар мәлләре ич. «Үтте дә китте яшь гомер, искә төшерер нәрсә дә юк», дип уфтанырлык булмасын һәрхәлдә...
С. ГАРИФУЛЛИНА.