Ни өчендер базарда башкаларга караганда озаграк йөргән, кемнедер көткән сыман иде. Бервакыт Нәгыймә янында озагракка тукталды ул. Үзе турында сөйләп бирде. Мыскыллап көләргә дә күп сорамаган Адәм балаларыннан сак булырга тырыша иде бугай үзе. Карап торуга ук бик сабыр, тыйнак кешегә охшаган. Теләсә кемгә күңел сандыгын ачып сала торганнардан түгел. Ә Нәгыймәне ул никтер якын итте. Әллә кайдан елмаеп сәламли, хәлләрен сораша иде. «Аллага шөкер, Вәсим абзый, менә Ришатым белән төштек әле базарга. Бар нәрсәне дә ашап бетәрлек түгел ич, үстерәбез, үрчетәбез дә, артып та кала. Балаларның үз дөньясы, алар да авылда гомер итә», — дия иде Нәгыймә аның хәл белешүләренә.
— Алыйм әле, авыл каймагы да, сөт-катык та ярата карчыгым, — дип, матур итеп, безнең якка бөтенләй хас булмаганча, кайбер авазларны нечкәртеп — ахры, мишәрчә, сөйләнә-сөйләнә, аркасына аскан биштәрен азык-төлек белән тутырыр иде, аннан акрын гына атлап, кайтып китәр иде үзе.
... Сөйләве буенча, Вәсим бабай үзе Татарстанның Нурлат районыннан. Сугыш башланганда аңа унбер генә яшь була. Башта әтисенең фронтта үлгән хәбәре килә, шул кайгыдан әнисе урын өстенә ава, күп тә үтми, үлеп тә китә. Вафат булыр алдыннан ул якын танышларына әйтеп калдыра: «Улымны балалар йортына тапшырмагыз. Башкортстанда бертуган апам яши, шунда җибәрергә әмәлен табарга тырышыгыз, зинһар». Ничек кирәк алай озаталар унөче дә тулмаган Вәсимне. Кайда поездга эләгә, кайда җәяү. Ничә генә тапкыр поездларда тикшерү вакытында тотылмый кала «качкын». Сугыш вакыты бит! Хәзерге заман булса, бик тиз эләктерерләр һәм тиешле җиргә тапшырырлар иде. Мең бәла белән барып җитә ул туганнарына. Үзенең өч баласы булса да, бердәнбер сеңелесенең улын канат астына ала апасы. Шулай итеп, Вәсимгә башкортлашып беткән татарлар арасында гомер кичерергә туры килә. Ләкин туган төбәгенең бер үзенчәлекле ягын үзендә саклый ул: сөйләшүе ата-бабача, мишәрләрчә кала. Яшәү дәверендә үз ягына әллә ничә тапкыр кайтып әйләнсә дә, үз улы сыман тәрбияләгән Мөнәвәрә апасын ташлап китми. Үзе дә бу як кызына өйләнеп, тормыш көтә башлый. Гомер буе машина йөртә. Эштә яхшы шофер, йортта үрнәкле ир һәм ата була.
... Сөйләгән чакта Вәсим абзыйның күзләре чыланганын күрде Нәгыймә. Үз гомерен барлап чыкканда гаятъ моңсу булып киткәндер аңа. «Унбер ел карчыгымны карадым. Башына кан савып, йөгереп йөргән җиреннән егылды да башкача тора алмады мескенем. Бала караган кебек карадым үзен», — диде Вәсим абый.
Моңардан соң бер сагышланып кына йөргәндә әйтеп китте: карчыгын җирләгән икән. Бөтенләй ябыгып, кечерәеп калган сыман булды шуннан соң. Адәм баласы шулай инде, якын кешесен югалтса, аны бик юксына, бу хәсрәтне авыр кичерә. Тагын бер базарга килүендә Нәгыймәгә беркемгә дә чишмәгән серен ачты Вәсим абзый. «Берүк кешегә сөйләмә, кызым, яхшы түгел, көләрләр карт кешедән», — диде үзе, ярым пышылдап.
«Юк, бабай, курыкма, сереңне саклармын», — диде Нәгыймә, аптырашта калып.
«Бер ханымга гашыйк мин күптәннән. Монда еш очратам аны. Читтән генә күзәтәм. Үзе берни белми бу турыда. Мин борчып йөрмим. Ерактан гына карап торсам да, күңелем була». «Кем соң ул, абый?». «Юк, кызым, анысын инде мин сиңа әйтмәм. Сөйләмәсеңне дә беләм, ә шулай да кыенсынам»...
... Мәхәббәтнең дә күңел төбенә яшеренгәне, кадерләп сакланганы була икән. Бу хакта берәү дә белмәсен, берүк ишетмәсен. Сер итеп ул аны Нәгыймәгә сөйләде. Ни өчен икәнен ул соңыннан гына аңлады бугай: аның өчен борчылганыңны, ихластан сөйләшкәнеңне акыллы кеше дөп-дөрес аңлап ала
шул. Әле синең дустың булмаса да, ышанып сөйли ул серне. Ә чишкәч, үзе дә тынычланып калган кебек була. Җиңелрәк буламы, онытылып торамы... Кайбер сүзне бит дустыңа да сөйләп булмый кайчагында. Үзеңдә генә тотсаң да, читен, ахирәтеңә ишеттерсәң дә куркыныч. Сер капчыгы тишелер дә, оятка калырсың төсле...
Ә хәзер шул кеше әллә кайда юк булды. Бары тик берничә көннән генә аны олы яшьтәге бер ханым эзләп тапты. Бабайның кызы икән, чирләп ятканда әйтеп калдырган. «Минем белән берни булса, шундый-шундый хатынны эзләп тап» дигән. Иртән базарга барырга җыенганда кинәт кенә, йөрәге авыртып, урын өстенә ауган. Атна дигәндә җан биргән.
Шул көнне әллә ничек күңелсез булып, базар эче бушап калган кебек тоелды Нәгыймәгә. Якын дустын, сердәшен мәңгегә югалткандагы кебек. Көне буе сагышланып йөрде. Бакчасында шау чәчкәгә төренеп утырган алмагачлар, чияләр дә ап-ак чәчле Вәсим бабайны хәтерләтте. Моңланып, алар тирәсендә йөргәндә ниндидер шыбыр-шыбыр тавыш ишеткәндәй булды. Алар да иң газиз, иң тирән яшеренгән серләрен сөйлидер кебек. Без бит, кешеләр, ни өчен агачлар чәчкә атканда гына ел саен салкын була дип баш ватабыз. Галимнәр моны төрлечә фаразласа да, табигатьнең әле кешеләргә әйтеп бирә алмаган үз җавабы, үз сере бар төсле...