Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
6 апрель 2018, 17:09

Илһам

Күз камаша кояш яктысына, Назлы җилләр керә куенга, Яшь бөреләр, әнә, үрмәлиләр Ак күлмәкле иркә каенга.

Тукай һәм яз
Күз камаша кояш яктысына,
Назлы җилләр керә куенга,
Яшь бөреләр, әнә, үрмәлиләр
Ак күлмәкле иркә каенга.
Табигатьнең уянган чагы бу,
Яз галәмәтеннән бу шулай.
Апрель ае җитте.
Шигъриятле,
Тукай рухы сеңгән нурлы ай.
Тукай ае — язның хисле мәле.
«Тукай!» — дия җаннар талпынып.
Шигырь аша камиллеккә өнди
Илһамчысы татар халкының.
Язгы кар сулары кат-кат юып,
Пакъләгәндәй бөтен галәмне,
Язлар саен сафландыра һаман,
Күңелләрне Тукай каләме.

Х. ХӘНИПОВА.


Кызый егетен көтәр
Соңгы вакыт яшь егетләр
Үстерә сакал-мыек.
Нигә үстергәнен белми,
Әйтә дә алмый кыеп.
Бәлки алар телиләрдер
Өлкәннәргә охшарга?
Егет булып өлгерергә,
Чибәр кызлар кочарга.
Аулак өйләр, айлы кичләр
Узар егет башыннан.
Вакыт җитәр, авыз итәр
Ул да солдат ашыннан.
Тиздән алар тезелерләр
Тигез, күркәм сафларга.
Мылтык асып, туры басып,
Китәр илне сакларга...
Көзне язлар алыштырыр,
Кызый егетен көтәр,
Мәхәббәтле һәм дә назлы
Гашыйклар язы җитәр.
Сабырлыклар канатында
Санаулы көннәр үтәр...

Т. ИДРИСОВ.


Язлар да килде
Язлар дидең, язлар килде,
Атты чәчкә шомырт та.
Ник син, ник аңламыйсың мине
Йөрәгем яна синең хакта?!
Әйтелмәгән әле соңгы сүзләрем,
Алда күп бит әле көннәрем.
Гомер үтә дисәң дә син,
Яратудан сине туймадым.
Күңелеңдә сагышлар булса,
Кара син, иркәм, күзләремә.
Анда язылган булыр
Яратам, дип, сине гомергә.
Менә инде көзләр дә үтте,
Килеп җитте салкын кышлар да.
Карлар ява, әйдә, яусыннар,
Ап-ак карның һәр бөртеге
Күз яшьләрем кебек тамалар.
Кыш булса да күңелемә яз килде,
Йөрәгем дә инде минем тынды.
Очрашырбыз дигән сүзләрең
Колагымда кабат-кабат яңгырады.
Бирер идем барсын да сиңа,
Кайта алсам кире яшьлеккә.
Янган йөрәгем, түккән күз яшем
Барсы, барсы да ала сине искә.

З. СӘЛИМШИН.


Телефон
Элек ничек яшәгәнбез
Кәрәзле телефонсыз.
Хәзер бар да шуңа бәйле
Ансыз дөньябыз сансыз.
Баланың теле ачылмый
Ә телефонны белә.
Әни телефон табалмый
Ул мультик карап көлә.
Укучылар шуңа карап
Дәресләрен хәзерли.
Өчне бишкә кушалмаган
Отличниклар әзмени?
Күршене дә чәйгә әйдәп
Телефоннан әйтешле.
«Әлү, керче ахирәтем,
Монда минем аш пеште».
Урамга чыксаң — галәмәт,
Бар куллар да колакта.
Шоферлар гел урап уза
«Зомби»ларны ерактан.
Кемдер колагына тыккан
Телефонның чыбыгын.
Машиналар көтеп тора
Аның юлдан чыгуын.
Ә рульдәге чибәркәйләр
Һәр минут шалтырата.
Рәсәй юлларында алар
Көн дә кеше таптата.
Хәлләр менә шундый хәзер,
Сөйләп-язып бетмәслек.
Дөньяның үзгәрүенә
Ис-акылың җитмәслек.

Ф. ХӘЙРУЛЛИН.
Читайте нас: