Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
23 апрель 2018, 18:25

Тукайга багышлап

Тәүге тапкыр яланаяк белән Туган җиргә аяк басылган. Тукай шигырьләр җитәкләгән, Тукай белән телем ачылган.

Тукай белән телем ачылган
Тәүге тапкыр яланаяк белән
Туган җиргә аяк басылган.
Тукай шигырьләр җитәкләгән,
Тукай белән телем ачылган.
Күңел гөлем итеп саклыймын
Тукай телен, туган телемне.
Телдән башка яшәү —
яшәү түгел,
Сөеп булмый туган илеңне.
Ана телдә укыйм, язам, җырлыйм,
Туган телдә туа уйларым.
Тукай теле саклап калды безгә
Халкыбызның үлмәс җырларын.
Ана сөте белән шигырьләре
Урын алды күңел түрендә.
Тамырланып үсте йөрәкләрдә,
Үрмә гөлдәй булып үрелә.
Узды еллар, артта калды гасыр,
Үзгәрде Җир шары, замана.
Тукай яши халкы йөрәгендә,
Син бөексең, Тукай, һаман да.
Син яшисең килер буыннарда,
Туган телдә, туган җиреңдә.
Сүнмәс йолдыз булып син балкыйсың
Шигъриятнең аяз күгендә.



Без эзлибез Тукай эзләрен
Сабый Апуш иңнәренә төшкән
Ятимлекнең барлык ачысы.
Яшьли генә гомеркәен өзгән
Язмышының усал кайчысы.
Ялгыз аккош кебек талпынган ул,
Сынган канатларын талдырып.
Үкенечкә, иртә китеп барган
Фани дөньяларны калдырып.
Гасыр эшләр эшне башкарган ул
Кыска гына гомер эчендә.
Төнге йокыларын йокламыйча,
Җәлләмичә вакыт, көчен дә.
Сикәлтәле тормыш юлларында
Без эзлибез Тукай эзләрен.
Ул калдырды безгә изге мирас,
Кабатлыйбыз аның сүзләрен.
Бик күпләрнең күзе йомылгач та
Җирдә салган эзе югала.
Тукай кебек бик сирәкләр генә
Үлемсезлегенә юл ала.

Т. ИДРИСОВ.


Татарны данлаучы ул...
Татар теле бәйле Тукайга
Булганга ул аны зурлаучы.
Арабызда инде булмаса да ул,
Яши җирдә, яшәгәч халкы.
Татар халкы озак гасырлар
Хәтерендә саклый үткәнен.
Әдәбияты барга — киләчәге бар,
Шуңа да ул югалтмый телен.
Тукай — татар халык шагыйре,
Фикер иткән төрле яклап та.
Гадел булган аның күңеле,
Бәһалый алган үзенең телен.
Халык туган телен саклаган,
Саклый динен, гореф-гадәтен.
Шуңа хөрмәтли бөек Тукаен,
Данлаганга татарның үзен.
Тәрҗемә итеп төрле телләргә
Иҗат көче аның киңәя.
Туган теле изге кешегә,
Тукай яшәр шуңа мәңгегә.
Дөньяга таныш татар милләте
Тукай кебек шәхесләр барда.
Мәдәнияттә — тәрбия эше артса,
Югарырак күтәрер тагы да.

Т. ХӘБИРОВ.


Баш иям Тукайга
Җен-пәриле, Шүрәлеле
Һәм убырлы урманнар.
Әйтерсең лә мин үскәнне
Көтеп кенә торганнар.
Алып бардың да ияртеп
Шундый сихри урманга,
Якшылыкны, яманлыкны
Аера алмый торганда.
Өйрәттең туган тел белән
Нәрсә яхшы, ни яман...
... Су анасы куар төсле,
Шуклык эшләсәң һаман.
Иң мөкатдәс нәрсә — эш, диеп,
Күңелгә алдым отып,
Ялкаулансам, кыйнар төсле
Шүрәлеләре тотып.
Беркая да «Китмибез!» дип,
Чит җирләр, дип, кирәкми,
Гомерлеккә бәйләп куйдың
Туган җиргә йөрәкне.
Сорасалар: «Иң беренче
Укытучың кем, кайда?»
Кичерегез остазларым,
Баш иям мин Тукайга.

З. САФИНА.
Читайте нас: