Мәктәпләрдә озакламый ата-аналар җыелышлары үтәчәк һәм анда балага укырга туган телнең кайсын сайларга кирәклеген хәл итәчәкләр.
Бала нинди телне туган тел дип кабул итә? Моны сайлауга закон буенча ата-аналар гына хокуклы. Барлык ата-аналар да дөрес карарга килерме, туган телләребезнең язмышы арытаба ничек хәл ителер, берничә елдан милли телләребезне ни көтә, шушы сораулар бүген бездән башка тагы кемнәрне борчый икән?
Балаларыбыз акыллы, без, ата-аналар, аларны үзебез бозабыз, аларга укырга җиңел булсын дип, урысча гына укыту яклыбыз. Я әйтеп карагыз, кайсыгыз баланың үзеннән сорап, аның фикере белән килеште. Беребез дә сорамадык. 100 процент бала туган телен өйрәнүгә каршыдыр дип уйламыйм. Бала туган телен укымауны әти-әнисе басымы астында гына сайламаска мөмкин. Әмма кем сораган әле ул баладан кайсы телне туган телең дип саныйсың, дип. Кем аның фикерен өйрәнгән дә, кем аңа аңлаткан... Әйе, беркем дә аңлатмаган, өйрәтмәгән һәм өйрәтергә теләми дә.
Гадәттә күпчелек олыларның моңа игътибар бирергә вакыты юк. Беренче чиратта ата-аналар үзләре һәм балалары турында уйласын иде. Баланың берничә тел белүе аның үсеш дәрәҗәсен генә күтәрә. Бу дөнья галимнәре тарафыннан расланган, дәлилләр белән китерелгән. Хәтта укытучылар да берничә тел белгән баланың бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак тапшырганын билгели. Кемдер сәнгать юлыннан китәргә уйласа, милли телне белмәсә, үзебезнең татар-башкорт җырчысы яки актеры булалмаячак, димәк. Шул ук юрист яки башка һөнәрне сайласа да, күпчелек халык сөйләшкән телне белергә кирәк.
Үземнән чыгып шуны әйтәсем килә, берничә тел белүем тормышта һич комачау тудырмады, ә киресенчә, ярдәм итте генә. Мактанып әйтмим, татар, урыс, башкорт телләрен камил беләм, ә немец, гарәп телләрендә укый-яза алам, тәрҗемә итәм. Суд, нотариус, тикшерүчеләр эш алып барганда минем ярдәмгә мохтаҗ була, чөнки милли телләрне аңлаучы белгечләр юк диярлек.
90нчы еллар башында шактый күп эш башкарылды кебек — милли мәктәпләр, балалар бакчаларында милли төркемнәр ачылды, телгә игътибар артты, киләчәккә өмет белән карарга нигезләр барлыкка килгән иде. Әмма, ни кызганыч, тормыш үзгәргән кебек, җәмгыятьтә милли телләргә караш та тискәре якка үзгәрде. Дөнья куабыз, матди проблемаларны хәл итәбез — нәтиҗәдә тел мәсьәләсе икенче планга күчте. Без сезнең белән берничә хакыйкәтьне аңларга тиеш.
Беренчедән, тел — халкыбызның зур казанышы һәм байлыгы ки, без аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак. Ул югалса, без аны яңадан тергезә һәм терелтә алмаячакбыз. Икенчедән, татар теле татардан башка беркемгә дә кирәк түгел. Татар теленең бетүе татарны гына борчый. Аны саклап калу, үстерү башка халыкларны һәм дәүләтне бөтенләй кызыксындырмый. Телебезне саклап калу бары тик татар халкының эше. Бүгенге әби-бабаларыбыз да оныкларын интектермик дип, телләрен вата-җимерә урысча сөйләшә бит. Кичәге авыл малайлары-кызлары бүген болай дип фикер йөртә: «Үзебез урысча белмәгәннән җәфаландык, оныклар рәхәтләнеп урысчага гына өйрәнсен әле» — дия, шулай бит! Мондый карашлы абыйлар һәм апалар безнең шәһәрдә аз түгел дип беләм. Каян килеп чыккан соң мондый караш?
Беренчедән, фикер тарлыгыннан. Үзе авылда үсеп, татарча сөйләшкән кеше, шәһәргә күчкәч, чыннан да, кайвакыт җайсызлык кичерә. Бер авылдашыбыз Фәрит абый болай дигән иде: «Октябрьский — ул бит бер зур вокзал кебек, Шаран, Бакалы, Ярмәкәй районнары авылларыннан килгән халыкны сыендырган үзенә, ял көннәрендә карасаң, шәһәр бушап калгандай, барысы авылына кайтып китә». Ә ник урысча сөйләшә соң ул халык? «Ничек инде — шәһәр кешесе урысча сөйләшергә тиеш бит! Ә мин «авыл диванасы» булып чыгаммы? Юк инде, мин балама «затлы» исем кушам, аның белән вата-җимерә урысча сөйләшәм дә, нәтиҗәдә, минем балам да «городской» булачак, дип фикер йөртә күбесе. Шулай бит? Бер гади нәрсәне аңламый ул: аның баласы яки оныгы бөтенләй башка тел шартларында тәрбияләнә. Шәһәрдә үскәндә, ул, телиме-теләмиме, урысчаны табигый рәвештә үзләштерәчәк. Бу шартларда, киресенчә, тырышып, максатчан рәвештә баланы икетелле итеп тәрбияләргә кирәклек аның башына да сыймый.
Икенчедән, шәһәргә килеп урнашкан авыл кешесе шунысын ачык күрә: татар-башкорт теленең шәһәрдәге даирәсе бик тар. Шәһәрдә урысчаны гына белеп тә яшәп була. Милли телне саклау өчен, барыбер күпмедер дәрәҗәдә урыс теле йогынтысы белән көрәшү, көч сарыф итү мәслихәт. Ә көч-куәтне бары тик конкрет нәтиҗә яки файда китерә торган эшкә юнәлтергә кирәк. Шуңа күрә алар өчен: «Тел — ул рухи байлыгыбыз, тарихи хәтер, ата-бабаларыбыз калдырган мирас», — дип сөйләүләр, чын мәгънәсендә, буш сүз булып кала бирә. Ике тел белгән кеше, бертеллегә караганда, рухи яктан баерак, дип мең кат кабатласак та, хәзер шәһәрдә яшәүче кешеләрнең күбесе кашын да сикертмәячәк.
Мәсәлән, Октябрьскийда 33 укучы укыган бер класста 7 баланың ата-анасы туган татар телен укуны сайлаган, ә класста милли гаиләләр саны 20. Калганнар урысчаны сайлаган. Телевизордан «Голос» тапшыруын карарга яратабыз. Игътибар иткәнсездер, чыгыш ясаучы балаларның күбесе хәзер урысча түгел, ә инглизчә җырны сайлый. Ә шул ук чит илдә берәрсе урысча яки татарча җырлый, юк, әлбәттә. Сайдә Мөхәмәтҗанова дигән яшь бала татар халык җырын башкарып та әсир итте жюри әгъзаларын, тамашачыларны. Тел белүгәннән генә бер бала да уңышсызлыкка очрамый, ә киресенчә, үрләр яулый.
Кадерле укучыларыбыз! Бу уңайдан мин сезне сөйләшүгә чакырам. Кем нинди фикердә?
Телебезне саклау өчен ни эшли алабыз, ниләр кирәк, нинди чараларга мохтаҗбыз?
Фикерләрегезне рәхим итеп телефоннан да, сайт, социаль челтәрләр аша да җиткерә аласыз. Телефоннарыбыз: 5-03-26, 5-03-28.
Социаль челтәрләр:
Вконтакте: https://vk.com/id317964226,
Одноклассники: