Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
23 август 2018, 13:32

«Балалар әдибе чын мәгънәсендә бәйрәм булырга тиешле!»

Яшерен-батырын түгел, әлеге чорда балалар өчен язучыларны (яхшы язучыларны!) бармак белән генә санарлык.

Яшерен-батырын түгел, әлеге чорда балалар өчен язучыларны (яхшы язучыларны!) бармак белән генә санарлык.
Кече аудитория карамагына тәкъдим ителгән, бүгенгәчә яратып, кызыксынып каралган нәфис фильмнар, әкиятләр, мультиклар да күпчелек элекке еллардагылардан. Әлегеләренә килгәндә... Кызганып та куясың кайчак замана кыз-малайларын. Әллә ниткән шыксыз, тузга язмаган чит ил «мультик»лары белән хушланырга да мәҗбүр ич алар...
Шушы көннәрдә балалар әдәбияты зур югалту кичерде. Эдуард Успенский 80 яшендә вафат булды. Совет һәм Русия язучысы, драматург, телевизион алып баручы, сценарийлар, күпсанлы балалар әсәрләре авторы. Мәңге яшь, шул ук вакытта олпат-җитди крокодил Гена, сабыйларча эчкерсез-беркатлы Чебурашка, астыртын Шапокляк карчык; Простоквашин авылында мәш килеп дөнья көтүче дядя Федор, мәче Матроскин, маэмай Шарик, почтальон Печкин... Исемлекне дәвам итү кирәк микән? Ничәмә-ничә буын кыз-малайларының, төрле яшь-һөнәр вәкилләренең яраткан, тәмам гаилә әгъзаларына әверелгән геройлары ич алар! Өстәвенә «Тыныч йокы, балалар!», «АБВГДейка», «Радионяня», «Безнең гаваньга корабльләр керә» кебек онытылмас тапшыруларның төп оештыручысы да ул. Үзе үк сабыйларча самими, бар нәрсәгә сокланып караучан, һәрчак гаделлеккә омтылучан әдип бихисап укучылары, тамашачылары сөюенә лаек була. Күпсанлы дәүләт бүләкләре дә читләтми аны. Шуларның иң мөһиме — 2010 елда тапшырылган К. Чуковский исемендәге премиядер, мөгаен.
Яшь әдәбият дуслары — ифрат таләпчән, сизгер аудитория. Аз гына ясалмалыкны да шунда ук тоеп алучаннар. Эдуард Успенский әсәрләренең уңышы нидә икән соң? Балалар белән һәрдаим бер дулкында булуындадыр. Успенский, яңа әсәрләрен укучы хөкеменә чыгарыр алдыннан, гадәттә балалар бакчаларына юнәлә. Әкият-хикәятләрен шәхсән үзе укып ишеттерә. Бер үк вакытта игътибарлап күзәтә: ни рәвешле кабул итәр икән бәләкәчләр аның язмаларын?.. Бер ише «почтык борыны» аякларын селкетә башладымы? Аңа бүтәннәре дә иярдеме. Әһә, димәк, боларга кызык түгел, яңабаштан «сызгаларга» кирәк. Дөньяларын онытып тыңлыйлар, рәхәтләнеп көлешәләр, шаяралармы? Язганны шул килеш калдырырга ярый, дигән сүз...
Әйе, әдипнең чын-чынлап балаларның якын дустына әверелүе гаҗәп түгел. Яшь укучылары, тәнкыйтьчеләре белән һәрвакыт җитди киңәшләшә, фикер алыша ул. Хәтта ки курку хисеннән, төрле уйдырмаларга ышанудан арындыру максатында, берзаман малай-кызларга мөрәҗәгать итә: «Нидән өркәсез, шул хакта миңа язып җибәрегез». Хатлар бихисап килә. Нәтиҗәдә «Кызыл кул, кара җәймә, яшел бармаклар» исемендә повесть дөнья күрә. Бик күп бала-чагага психологик ярдәм сыйфатында да хезмәт итә ул.
... Нишлисең, каты авыру ифрат сирәк очрый торган сәләт иясен дә, кабатланмас иҗатчыны да аямый. Вакыты җиттеме, үзенә буйсынырга мәҗбүр итә. Ахыргача чын батырларча кыю көрәшә каһәрле сырхау белән яраткан әкият геройларыбызның кадерле-газиз «әтиләре». Тик гелән әкияттәгечә булмый шул. Август аенда мәңгелеккә күзләрен йома автор... Әмма аның тылсымлы иҗаты нәтиҗәсендә тормышыбызга «үтеп кергән» Крокодил Гена, Чебурашка, Простоквашинда гомер кичерүчеләр, шук-наян Вера һәм Анфисалар, ачык авыз Пластилин Карга, адым саен тозак корып маташучы Убырлы Карчык һәм башкалар һаман да янәшәдә генә. Әдип мавыктыргыч әсәрләрендә, балаларыдай якын күргән китап-мультик персонажларында яшәвен дәвам итә. Тыныч йоклагыз, Эдуард Николаевич. Сез һәрчак Әдәбият сөюче дусларыгыз күңелендә, йөрәк түрендә, тибешендә. Чын мәгәр...

С. ГАРИФУЛЛИНА.


Читайте нас: