Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
17 октябрь 2018, 18:12

Сине данлыйм, Башкортстаным!

Республиканың 100 еллыгына әзерләнү кысаларында Октябрьский шәһәренең үзәк китапханәсе шигырь укучылар бәйгесе үткәрде.

Республиканың 100 еллыгына әзерләнү кысаларында Октябрьский шәһәренең үзәк китапханәсе шигырь укучылар бәйгесе үткәрде.
Аның 11 октябрь — Республика көне алдыннан оештырылуы аеруча тантаналы рух өстәде. Мондый күләмдәге бәйгедә жюри булу үзе зур осталык һәм түземлек сорый. Һәрберебезнең дә шигырь бәйгеләрендә катнашканы булгандыр, без укыганда, мәсәлән, олимпиадаларның бер өлеше яттан шигырь сөйләүгә багышлана иде. Шигырьне сайлаганда темасын, нинди мәгънә салынуын өйрәнеп, катлаулырагын ятларга тырышабыз, балл күбрәк куела бит!
4 сәгатькә якын шигырь тыңлагач, өйгә кайткач та кайбер шигырьләрдән өзекләр колакта чыңлап торды. Барлыгы дүрт яшь төркемендә 80ләп катнашучы чыгыш ясады. Чыгышларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләдек: башкару осталыгы, тавышның көчлелеге (диапозоны), сөйләү сәнгате, тавыш тембры (чисталыгы), дикциянең яхшылыгы. Катнашкан барча балаларга, өлкәннәргә зур рәхмәт, һәм жюрида утыргач, кайбер әйберләр турында әйтмичә дә булмый. Бу бәйгедә балалар бакчаларыннан катнашучылар югары осталык белән аерылып торды. Мәктәп укучыларына алар лаек үрнәк була ала. Кечкенәләр чатнатып сөйли, ә мәктәп укучылары сүзләрен оныта, телефоннан гына карап укыган очраклар да булды. Бәйгедә катнашырга иң-иңнәр килә дип уйлыйбыз бит инде, шуңа да бераз әзерлек белән килергә кирәк булгандыр. Бер үк авторның бер үк шигырен тыңлавы да бик үк күңелле булмады, аеруча бер- бер артлы укыганда. Кайберләрен ятлап та бетердем, киләсе бәйгедә үзем дә катнашырмын, бәлки... Авторларга кытлык юк бит, яки шул ук авторның башка шигырьләре дә бардыр инде. Эзләнергә, уйланырга гына кирәк. Балалар арасында чын артистларча сөйләүчеләр булуга чын күңелдән шатланып утырдым. Ничә бәйге инде 22нче мәктәп укучысы Вилданов Илназ җиңү яулый. Аны әзерләгән педагогларга, ата-анасына зур рәхмәтемне белдерәм!
Шулай итеп, җиңүчеләрне атауга керешик. Аларның һәрберсенә китапханә диплом һәм бүләкләр әзерләгән иде.
8 яшькәчә булган төркемдә:
1 нче урында — Сәлахов Аяз, 6 яшь — 15нче «Каенкай» балалар бакчасы;
2 нче урында — Әхмәтова Эмилия, 6 яшь — 27нче балалар бакчасы;
2 нче урында — Шиһапов Риналь, 6 яшь — 14нче «Шатлык» балалар бакчасы;
3 нче урында — Хәйруллина Сәфинә, 6 яшь — 20нче «Кояшкай» балалар бакчасы;
3 нче урында — Ковалева Вероника, 6 яшь — 27нче балалар бакчасы.
8 яшьтән 12 яшькә кадәр:
1 нче урында — Антонова Аделина — 8нче мәктәп, 4 А сыйныф укучысы;
2 нче урында — Вахрамова Мария — 22нче мәктәп, 5 Г сыйныф укучысы.
3 нче урында — Мирошниченко Всеслав — 22нче мәктәп, 2 Д сыйныф укучысы
3 нче урында — Ртищева Оксана — 8нче мәктәп, 4 В сыйныф укучысы.
12 яшьтән 18 яшькә кадәр:
1 нче урында — Вилданов Илназ — 22нче мәктәп, 10 А сыйныф укучысы
2 нче урында — Орлов Алексей — Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы (1нче курс);
2 нче урында — Башмакова Карина — Октябрьский нефть колледжы, (1нче курс);
3 нче урында — Галләмова Лия — «2нче гимназия» укучысы;
3 нче урында — Шакиров Вадим — 22 мәктәп, 7 Б сыйныф укучысы.
18 яшьтән өлкәнрәкләр:
1нче урында — Вноровская Ольга Сергеевна — 26нчы «Почемучка» балалар бакчасы тәрбиячесе;
2нче урында — Захарова Наталья Евгеньевна — 9нчы китапханәнең әйдәүче китапханәчесе;
3нче урында — Бычкова Светлана Васильевна — 34нче «Радуга» балалар бакчасы тәрбиячесе;
Шулай ук 20нче «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе
Габидуллина Альбина Илгис кызына махсус бүләк тапшырылды.
Бәйгедә катнашучыларның иң кечкенәсе һәм иң өлкәне дә билгеләнде. Иң кечкенә катнашучы 4 яшьлек Вирджиния Әхмәтшина 20нче балалар бакчасыннан, ә иң өлкәне 70 яшьлек Надежда Рәхим кызы Щукарева булды. Алар да китап һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Игътибар иткәнсездер, шәһәр мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының барысы да актив катнашты дип әйтеп булмый. Мәктәпләр арасында 22нче, 20нче, 12нче, 10нчы, 18нче, 9нчы, 8нче, 15нче, 2нче гимназия укучылары, ә тәрбияләнүчеләр 9нчы, 34нче, 15нче, 27нче, 20нче, 14нче бакчалардан катнашты. Милли мәктәпләребездән — 4нче гимназия, 11нче гимназия укучыларының саф башкорт һәм татар телендә шигырь ятлауларын тыңлыйсы килгән иде дә... 2019 елдагы бәйгегә әзерләнә алар, күрәсең. Ярар, без көтәргә әзер.

Ю. Дәүләтбаева, автор фотолары.

Читайте нас: