Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
31 Май 2018, 18:29

Балаларны саклау көне

Иң кадерле кеше — бала, Ул лаек зур бәхеткә. Бер гөнаһсыз җиргә туа, Мохтаҗ булып ярдәмгә.

Балаларны саклау көне
Иң кадерле кеше — бала,
Ул лаек зур бәхеткә.
Бер гөнаһсыз җиргә туа,
Мохтаҗ булып ярдәмгә.
Балаларны саклау көне
Әйләнә зур бәйрәмгә.
Сабыйлар туа бу җиргә
Бәхет белән яшәргә.
Ата-анадан тора
Матур киләчәк алда.
Тигез гаиләләр генә
Тулы бәхеткә ия.
Балаларны саклау көне
Искәртә бүген безне.
Алда матур киләчәкне
Алар дәвам итүче.


Т. ХӘБИРОВ.


Бәхете куандырсын
(Эмилия оныгыма)
«Аппаккаем, йомшаккаем,
Бәбкәем», — ди әнкәсе,
«Матуркаем, кызым минем,
Алтыным», — ди әткәсе.
Кайдан алган икән сабый
Сихри, җылы матурлык?
Гөлләр кебек күз тимәсен,
Карап кына торырлык!
Эшчән булсын, юмарт булсын,
Акыллы, зирәк булсын,
Шаян булсын, таза булсын,
Бәхете куандырсын.
Алан күрке, бер ямь өстәп,
Калкып чыккан ул чәчәк,
Телим серле шул чәчәккә
Шатлык тулы киләчәк!

А. МИҢЛЕГАЛИНА.
Читайте нас: