Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
7 Май 2018, 17:01

Сездән үрнәк алып

Шәһәр халкы төрле бистәләрдән Ленин мәйданына агыла. Җиңү көне бүген, Бөек бәйрәм, Һәрбер гаиләгә дә кагыла.

Сездән үрнәк алып
Шәһәр халкы төрле бистәләрдән
Ленин мәйданына агыла.
Җиңү көне бүген, Бөек бәйрәм,
Һәрбер гаиләгә дә кагыла.
Иң зур бәйрәм бүген илебездә,
Шәһәрләрдә, авыл өендә.
Кырык бишнең тугызынчы мае
Исәннәрнең һәрчак уенда.
Бөтен Җир шарында бәйрәм бүген,
Безнең шәһәрдә дә тантана.
Болытлардан үксеп яңгыр ява,
Ә күзләрдән шатлык яше тама.
Сүнмәс утка, солдат һәйкәленә
Чәчкә сала бабай, әбиләр.
Чәчкә тоткан кулын алга суза
Ана кочагында сабыйлар.
Мин дә салдым уттай ал чәчәкләр,
Башып иеп тордым уйланып.
Ә билгесез солдат миңа карап,
Киткән сыман булды уянып...
Яугир ветераннар, тыловиклар,
Вафатлар һәм бүген исәннәр!
Рәхмәтлебез, сездән үрнәк алып,
Яшь батырлар илдә үсәрләр.
... Мин инандым моңа тагын бер кат,
Бердәм булсак, барсын җиңәрбез!


Т. ИДРИСОВ.


Һәйкәл янында
Солдат уйга баткан постаментта,
Кайда йөри икән уйлары?
Яу кырында калган дуслар янындамы,
Исәннәрнең килүен көтәме?
Ветераннар саны кими ел да,
Күбрәк килә яшьләр «кортежы».
Яшь буынны солдат уйга сала,
Теләмиләр кабат сугышны.
... Кышын, җәен солдат тирән уйда,
Кызуда һәм салкын буранда.
Алдында тик янган учак кына
Сөйләшкәндәй җилгә чайкала...

Т. ХӘБИРОВ.


Ветераннарга
Якынлашкан саен Җиңү көне,
Сыкрап, ярсып типкән — йөрәктер,
Сугыш юллары ерак калса да,
Истә тоту һәрчак кирәктер.
Еллар узган саен сирәгәя,
Азая сафта ветераннар,
Вакытыннан алда картаерга,
Сәбәпче бит теге тираннар.
Үткән сугышлардан сабак алып,
Хөрмәтләп ата-бабаларны,
Саулык теләп, илгә терәк итеп,
Үстерик газиз балаларны.
Нигә кайчак кешеләр бер-берсен,
Аңламый карыйлар хәйләкәр...
Онытмыйкчы яуда үлгәннәрне —
«Без исән!» — дип дәшә һәйкәлләр.
Җылы караш, рәхмәт сүзе җитә,
Ветеранга кирәкмидер дан,
Җир йөзен яшәртсен сабыйлар дип,
Геройлар кызганмый түккән кан.
Котлап Сезне Җиңү көне белән
Баш иябез горур солдатлар,
Ышанабыз, батырлыкны сездәй,
Яшь буын курыкмый кабатлар.

А. МИҢЛЕГАЛИНА.
Читайте нас: