Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
24 Май 2018, 16:19

Соңгы кыңгырау күңелдә

Соңгы кыңгырау кеше хәтерендә Истәлеккә кала гомергә. Зур тормышка озатканга бәлки Мәңге яши безнең күңелдә.

Соңгы кыңгырау күңелдә
Соңгы кыңгырау кеше хәтерендә
Истәлеккә кала гомергә.
Зур тормышка озатканга бәлки
Мәңге яши безнең күңелдә.
Алда көтә тормыш диңгезе
Төрле якка илткән кешене.
Бар да бәйле сыман максатка,
Йөзә көймә ишкән ягына.
Каршылыклар бик күп тормышта,
Дулкын кебек йөзәсе суда.
Кемгә уңай, кемгә карыша,
Бәйле шуңа тик тырышлыкка.
Соңгы кыңгырау яңгырый колакта
Мәктәп чорын искә алганда.
Балачаклар калса да артта,
Изге хисләр мәңге саклана.


Т. ХӘБИРОВ.


Туган җирем
Болыннарың, кырларың,
Чылтырап аккан суларың.
Талларыңа кунып сайрый
Иртә-кичен кошларың.
Кызарып кояш чыкканда
Күбәләкләр болында.
Күңел тула моңнарга
Ләйсән яңгыр яуганда.
Болыннарга чыгып йөрим,
Матур чәчәкләр өзәм.
Туган җирем матурлыгын
Төшләремдә дә күрәм.

Ә. ЗИННУРОВА.


Ышанабыз
Гөмер көзләремә аяк баскач,
Төрле уйлар мине бораулый.
Минем оныкларым куярлармы
«Картатам кем?», — дигән сорауны.
Әби-бабаларын искә алып,
Укытырмы алар Коръәнен.
Озак тотарлармы башларында
Безнең ярдәм белән кергәнен.
Ышанабыз инде, тырышабыз
Әйткән сүзләр калсын истә дип.
Чөнки безнең әби-бабайлар да
Картайсак та һәрчак истә бит.

Ф. ХӘЙРУЛЛИН.

Читайте нас: