Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
28 апрель 2018, 13:52

Җиләкле җәй — бүләккә!

Әнкәем син минем — бәхет гөлем, Җир йөзенең серле чәчәге, Кояшлы көн, күбәләкле болын, Гөлбакчаның гүзәл бизәге.

Җиләкле җәй — бүләккә!
Әнкәем син минем — бәхет гөлем,
Җир йөзенең серле чәчәге,
Кояшлы көн, күбәләкле болын,
Гөлбакчаның гүзәл бизәге.
Баштан сыйпап йомшак кулың белән
Салкыннарда җылы өрәсең,
Гомерең буе балаларым дип,
Саклап-яклап, назлап сөясең.
Тазалыкның телим иң ныклысын,
Яз сулышын кушам теләккә,
Көмеш чәчләреңнән көз сыйпаса,
Җиләкле җәй — миннән бүләккә!
Кошкайларың очсын сайрап-сайрап,
Һәр көнеңне төреп җырларга,
Көчең булсын Уралтауга менеп,
Колач җәеп, йолдыз җыярга.



Мин — бәхетле!
Аяз күктә нурлар чәчеп,
Кояш балкып янса,
Кирәк чакта йомшак яңгыр
Сибәләп торса —
Мин — бәхетле!
Ак каеннар шаулап-шаулап
Язын яфрак ярса,
Кышларын күбәләк карлар
Очып уйнаса —
Мин — бәхетле!
Көзен кырда арыш-бодай
Өлгереп тирбәлсә,
Ал җәйләрдә эре җиләк
Кызарып пешсә —
Мин — бәхетле!
Хәл сорап, ярдәмләшерлек
Якын дустың булса,
Илләр тыныч, имин булып
Гел алга барса —
Мин — бәхетле!
Исән-сау булып балалар
Кунакка килсә,
Оныклар «нәнәй-нәнәй» дип
Тирәләп йөрсә —
Мин — бәхетле!
Бәхетледән бәхетлерәк
Курыкмыйча әйтәм,
Һәрчак янымда булганда
Газиз кешем — Әнкәм!

А. МИҢЛЕГАЛИНА.


Истә тотыйк
Ничек соң без яшибез
Җай барганда эшебез.
Ярдәмгә мохтаҗ түгелме
Берәр якын кешебез?
Шушы хакта уйлый белә
Авырлыкларны күргән,
Язмышның шаянлыкларын
Үз башыннан үткәргән.
Якыннары ерагая
Табынганның табышка.
Кем үзенә кулын сузар
Калган чакта сагышка.
Беркем үзе белән алмый
Гомер буе җыйганын.
Сине матур уйлар белән
Искә алсын туганың.


Хәтер китабым
Хәтер дигән калын китабымның
Тузаннарын кагып актарам,
Шулкадәр күп тарих сыйдырган ул
Хәтта кайчак калам аптырап.
Ни генә юк аның битләрендә
Балачактан бар да теркәлгән,
Искә төшерәсе килмәгәне
Язу түгел, төртке төртелгән.
Китапта язылган күп нәрсәгә
Килә һәрчак кире кайтасы.
Күңелне тырнаган мизгелләрен
Килә аннан йолкып атасы.
Хәтер китабыннан югалмый шул
Син яшәгән һәм син кичергән.
Кайчан юлың упкыннарга илткән,
Кайчан бәхетеннән исергән.
... Рәхмәт, Ходай, хаталардан саклап
Шушы көннәргәчә китергән!

Ф. ХӘЙРУЛЛИН.
Читайте нас: