Кемнәр генә бергә җыелмады бу көнне. Һич моңаймас, күтәренке рухлы Бремен музыкантлары да, мәңгелек гашыйклар — Ромео-Джульетта, Ассоль-Грей да. Кыю-батыр капитаннар, шөкәтсез-куркыныч пиратлар да. Барысын да бергә туплады ул чара...
«Монда кызык, күңелле!»
Дөп-дөрес, нәкъ ноктасына бастыгыз. Бөтенрусия «Китапханәләр төне — 2018» акциясе хакында сүз. Быел чагу бәйрәм «Китап тылсымы» темасы астында үткәрелде. «Китап җилкәнендә Гаилә хәзинәләре утравына»таба юлланды олысы-кечесе. Тәүдә яшь әдәбият дуслары Үзәк балалар китапханәсендә бәйрәм итте. Анда китапханәче апалар кыз-малайлар өчен мавыктыргыч сәяхәт оештырган иде. «Быелгы чара Гаилә елына багышлана, — дип ассызыклады тәбрикләү сүзендә алып баручы Любовь Позднякова. — Китапханәгә әти-әниләр, әби-бабайларның да килүе — икеләтә куаныч. Чөнки Китапка сөю хисе фәкать Гаиләдә башлангыч ала. Һәммәгез өчен күчтәнәч йөзеннән «Ералаш» балалар киножурналыннан өзекләр тәкъдим итмәкчебез». Ничәмә буын ватандашыбыз тәрбияләнгән ул искитмәле, кабатланмас «Ералаш»та, уйласаң. Онытылмас Балачак хатирәләрен уятучы киносәфәребез ул безнең...
Шунысы кызыклы, Интернет-планшет заманында «тәрбияләнгән» укучылар совет чоры тасмаларын мөкиббән, бар дөньясын онытып карый. Чын сәнгать тылсымы! Танылган балалар язучылары Н. Носов, Б. Заходер, С. Михалков әсәрләренә дә кызыксыну кимеми. Валентина Кныш таныштырган китап күргәзмәләренең берсендә лаек урын алган алар. Шул ук вакытта бүгенге көндә төрле яшьтәге балалар, үсмерләр өчен уңышлы иҗат итүче Тамара Крюкова хакында да бәянләде Валентина ханым. «Крюкова әсәрләре киштәләрдә ятмый, зур сорау белән кулланыла», дип билгеләде ул. Китап галиҗәнәпләре белән дуслыгы өзелми димәк яшь буын вәкилләренең... Бөек классиклар иҗатына да ихтыяҗ кимеми. Иван Тургенев әсәрләре буенча уздырылган викторина — моңа дәлил. Укучылар сорауларга яшен тизлегендә төгәл җавап бирә, ике уйлап та тормый. Балалар катнашлыгындагы «Сәләтләрдән салават күпере» дип исемләнгән кечкенә концерт уңай тәэссоратларны көчәйтә генә төште. Шигырьләр, табышмак, җырларны юмарт бүләк итте тамашачыларга яшь артистлар.
Арытаба инде бәйрәм кызганнан-кыза барды. Кай төбәккә юлланырга белмәссең валлаһи. Иҗади остаханәләргә ничек тукталмыйсың. «Япон җилпәзәсе», «Чәчәк атучы сакура», «Торналар кайтты»... Алыс илнең кырыс-гүзәл табигате аз гына сер пәрдәсен күтәрә сыман әлеге атамалар аша. Аеруча үз куллары белән иҗат итүгә омтылучыларга карата мәрхәмәтле ул... Нәнирәкләр, әлбәттә, «Театр студиясе»ндә мәш килә. Курчак театрында көчен сыный, әкият дөньясында гизә. «Могҗизалар бүлмәсе»ндәге эңгер-меңгер дә өркетми кечкенәләрне. Ә анда... Әллә ниткән аллы-гөлле утлар балкый, сихри көй яңгырый. «Чып-чын» принцесса гүзәлен эзләүче кыю егет маҗараларын мөкиббән китеп тыңлый әкият дуслары... Инде йомшак кәнәфиләрдә «чумып» утырудан ялкып-арып киттеңме? «Әни, әти, мин» хәрәкәтле уенына кушыл, кемузардан ярыш, елгырлыкта-җитезлектә бәхәсләш. «Оста куллар» иҗади эшләр, «Гаилә альбомы» фотосессиясе каршында хозурланып ял итеп ал. Җаның ни тели, кыскасы! Бәйрәмгә килүчеләр белән әңгәмәләшәбез. Бик тә канәгать малай-шалай, кыз-кыркын. «Монда кызык, күңелле, — дип уртаклаша 13нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Вика Осипова. — Бу китапханәгә бәләкәйдән үк йөрим. Әбием белән. Әкиятләр укырга яратам». «Мин дә, — дип кушыла сөйләшүгә 8нче мәктәп вәкиле Полина Рассохина. — Беренчедә укыйм. Монда китаплар шул хәтле күп, кайсын алырга белмәссең... Китапханәче апалар да әйбәт. Бүгенге уеннар да нык ошады». Юкка гына «Бергә безгә күңелле», дип аталмый шул бәйрәмебез!
«Төнге китапханә — тулы бер сер»
Акция арытаба Үзәк китапханә бинасында дәвамын тапты. Бирегә күпләп агылган халык тәүдә оста куллылар тарафыннан тәкъдим ителгән искитмәле эшләр белән танышты. «Яшел дөнья» клубы күргәзмәсендәге салават күпередәй җете төстәге миләүшәләр күз явын ала, башлыча гүзәл затларны әсир итә. Берьюлы әлеге гаҗәеп күркәм чәчәкләрне үстерү-үрчетү алымнары белән дә ихлас бүлеште клуб әгъзалары. Кәгазь чыбыклардан үрелгән кәрзиннәр (Динара Дудникова), бизәнү әйберләре (Елена Шакирова) тирәли дә байтак туташ-ханымнар бөтерелде. 1нче китапханә (Людмила Волкова) әзерләгән китаплар күргәзмәсе исә әлеге вакытта сирәк очраучан басма әсәрләре белән таң калдыра. «Классик әдәбият һичкайчан әһәмиятен, үзкыйммәтен югалтмый. Игътибар итегез: 1940, 50нче елларда басылган китаплар үзенә генә хас сурәтләре, гомумән бизәлеше белән аерылып тора. Чын мәгънәсендә горурлыгыбыз — бөек Толстойның 1913 елда Сытин типографиясендә басылган сайланма әсәрләре. Ә тышлыгы соң? Гел мәрмәр кебек бит!» Янә шунысы мөһим: тере риваятькә әверелгән китаплар белән беррәттән ул чорга караган көнкүреш әйберләре дә урын алган. Тарихи шаһитлар. Саксыз гына кулга тотарга да кыенсынырсың үзләрен, кисәк таралып китәрләр сыман...
... Ниһаять, төп чараны ачык дип игълан итү мәле дә якынлаша. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Наталья Скворцова барча кунакларны Китап патшалыгына сәяхәткә чакыра: «Төнге китапханә — тулы бер сер ул. Анда ни көтәсен тәгаен генә беркем белми. Хыял җилкәнендә яраткан әсәр геройларын адым саен очратырга була биредә. Төрлечә тозак корып маташучы пиратларны да... Хәер, тугры дуслар белән берлектә теләсә нинди киртәләрне дә җиңәргә мөмкин ич!» Үз нәүбәтендә китап сөючеләрне республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Чудакова да сәламли: «Китапханәләр челтәрендә хезмәт итүемә — ярты гасыр. Кешеләрнең әдәби әсәрләргә бихисап чират торган елларын да яхшы хәтерлим. Әмма ләкин бүген дә Китап көнүзәк. Ул — бер буыннан икенчесенә мирас, халкыбыз елъязмасы. Менә әле дә, тулы зал әдәбият яратучыларны күреп, шатлыклы мизгелләр кичерәм. Шәһәребез китапханәләре республикада иң яхшылардан. Монысы да зур куаныч чыганагы. Килегез, дуслар, укыгыз. Иң кадерле минутлар — кызыклы, фәһемле әсәрләр белән очрашу форсаты ул».
Әйткәндәй, шәһәр китапханәләре турында махсус басма нәшер ителгән, башка төбәкләргә дә озатылган. Хәтта ки ерак Канадада гомер кичерүче якташларыбыз да танышу ихтималлыгына ия җыентык белән. Горурланырлык сәбәп бар! Уңай дулкыннарга көйләнгән тамашачылар каршында чыгыш ясаган иҗат коллективлары («Көмеш кыллар», «Радуга», «Талларым»), ялгыз җыр башкаручы Сергей Богомолов, Регина Камаловалар шулай ук сокланулы җылы хисләр уята. Сәләтләргә ифрат бай ич төбәгебез. Чарада яшь көчләрнең актив катнашуы — икеләтә-өчләтә шатлыклы хәл. «Щелкунчик» театр студиясе, мәсәлән, гомумән шаккатыргыч сәхнә күренешләре, хыял-фантазия байлыгы-киңлеге белән билгеле. Бу юлы исә егет-кызлар һәммәсен балачактан үз итеп өлгергән әсәрләр галәменә әйдәде. Китап — тере «вакыт машинасы», сердәш-киңәшче, дус-иптәш. Аның булышлыгында теләгән әсәр героең белән очрашу ихтималлыгын көт тә тор. «Кичләрен без китап битләреннән яктыга чыгабыз, ярдәмгә мохтаҗлар янына ашыгабыз», ди әнә Жюль Вернның 15 яшьлек капитаны да. Артур Грейны исә сылулардан-сылу Ассоль зарыгып көтә. Хыялларының мотлак гамәлгә ашасына өметен өзми кыз. Ал җилкәннәрдә килеп тә җитәр беркөн батыр егет. Артур атлы капитан чыннан да очып дигәндәй килә Ассоль кырына. «Могҗизаларны фәкать үз кулларың белән булдырырга гына кирәк!»
Алыс араларны якынайтып Могҗиза, дигәннән. Аның тылсымы нәтиҗәсендә мәшһүр Шекспирның Ромео-Джульеттасы яшәгән заманага да күчәргә мөмкин икән ләбаса. Гасырлар шаукымы комачау түгел мәңгелек гашыйклар кыйссасына... Чү, ә нинди үтә таныш көй яңгырый ул анда? Әһә, «Бремен музыкантлары» кичәгә килгән. Патша сараенда — коточкыч ыгы-зыгы. Принцесса югалган! Аны кайтару максатында атаклы шымчыны да чакырганнар хәтта. Тик саф мәхәббәт, тугрылык, дуслык, иреккә омтылыш булганда, тулы шымчылар гаскәре дә һични майтара алмый. Чын хис-тойгылар барыбер үзенә юл яра! Әйе, әкиятләрдә һәрчак уңай геройлар җиңү яулый, тискәреләре көлкегә кала. «Тормышта гелән алай булмый», дип бәхәскә керер «дөреслек яклылар». Тик яхшылыкка, гаделлеккә өмет яшәтмимени адәм баласын? Теге яки бу мәсьәләгә нинди күзлектән чыгып карыйсың бит. Психологлар әйтмешли, «стакан яртылаш тулы яисә яртылаш буш». Сайлап ал, кыскасы...
Яшерен-батырын түгел, без күнеккән гадәти кәгазь китаплар тора-бара бөтенләе белән юкка чыгачак, дип оран салучылар да байтак. Шул ук төшенкелеккә бирелүчеләр рәтеннәндер алар. Инде ничәмә еллар элек шул рәвешле фараз кылганнар бүген килеп үз ялгышлык-хаталарын таныйдыр бәлки. Яши, нишләп яшәмәсен ди Китап галиҗәнәпләре?! Алай гына да түгел, аны хөрмәтләүчеләр сафына яңадан-яңа әгъзалар өстәлә, матур әдәбиятка бәйле төрле конкурслар уйлап чыгарыла. Шундый бәйгеләрнең берсе — «Авызыңны ач» мини-конкурсы. Сәнгатьле итеп яраткан әсәрләреннән өзекләр укучылар бәхәскә чыга анда. Безнең шәһәрдәшләр өчен бик күнегелгән бәйге түгел бу әлегә. Шуның белән мавыктыргыч, ымсындыргыч та... Иң тәвәккәл китап сөючеләр каушап тормады, киң билгеле әсәрләрдән өзекләрне шытырдатып укып ишеттерде. Мәктәп балалары, олылар да читтә калмады. Афәрин!
... «Китапханәләр төне» — дәвамлы, озайлы чара. Алда — «Гаилә хәзинәләре утравы» әдәби квесты; «Дөнья мәдәниятендә гадәти булмаган китап-китапханәләр» виртуаль сәяхәте; «Тургеневны ачабыз» викторинасы. Моннан тыш — «Китаптан сора» салонында багу-фаразлау; «Чәчәкләргә соклану» фотомәйданчыгында хозурлану. Һәм дә япон сәнгатенә бераз караш ташлау. «Чәчәктә утырган сакура» кафесында чәйләү, япончадан тәрҗемәдә үзеңне автордаш сыйфатында тою. Нилектәнме? Мәгълүм ки, агымдагы ел Русия-Япония арасында бәйләнеш елы буларак игълан ителде. Башка тармаклар белән беррәттән, сәнгать, әдәбият, мәдәният тә ерак араларны якыйнатуга сәләтле. Чын мәгәр!
С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотолары.