Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
28 март 2018, 13:45

Һәр төбәктә — язлар моңы

Килә дә яз, тәрәзләрдә эреп, сүрән кышлар белән хушлаша, җылы ташкын, нурлы чәчрәү булып, йөрәктәге язга тоташа! (Ренат Харис)

Килә дә яз, тәрәзләрдә эреп,
сүрән кышлар белән хушлаша,
җылы ташкын, нурлы чәчрәү булып,
йөрәктәге язга тоташа!
(Ренат Харис)
Яз мәле — үзгәчә чор, ниндидер сихри тылсым яшеренгән кебек аңарда. Р. Харисның «Килә дә яз» шигырендә нәкъ шул хакта сүз бара түгелме?
Яшәештә тигез бөтен фасыл —
язы, җәе, көзе һәм кышы.
Никтер йөрәк
көтеп ала бигрәк
кар эрегән язлар балкышын.
Бәлки яшәешнең үзенә үк бәйледер әлеге хәл. Язын һәр тарафта тереклекнең уянуы, юмарт кояшка таба тартылуы да сәбәпчедер моңа. Искиткеч, соклангыч чорларның берсе...
Үзәк китапханә каршындагы «Илһам» клубының март аендагы утырышы да нәкъ шул Яз сылуына багышланды. Өстәвенә бу айда Шигърият көне дә билгеләнә ич әле. Гүзәл мизгел, «җанның чәчәк бөреләрен тылсымлы дәрт өреп», кузгаткан чорда күңел аеруча шигъри-моңлы сәхифәләргә сусый. Кешелекнең мәңге чишелмәс бер табышмагы...
«Язлар моңы» әдәби-музыкаль чараның алып баручылары Ольга Габделхакова, Гөлчәчәк Габдуллина иң тәүдә, әлбәттә, бөек Тукаебызның үлемсез «Бәйрәм бүген» әсәрен укып ишеттерде. Кечкенәдән һәр татарлы күңелендә урын алган кабатланмас юллар аеруча аһәңле яңгыраш тапты, сагынычлы хатирәләр уянуга сәбәпче булды. Гомумән, әкияти Яз мизгеленә мөрәҗәгать итмәгән сәләт ияләре бар микән? Булса да, сирәктер. Шушы могҗизага тиң мәлдә байтак каләм осталарының фани дөньяга килүе дә гаҗәп хәл түгел сыман. Хәким Гыйләҗев, Таңсылу Карамышева, Рәми Гарипов, Фәрит Исәнголов... Һәммәсен теркәп китсәк, шактый озайлы исемлек пәйда булыр иде, шулай бит?
Әлеге фикерне җөпләгәндәй, залда илаһи моң яңгырый. Язгы җырлар. Алар тәэсирендә «кар сулары белән агып китә кебек сагышлар». Табигать-Ананың адәм балаларына гаҗәеп юмарт бүләге...
Кичәдә катнашучылар тулысынча шигъри-моңлы дулкыннар хакимлегендә. Кояшлы-чәчәкле мизгелгә арналган әсәрләрен укып ишеттерә алар. Р. Сабирова, Ә. Зиннурова, Р. Гыйлемҗанов, Т. Хәбиров, Р. Насыйбуллина, Ф. Хәтмуллиналарның шигъри күчтәнәчләре тыңлаучыларда ихлас теләктәшлек таба, җылы хисләргә чорный. Күңелләр йомшара-нечкәрә төшә... Очрашу ахырында Рифкать ага Хәсәншин бакыйлыкка күчкән кардәшләребез рухына дога кыла. Якыннарыбыз, кадерлеләребез турындагы якты истәлекләр еллар узуга уңармый-җуелмый ич ул, киресенчә, яңара гына бара. Яшәеш фасыллары бер-берен алыштырган, яңарган сыман...

Читайте нас: