Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
12 апрель 2018, 14:00

Гаилә бәхете

Әтисез үстек без... Ул үлгәндә мин беренче класста укый идем, зур апага 14 яшь тулган иде, иң кече энебез әтидән алты айлык булып калды.

Әтисез үстек без... Ул үлгәндә мин беренче класста укый идем, зур апага 14 яшь тулган иде, иң кече энебез әтидән алты айлык булып калды.
Без биш кыз, бер малай идек. Алты баланы әниебез ялгыз үстерде. Көндез эшкә йөрде, төнлә йорт эшләрен карады, тик бераздан бик каты авырып китте. Ун ел урында ятып чирләде. Бу кадәр авырган кеше гадәттә савыкмый. Ходай кушып, әниебез терелде. Аягына басты, ниһаять, яңадан эшли башлады. Зур апам бөтен көчен биреп аны карады, шуңа кияүгә дә соңлап чыкты. Алты балалы булуына карамастан, әнине яратып яучы җибәрүче ирләр булды булуын, ләкин без, балалары, аяусыз идек. Ничек инде? Ул бит безнең әни! Нишләп аны чит кешегә бирик ди? Юк, бирмибез! Җибәрмибез әнине кияүгә! Балалар әни яки әти хәлен аңламыйлар икән шул, үз башларына төшмичә. Ә минем башыма төште андый хәл.
Иремнән алты балалы булып калмадым, әлбәттә, шулай да бердәнбер улым белән ялгыз калырга туры килде. Беренче ирем белән өйләнешкәннән соң улыбыз туганчы тату гына яшәдек. Икебез дә эшләдек, дөнья җиткердек. Бала тугач, ирем эчә башлады. Менә шунда үземнең никадәр бәхетсез икәнемне аңладым. Сеңелекәш-апаларым бар да ирләреннән уңды: үзебезнең авыл егетләренә чыгып матур, тыныч яши, балалар үстерә. Ә минем иремә икебез корган тормыш ошамый башлады. Әйе, тормышыбыз гади генә: тырышып эшлибез, улыбыз үсә, менә мәктәптә дә укый башлады, гел «4»ле, «5»ле билгеләренә генә. Моңа ирем сөенмәде, киресенчә, көн дә аракы эчеп кайта да тавышлана торган булды. Тормышыбызның яме бөтенләй китте, ә мин төшенкелеккә бирелдем.
Туганнарым авылга кайтырга чакырды. Тик әниебезне 10 ел караган апама мәшәкать тудырырмын дип төп йортка кайтырга кыенсындым. Язмышым бер вакыт үзгәрер дип тә уйламадым, башымны иеп тик эшләп йөрдем. Эштән кайтуыма өйдә тавыш купканга өйрәнеп беттем инде дигәндә ирем кинәт эчүеннән туктады. Тик гаиләбез тормышын төзәтер өчен түгел икән: ул бер бай хатынга гашыйк булган. Бераздан шул хатынга йортка кереп башка авылга күчеп тә китте. Мине ялгыз итеп, улыбызны әтисез калдырып. Җиңел түгел иде хәлем, авылдашларның кырын карашларын аеруча авыр кичердем. Баш күтәрмичә өч эштә эшләдем, улыма хәлне аңлатырга тырыштым. Улым тыныч холыклы, тыңлаучан булып үсте, барын да аңлады. Мәктәпне тәмамлагач, башта техникумда укыды. Аннары Уфада газовиклар курсын бетереп, эшен тапты, яхшы гына эш хакы алып эшли дә башлады. Аллага шөкер, бер эштән дә курыкмый торган егет булып үсте!
Әмма мин ялгыз яшәүгә өйрәнмәгән идем әле. Шул чакта әнием искә төште дә инде. Ул кияүгә чыгам дигәч, безнең риза булмавыбыз да... Бик авыр булгандыр инде мәрхүмәгә.
Бәхет һич көтмәгәндә һәм уйламаган җирдән табылды. Икенче ирем белән яшәвебезне тик бәхет дип кенә атый алам. «Каян таптың син бу ирне?» — дигән соруга көлеп җавап бирәм:
— Эскәмиядә утыра иде, шуннан алдым да кайттым, — дип шаярам.
Чынында исә танышуыбыз болай булды. Бер якшәмбе көнне базардан ике пакет күтәреп, автобус белән кайтырмын инде дип, тукталышка килеп җиттем. Авыр пакетлар күтәрүдән кулым өзелеп төшә дип торам. Тукталыштагы эскәмиядә бер ир генә утыра иде, мин урысча:
— Подвиньтесь, пожалуйста, — дип пакетларымны куйдым.
Ир кеше татарча эндәште:
— Мин сезнең ирегез булсам, шундый авыр әйберләр күтәртмәс идем.
— Ирем юк шул минем, — дип җавап бирдем дә аңа күтәрелеп карадым.
Шуннан ул яшьлек дусты янына килүе, журналист булып Казанда эшләве турында сөйләп китте. Аннары телефон номерымны сорады.
— Таныш булмаган кешеләргә номерымны бирмим, — дигәч, ул:
— Минем исемем Рөстәм, — диде дә үзенең телефонын бер кәгазьгә язып бирде. Мин алмаска иткән идем дә, Рөстәм:
— Бик авыр булганда шалтыратырсыз, алыгыз! — дип күземә тутырып карады. Карашы җитди һәм ягымлы иде. Мин ризалаштым. Бу арада автобус та килеп туктады. Рөстәм пакетларны күтәреп, мине автобуска утыртты. Үз исемемне шул вакытта гына әйттем. Хушлаштык.
Онытмадым мин аны, тик номерымны бирмәдем бит, димәк безнең яңадан очрашуыбыз миннән генә тора дип уйланып йөрдем. Ике ай үтеп тә китте, Рөстәм исемнән чыкмады. Кая куйдым соң әле аның телефонын? Ә! Исемә төште! Мин бит, нәрсәдер ашыгыч язарга кирәк булып кәгазь тапмагач, улыма биреп торган идем телефон язылган кәгазь кисәген. Улымнан сорадым. «Әни, югалды инде ул», — дигән җавап ишеттем дә «Эх!» — дип кенә куйдым...
Насыйп булмаган инде күрешергә дип уйлаган идем, берничә көннән кер юганда улымның чалбар кесәсеннән кечкенә кәгазь кисәге килеп чыкты. Карасам — Рөстәмнең номеры! Шул минутта ук шалтыраттым да, бераз онытыла башлаган тавышын ишетеп сөендем. Рөстәм дә мин көткән сүзләрен кызганмады: «Әлфия, син миңа беренче күрүдә үк ошадың! Чакырсаң — бүген яныңа барам, бәлки бергә бәхетле булырбыз!» — диде.
Ике ел бергә яшибез инде, өченче ел китте. Күз генә тимәсен дип куркам. Мин эшкә йөрим, улым да эшли, ә Рөстәм йорт эшләрен башкара: ашарга пешереп тора, кичен табын корып, безне көтеп ала. Гаиләбез түгәрәкләнде. Өстәл артына утырып сөйләшкәч, күңелләр ачылып китә. Рөстәм пешергән тәмле ашларны ашыйбыз. Хатын-кыз яки ир-ат эше дип аерып тормый ул, барысын да эшли белә, мине ярата, улымны да якын күрә. Ә иң әһәмиятлесе — эчми!

Н. ГӘРӘЕВА, Кандра-Котый авылы.

Читайте нас: