Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
25 октябрь 2018, 17:34

Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый

Гаиләм — ныклы терәгем,Гаиләм — таянычым,Йөрәк җырым, сер сандыгым,Һәм илһам чыганагым.

Гаиләм — ныклы терәгем,
Гаиләм — таянычым,
Йөрәк җырым, сер сандыгым,
Һәм илһам чыганагым.
Без Башкортстанда яшәвебез белән бик бәхетле. Республикабыз бай тарихы, матур табигате һәм талантлы кешеләре белән дан тота. Шушы гүзәл җирдә әти-әнием, абыем, туганнарым һәм дусларым белән яшәү минем өчен зур бәхет.
Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур эше калырга тиеш. Ә үзеңнең якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк. Гаилә — ул кешенең таяныр ноктасы. Безнең бәхет гаиләдә. Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез бар! Без бәхетле!
Биш хәрефтән генә торган гаилә сүзе бик зур мәгънәгә ия. Гаилә диюгә, безнең күз алдыбызга баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, әти-әни һәм бу гаиләне дәвам итүче балалар килә. Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда кеше ял итә һәм үзен тыныч, рәхәт итеп тоя. Һәм һәр кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана. Ә гаиләнең ныклыгы, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, без, балалар белән бәйләнгән. Мин үземне бик бәхетле итеп тоям, чөнки минем яраткан кешеләрем, гаиләм бар.
Нинди бәхет үз әниең булса,
Үз әтиең булса яныңда.
Шатлык хисе, җылы кояш нуры
Балкып торса һәрчак җаныңда.
Минем әтием белән әнием зур җаваплылык тоеп, олыгая башлагач кына гаилә корганнар һәм Октябрьскийда яши башлаганнар. Әти-әниемнең дәвамчысы булып абыем белән мин туганбыз.
Зәңгәр күлдә ике аккош кебек,
Сез йөзәсез — ике бәхетле.
Шул бәхеткә мине кушкан өчен,
Җаным-тәнем белән рәхмәтле.
Алар безне тигез мәхәббәттә яратып үстерә, тәрбияли. Безгә үрнәк алар. Кечкенәдән әти-әниемнең җылы мөнәсәбәтен тоеп, күреп үсәм. Болар барысы да хәтеремә сеңеп кала. Үсеп җитеп, үз гаиләмне коргач, мин дә алар кебек булырмын. Мин үземне гаиләмнән, җылы өебездән башка күз алдына китерә дә алмыйм. Шуңа күрә дә, киләчәккә юл гаиләдән башлана дип уйлыйм. Шулай ук гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләр, туган җирдә әти-әни, дуслар һәм туганнар белән аралашып дус яшәү, гаиләбезгә киләчәккә алга омтылырга ярдәм итә.
Гаиләм белән бик бәхетлемен. Бәхетле гаилә һәрвакыт алга, киләчәккә атлый дип уйлыйм. Ә бәхетле булу өчен гаиләдә аңлашып, хөрмәт итешеп, тату яшәргә кирәк. Безнең гаиләдә нәкъ шулай. Әти-әниемнең тигез матур яшәве миңа көч, ышаныч биреп тора. Өебездә бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ничек инде алар бәхетле булмасын да, киләчәккә омтылмасын! «Гаилә бәхете — ил бәхете», — ди халык. Ә ул бәхетне әти белән әни тудыра. Кадерле кешеләрем тормыш юлында очраган борчу-мәшәкатьләрдә бер-беренә юл куеп, гафу итә белеп, түзем һәм сабыр булып яши.
Язмышыма нигез салган җаннар,
Сезнең белән тибә йөрәгем.
Сүрелмәсен гаилә учагыбыз —
Күңелемдә шушы теләгем.
Җир йөзендә гомер юлын матур итеп бергә атлаучы, минем әтием белән әнием кебек күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәүче, матур киләчәккә омтылучы гаиләләр күп булуын теләр идем.
Чәчәк атсын гаиләм алмагачы,
Шаулап-гөрләп үтсен көнебез.
Бергә атлыйк тормыш сукмагыннан,
Чәчәк атсын бәхет гөлебез!
Эмилия ХИСМӘТУЛЛИНА,


8 нче мәктәпнең 9 г сыйныф укучысы, «Республикамны данлыйм» шәһәр бәйгесе җиңүчесе.
Читайте нас: