Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
28 апрель 2018, 16:41

Мәңгелек табышмактыр син, Тукаебыз...

Ник алай дип яздым соң әле? Үзеннән-үзе килде күңелгә әлеге юллар. Ә бит төптәнрәк фикерләсәң, Габдулла Тукайның тормыш-иҗат сәхифәсе һаман булса җавап урынына күбрәк сорау тудыра.

Ник алай дип яздым соң әле? Үзеннән-үзе килде күңелгә әлеге юллар. Ә бит төптәнрәк фикерләсәң, Габдулла Тукайның тормыш-иҗат сәхифәсе һаман булса җавап урынына күбрәк сорау тудыра.
Кыска гына гомере эченә ничек сыйды икән шул хәтле дә әдәби-фәлсәфи мирас. Татарлыга искитмәле бүләк ясаган Тәкъдир дигәнең. Пушкин-Лермонтовлар белән беррәттән торырдай шәхес дөньяга килсен әле! «Безнең Тукаебыз!», дип инде ничәнче буын милләттәшебез чиксез горурлык хисе кичерә. Ерак төбәкләрдә яшәгән якташлар да искәрмә түгел. Киресенчә, шагыйрь истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән шактый тырышлык куя алар. «Күптән түгел Мәскәү, Питерга эш буенча барган идем, — дип бүлешә
бер танышым. — Сөенеп кайттым. Тукайны беләләр, хөрмәт итәләр. Үземә дә китапларда, интернетта эзләнергә, шагыйрь турында күбрәк белешмә җыярга кирәк, дигән уйга килдем». Әйе, еллар узган саен халкыбызның даһи улы язмышына кызыксыну арта гына бара. Яңадан-яңа мәгълүматлар да табыла тора. Могҗиза түгелмени бу?!


«Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә

Татар күңле ниләр сизгәнен»
Елның елында шигърият сөючеләр, бөек әдипне искә алу максатында, бергә җыела, хисләрен үлемсез әсәрләр аша чагылдыру ихтималлыгына ия була. Менә бүген дә. «Илһам» клубы әгъзалары Тукайга багышланган чара уздырырга ният итте. Һәркем йөрәк түрендәгесен әйтеп калырга омтылды. Рәзинә Сабирова, Риканс Гыйлемҗановлар Тукайга кагылышлы шактый бай, фәһемле мәгълүмат белән таныштырды. Татар дөньясы күгендә якты йолдыздай балкыган кабатланмас иҗат иясен башка ил-милләт вәкилләре дә ихтирамлый. «Төркиядә, мәсәлән, Тукайга арналган чаралар даими уздырыла, — ди Рәзинә ханым. Алай гына да түгел, «Тукай иҗаты төрки телләрне берләштерә», диелә андагы матбугатта». Риканс әфәнде исә мәшһүр әдипнең безнең төбәккә бәйле язмыш сәхифәсенә тукталды. Мәгълүм ки, шагыйрь атаклы язучы, якташыбыз Мәҗит Гафури белән дә очрашу форсатына ирешкән. «Ике даһи бергә тасвирланган сурәт тә моңа шаһит», ди Р. Гыйлемҗанов.
Тукай кичәсе үзеннән-үзе балачактан якын, кадерле шигъри әсәрләр укуга күчә. Хәер, байтак шигырьләрне яттан хәтерли әдәбият сөючеләр. Күңелгә сеңеп, йөрәк түренә уелып калган ич ул җырлы-көйле юллар. Ни гаҗәп, балалар өчен язылган Тукай әсәрләре төрле тел вәкилләренә бердәй аңлаешлы, газиз. Хәтта ки тәрҗемә хәлендә дә. «Кытай дәреслекләренә «Эшкә өндәү» шигыре кертелгән икән, — ди Гөлчәчәк Габдуллина. — Ә инде интернетта бөтенләй искитмәле белешмәгә тап буласың: «Тукай — Кытайның бөек шагыйре». Димәк, теләсә кайсы халык әдәбиятында, сәнгатендә лаеклы урын алырдай ул безнең Милләт горурлыгыбыз!

«Максут җитәр...»
Әлеге фикерне җөпләгәндәй, Земфира Садыйкова башкаруында әдипнең урысчага тәрҗемә ителгән бер шәлкем шигырьләре яңгырый. Милли аһәң барыбер да саклана ул әсәрләрдә. Тәрҗемәчене дә әсир итә ахры Тукай иҗатының сихри тылсымы...
«Илһам» клубы вәкилләре — Р. Сабирова, Р. Гыйлемҗанов, Т. Хәбиров шагыйрьгә арналган әсәрләрен дә укып ишеттерде. Арытаба Тукай шигырьләренә язылган берсеннән-берсе моңлы җырлар агылды. Рәзинә ханым, Зәбир Шакиров ишеттерде аларны. Тын да алмый тыңлады залдагылар. Ә инде мәңгелек, үлемсез, чын-чынлап татарлы гимнына әверелгән «Туган тел»не һәммәсе аягурә басып яңгыратты. Агымдагы ел — Гаилә елы. Ә ана теленә мәхәббәт фәкать гаиләдә тәрбияләнә. Нәкъ шул хакта кисәтә кебек бүген дә шигьри юллар. «Мин татарча анламим», дип масаю катыш белдерүче «милләттәшләр» сафы сирәгәйсә иде бер заман... Хәер, өметне өзмик. Килер, мотлак килер ул илаһи мәлләр. «Максут җитәр: бара торгач — юл кыскарыр; Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр». Хак, мең кат хаклы Тукаебыз!
С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотосы.

Читайте нас: