Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
4 апрель 2018, 16:56

Исем кушу хикмәтләре (маҗаралары)

Үз исеменнән канәгать булган берәр кеше бармы икән ул дөньяда?

Үз исеменнән канәгать булган берәр кеше бармы икән ул дөньяда?
Мин үзем дә озак вакытлар үз исемемне яратмадым. Бәлки, әниемнең канәгатьсезлеге миңа күчкәндер, чөнки аның бервакыт «Сиңа әтиең үлгән апасының исемен кушты» дип әйтеп алганы исемдә калган. Әле яңарак гарәп теленнән Наҗия дигән исем «тыныч холыклы, ягымлы, дөрес юлдан алып баручы якын дус» буларак тәрҗемә ителгәне турында укыгач кына тынычланып калдым. Әтинең апасы иртә вафат булган икән, димәк, мин озак яшәргә тиеш, үземә бүлеп бирелгән гомергә аныкын өстәтергә уйлагандыр ул әтием. Безне, кызларын, бик нык ярата иде бит. «Бер кызым биш малайга торырлык!» — дип горурланып әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә.
Сеңлем тугач, әнием аны бер ай буе Кадрия дип йөретте. Миңа ул вакытта Гөлнара исеме нык ошый иде, мин шул турыда әти-әнигә куркып кына әйттем. Минем сүзгә колак салмаслары алдан билгеле иде, чөнки безнең гаиләдә әни сүзе гел өстен була торган иде. Бер айдан әтием сеңлемә Нурия исеме кушып, документ алып кайтып бирмәсенме! Ә инде Нурия сеңлемнең малае тугач, өч көн буе исем китаплары актарып, гаилә киңәшмәсендә, барыбыз бер фикергә килгәч кенә, Алмаз дип исем куштык.
Бу әле хикәямнең үзе түгел, кереш өлеше генә. Төп өлешенә күчәр өчен героема сүз бирәм: үзе сөйләсен.
— Мин Иске Бөртек авылында чын татар гаиләсендә Корбан бәйрәме көнне туганмын, — дип сүзен башлады ул. — Дәү әти-дәү әниләр, олы абый-апалар, әткәй-әнкәй бергә җыелып, авыл мулласын чакырып, миңа Корбангали дигән исем куштырып алганнар да, мин шул изге исем белән яши башлаганмын. Әткәй-әнкәй көннәр буе эштә, әнкәй кайтып мине имезеп ала икән дә, тагын колхоз эшенә йөгереп чыгып китә икән. Дәү әти белән дәү әни оныкларын елатмыйча гына матур итеп караганнар, әмма авыл советыннан исемемне яздырып метрика алып кайтырга берсенең дә вакыты булмаган. Әткәй-әнкәй ял иткән көнне сельсовет та ял итә икән. «Инде һич тә булмаса, карчык, баланы үзем карап торырмын, синең аякларың шәбрәк йөри әле, барып кайт исемен яздырып», — дигән дә, дәү әти дәү әнине күрше мари авыл советына җибәргән. Бер-ике сәгать тә үтмәгән, дәү әни җәяүләп күрше авылга барып җиткән, секретарьны эзләп табып, метрика язып бирүен үтенеп сораган. Ул заманда туу турындагы таныклыкны метрика дип атаганнар. Секретарь мари егете булып чыккан. Дәү әни исемемне әйткәч, егет, аптырап, болай дигән: «Корбангали дигән исем буламыни? Бу бик катлаулы исем бит! Әйдә, әби, җайлы гына, күңелгә ятышлы гына исем табып кушабыз». «Нинди исемнәр кушалар соң сездә?» — кинәт каушап китеп кызыксынган дәү әни. «Степан, Владимир, Николай булса, матур да, аңлаешлы да», — дигән секретарь. Дәү әнигә бу егетнең үз-үзен тотышы, кыюлыгы, эшенең тыныч һәм чиста булуы бик тә ошаган. «Синең үзеңнең исемең ничек соң, балам?» — дип сораган дәү әни. Секретарь горур тавыш белән: «Минем исемем иң шәбе инде, Николай булам мин», — дип җаваплаган икән. Безнең татар халкында яхшы эштә эшләгән, бай тормышлы, уңышлы кешенең исемен яшь балага кушу гадәте бар бит. «Ярар, яз Николай дип, минем оныгым да үскәч синең кебек өстәл артында гына эшләп утырыр», — дигән дәү әнием. Бу сүзне ишетү белән мари егете сөенә-сөенә туу турында таныклыкны язып та биргән, дәү әнием, зур эш башкаргандай, йөгерә-атлый кайтып та киткән. Ул кайтуга дәү әти кулында мин үксеп елап беткәнмен. Метриканы тиз генә сандык төбенә салып куеп, дәү әни бала ашатырга тотынган. Эштән кайткан әнкәй-әткәйгә авыл советыннан документ алып кайтуы хакында әйтсә дә, исемне алыштыруы турында ләм-мим дәшмәгән дәү әни. Бәлки, үзе дә кылган гамәленнән курыккандыр, бахыркай. Алар да таныклыкны сандык төбеннән алып карарга уйламаганнар, иртән торып эшкә киткәннәр. Мине Корбангали дип үстергәннәр шулай... Минем Николай булуым 7 яшем тулып мәктәпкә укырга җыенган чакта гына ачылды. Мәктәптә Николай, өйдә Корбангали булып яшәлде. Мәктәптән соң техникумда укыдым, нефтьче буласым килде. Анда укытучыларның күбесе: «Син урысмы, керәшенме?» — дип сорыйлар иде. «Юк, мин чын татар малае!» — ди торган идем.
Хәзер шәһәрдә яшим, авылга ял көннәренә генә кайтып йөрим. Эштә без өч Николай бер сменада эшлибез: урыс Николай, мари Николай һәм мин — татар Николай. Шулай итеп аералар безне. Ә авыл картлары һаман «Корбангали кайткан икән» дип каршы ала. Җәйләрен әткәй йортында ял итәм, ә Корбангали исеме балачакны хәтерләтеп йөрәгемә май булып ята, — дип сүзен тәмамлады Корбангали-Николай.
... Әле бу турыда мин шифаханәдә ял иткәндә ишеттем. Николай сөйләп туктаганны көткән кебек спелеокамерадагы тагын берәү ашыгып сүзгә кушылды: «Ә минем әни Мөршидә исемле иде, мин тугач та Мәшүдә дип исем куштырырга уйлаган һәм шул исем белән йөрткән дә инде. Ә чынында исә туу турындагы таныклыкка Маршуда дип язганнар, шулай ишеткәннәрдер, белмим. Ул хатаны беркем дә төзәттереп йөрмәгән, менә шулай Мәршүдәгә әйләндем тора-бара. Караңгыда Мәршүдәнең йөзе күренмәде, шулай да соңыннан тавышыннан танып алып «Синме әле Мәршүдә?» — дип сорадым бер көнне, чөнки шул сөйләшүдән соң ул спелеокамерага килми башлады. Врач аны икенче вакытка күчергән икән, шуны белдем. Калган көннәребездә 90 яшьлек апам белән мин, Корбангали-Николай — өчәү генә караңгыда, диңгез шаулаган тавышларны тыңлап, йокымсырап, кайчагында әңгәмә корып дәва алдык. Минем апа да көннәрдән бер көнне исем турында сүз кузгатып алды: «Корбангали улым, син булдыра алсаң, үзеңнең мулла кушкан исемеңне кайтарып алырга тырыш. Документыңны алыштыр. Шулай итсәң, бөтен чирләреңнән котылырсың. Кайсы кешенең чире үз исемен йөртмәгәннән дә килеп чыга. Элек исемне гел мулладан гына куштырганнар, мулла кушкан исемне кәгазьгә язып биргән, кәгазьне авыл советына, яки ЗАГСка алып барып метрикага яздырганнар», — диде. Аннары үзенең хикмәтле исеме хакында шуны әйтеп салды: «Исем куштырырга чыгып китеп барган әтиемнән әни «Зөбәрҗәт, Зөбәрҗәт, Зөбәрҗәт» дип өч тапкыр әйттергән булса да, ул исемне мулла янына барып җиткәнче әтием оныткан. Никадәр тырышып караса да исенә төшерә алмаган. Исем кушып язып бирә торган мулланың элекке көнне генә хатыны үлеп киткән булган икән. Мулла шул исемне тәкъдим иткәч, үлгән хатын исемен куштырырга риза булган да куйган әти. Менә шуннан пәйда булган да инде минем куш исемем — Дөрлимәүә. Хәзер кемдер мине Дөрли, кемдер Мәүә апа дип йөртә, ә паспортымда урысча Дурлимава исеме тора. Бөтен кешенең минем исемгә исе китә инде!»
Ис китмәслек тә түгел инде бу исем кушу маҗаралары.


Н. Гәрәева, Туймазы районы, Кандра-Котый авылы.
Читайте нас: