Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
1 март 2018, 17:21

Бүләк көттем

Бәйрәмебез якынлаша — Сигезенче март. Көчле затлар булыр әле Бүләккә юмарт.

Бүләк көттем
Бәйрәмебез якынлаша —
Сигезенче март.
Көчле затлар булыр әле
Бүләккә юмарт.
Хәләл җефетемнән көтәм
Шәп бер бүләкне,
Тик ничек кенә әйтергә
Аңа теләкне?
... Һичбер сүз әйтә алмадым —
Кочаклап алды,
Иренемнән кат-кат үбеп,
Сүзен башлады:
«Кадерлем син, матуркаем,
Миңа насыйп яр.
Әйтче, синдәй гүзәл кеше
Тагын кайда бар?
Син янымда сайрап очкан
Мәхәббәт кошым,
Аяз күктә нурлар чәчеп
Йөзгән кояшым!»
Татлы, йомшак сүзләреннән
Эреп үк киттем,
Йолдызларны барлый-барлый
Айга ук җиттем.
Күп кирәкмени соң безгә —
Хатын-кызларга,
Бер җылы сүз дә җитә ич
Хыялыйларга!



Әниле җир
Яратамын үз ягымның
Салкын ап-ак кышларын,
Суыклардан курыкмаган
Түзем-чыдам кошларын.
Кайларда гына йөрсәм дә,
Авылны сагынамын,
Минем кебек сагыштадыр —
Башын игән баланым.
Яратам зәңгәр күкләрдә
Күпереп йөзгән болытны,
Күбәләкләр уйнап очкан
Җәйрәп яткан болынны.
Чыршы, нарат урманына
Сокланып карап туймыйм.
Тәнгә сихәт, йөрәккә көч
Шулар бирә дип уйлыйм.
Яратам туган ягымны,
Яратам алсу таңын.
Кайда бар әниле, нурлы,
Назлы, моңлы җир тагын?

А. МИҢЛЕГАЛИНА.


Хатын-кызлар, изге затлар!
Йөгерә-атлый килә җиргә
Хатын-кызлар бәйрәме.
Яше-картының кулында
Гөлләмәләр бәйләме.
Һәркем ашыга котларга
Туганын, якыннарын.
Чәчәкләр биреп аңлата
Йөрәге ялкыннарын.
Борыннарны ярып керә
Мартның татлы исләре.
Йөрәкләрдә уяналар
Назлы сөю хисләре.
Күркәм бәйрәм бүген илдә,
Тантана җир шарында.
Тормыш дәвам итәр җирдә
Хатын-кызлар барында.
Хатын-кызлар, чибәр йөзләр,
Ир-атларның юлдашы.
Сездән башлана яшәеш,
Сез — гомернең юл башы.
Тазалык һәм озын гомер
Апа, әни, әбиләр.
Сеңелкәшләр, кан кардәшләр,
Бәллүдәге сабыйлар.
Олы, уртак бәйрәм белән
Без котлыйбыз барсын да.
Баш иябез Сезнең алда,
Саф сөюләр каршында...


Кышлар озын, язлар кыска
Күптәнме соң әле каршыладык
Ак калфаклы карлы кышларны.
Озак көттермәсләр, каршыларбыз
Җылы яктан кайткан кошларны.
Акрын атлап әнә язлар килә,
Кояш җиргә елмая һәм көлә.
Кыек башларыннан тамчы тама,
Елга булып, урам буйлап ага.
Ямьле язлар килер безгә көлеп,
Кояш нурларына уралып.
Кар катлавын тишеп җир өстенә
Умырзая чыгар тураеп.
Карлы кышлар нигә микән озын,
Ә язлар бит — очкан күбәләк.
Бәлки шуңа үбәләрдер кошлар
Чәчәкле язларны чүгәләп,
Кышларны бит язлар алыштыра,
Җир шарыбыз булгач түгәрәк.

Т. ИДРИСОВ.


Мин язларны көтәм
Матур язлар җитте, иркәм,
Кар сулары ташып актылар.
Сандугачлар үз моңнары белән
Күңелемә кереп калдылар.
Искән чакта язгы назлы җилләр
Синең чәчләреңне сыйпыйлар.
Минем хисләрем дә кушылып язга:
«Сөям, иркәм, тик сине», диләр.
Еллар үткән саен йөрәкләрдә
Мәхәббәт тә арта төшә икән.
Шуңа күрә мин язларны көтәм,
Тик беренче язлар истә икән.
Сагышлардан аерылалмый күңел,
Язлар көзләргә бит тиң түгел.
Һәр мизгелнең бардыр үз яме,
Яз һәм мәхәббәт аерым түгел.
Бер сулышта яшәгәннәргә
Кирәкми бит авыр сүзләр дә.
Йөрәкләр дә тибә бит бергә,
Яшәргә дә әле безгә яшәргә.
Юксынудан йөрәк янса да
Ямансулап сине көткәндә.
Җырлыйм, иркәм, сиңа җырымны,
Бәлки мине уйлыйсыңдыр син дә.

З. СӘЛИМШИН.


Яз бәйрәме, наз бәйрәме
Язның беренче бәйрәме
Матур гөлләр бизәгән.
Хатын-кызлар чәчәк төсле,
Бәйрәмгә нык бизәнгән.
Күңелләрдә бәйрәм хисе,
Яз да үзен сиздерә.
Хатын-кызның гүзәллеге
Анда ачык күренә.
Тормышта булганга эшчән
Лаек олы хөрмәткә.
Тиңләү аларны яз белән
Илһам өсти бәйрәмгә.
Гүзәл затлар булганга
Сөю-наз тоя гаилә.
Хатын-кыз булдырмаган
Юк сыман бер гамәл дә.
Бу халыкара бәйрәм
Хатын-кыз хөрмәтенә.
Аның бәһасын күтәрә
Иң югары үренә.


Яз хисе
Язлар килә табигатькә
Тормыш дәвам итсенгә.
Салкын кышны тою кирәк
Аның көчен белергә.
Тормышларга ямьнәр керә
Язгы кояш көлгәндә.
Кем аңламый аны сирәк
Ямь тоюны белсә дә.
Язгы айлар бай хисләргә
Аның кадерен белгәнгә.
Яз кешегә олы терәк
Көч бирүче яшәргә.
Язлар җитсә, искә төшә
Кайчак керә төшкә дә.
Сөю тойган тиле яшьлек
Сагыш белән бетсә дә.
Күңелләргә язлар килә
Сөю белән үткәндә.
Язны тою олы бүләк
Тормыштан ямь көткәндә.

Т. ХӘБИРОВ.
Читайте нас: