Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
16 апрель 2018, 13:39

Кошлар кайта

Яз килүен шуннан беләм, Күз кояшка абына. Күңел кайта яшьлегенә, Йөрәктә дәрт кабына.

Кошлар кайта
Яз килүен шуннан беләм,
Күз кояшка абына.
Күңел кайта яшьлегенә,
Йөрәктә дәрт кабына.
Яз җитүен шуннан беләм,
Кыектан тамчы тама.
Кояш кыса күзен язга,
Суларга иркен һава.
Яз җитүен күреп торам,
Ерактан кайта кошлар...
Кышлар узгач игенчегә,
Башлана язгы эшләр.
Язлар җиткәч, эшләр беткәч,
Гөрләр сабан туйлары.
Туган якта була шулчак,
Һәммәбезнең уйлары.
Киткән кошлар бит кайта,
Туган җирен сагынып.
Арып-талып, хәлләр алып,
Канатларын кагынып.
Ә кешеләр туган якта,
Яшәр өчен савыгып...


Т. ИДРИСОВ.


Күңел бит ул...
Күңел бит ул тирән дәрья кебек,
Юк төбе дә аның, яры да.
Бөтен нәрсә сыеп бетә аңа:
Шатлыклары, моңы, зары да.
Күңелләрнең тулган чагы була,
Күзләрдән яшь булып түгелә.
Суга сусап үскән бер гөл кебек,
Назга сусап куя күңел дә.
Җаннарыңа җылы табалмасаң,
Күңелләр бит кала күшегеп.
Канатланып очып йөрер өчен
Бер җылы сүз җитә кешегә.
Уйламыйча әйткән сүз күңелдә
Гомерлеккә кала уелып.
Яраламыйк, саклыйк күңелләрне,
Авыр сүзләр әйтми тыелып.


Бар нәрсәнең җирдә эзе кала
Елгаларда дулкын эзе булып,
Яр читендә комнар өелеп кала.
Сабый чакта шуышып йөргән эзләр
Тәпи баскач, җирдә уелып кала.
Һаваларда очкан очкычлардан
Ак тасмалар күктә сузылып кала.
Буй-буй сырлар булып маңгайларда
Үткән еллар эзе сызылып кала.
Чын күңелдән әйткән назлы сүзләр
Йөрәкләрдә майдай ягылып кала.
Авыр сүзләр барыбер эзсез узмый,
Күңелдәге бикләр ябылып кала.
Ул бикләрне кабат ачар өчен
Ачкычларын инде эзләп кара.
Эзсез узмый җирдә бернәрсә дә,
Хыяллардан хәтта эзләр кала.

Ә. ӘХМӘТГӘРӘЕВА.
Читайте нас: