... Дүртенче сыйныфта укып йөргән чагым. Клубта язучылар белән очрашу. Халыкның күплеген күрсәгез! «Чын ясау» каләм осталары көн саен килеп тормый ла...
Әдипләрнең берсе олысы-кечесе күңеленә аеруча хуш килде. Гадилеге, җорлыгы, шаянлыгы әсир итте булса кирәк. Шигырьләрен ифрат оста укый. Бер ишләре шундый кызык, көлә-көлә эчләр катып бетә. «Төш» дигән шигырен бигрәк тә ошатты халык. «Тагын сөйләгез әле», дип үтенделәр. Рәхмәт яугыры, кире какмады шаян абый...
Әнгам Атнабаевны тәү күрүем иде бу. Арытаба да төрле очрашуларда, әдәби кичәләрдә аның кабатланмас тавышын ишетү, иҗатына мөкиббәннәр белән ихлас аралашуын күзәтү насыйп әйләде. Шундыен да гаҗәеп күркәм шәхес, «үзебезнең Атнабай» иде инде ул...
Вафатына да шактый гомер узган, агым сулар аккан. Әмма замандашлары күңелендә якты образы саклана килә, онытылмас хатирәләр яңара тора. Быел исә моңа сәбәп тә үтә җитди — яраткан шагыйребезгә туксан яшь тулган булыр иде. Шул җәһәттән әдипне искә алу кичәләре уздырыла, төрле буын вәкилләре янә шигърият-моң дөньясына чума.
«Илһам» клубы әгъзалары да Әнгам Атнабаев турында әңгәмә корып, сагынычлы хатирәләр белән уртаклашып алырга ниятләде. Алып баручылар — Ольга Габделхакова, Гөлчәчәк Габдуллина язучы тормышына кагылышлы иң кызыклы, фәһемле белешмәне тупларга тырышкан. Төрле техник чаралар кулланышы, бай эчтәлекле китап күргәзмәсе мәгълүматны тагы да тулырак кабул итү ихтималлыгын бирә. Атнабай үзе үк очрашуда катнаша сыман. Әнә генә ич сурәте. Көлемсерәп, яратып бага әдәбият сөючеләргә. «Ягез әле, тыңлап карыйк, ниләр сөйләрсез икән», янәсе...
Әлбәттә, шагыйрь йөрәген тирәнтенрәк аңлар өчен, беркадәр аның яшәеш юлын, иҗат офыкларын күзаллау зарурдыр. Хәер, түбәндәге юллар күңелендәгесен ачып бирә түгелме:
Мин бу җирне матурларга тудым,
Тазартырга тудым
Җыен хәшәрәттән, шакшыдан.
Һәм төзергә аны мәңгелеккә
Тик гүзәлдән, ныктан, яхшыдан...
Куйган максатына ирешә сәләт иясе. Әсәрләре моңа шаһит. Туган төбәккә мәхәббәт, гади кеше хакында хәстәрлек, рух бөеклеген данлау, кимчелекләрне аяусыз «камчылау»... Беренче карашка бары тик үз уй-фикерләрен генә ачып сала кебек автор. Әмма шул ук вакытта тулы буынның яшәешкә булган мөнәсәбәтен анык чагылдыра. Лирик шигырьләренә хас аерата тирәнлек, хисләр бөтенлеге, кайнарлыгы исә байтак композиторларны кабатланмас җырлар тудыруга рухландыра. «Җиз кыңгырау моңнары» гына да ни тора...
Мәгълүм ки, Әнгам Касыйм улы үзен сәләтле драматург итеп тә таныта. «Ул кайтты», «Ана хөкеме», «Балакайларым», һ. б. пьесалар тамашачы сөюен яулый. Ә инде күп кенә шигырьләренең җырга әйләнеп, спектакльләрдә урын алуы — үзе бер могҗиза. «Галия»дәге (Таһир Таһиров) «Син кайда»ны (Ә. Атнабаев сүзләре, Р. Хәсәнов көе) гына ислик. Нурия Ирсаева-Фидан Гафаров дуэты ничәмә буын тыңлаучыны хисләр даирәсенә әйди, мәхәббәт-тугрылык символы буларак яңгырый...
Әнгам ага төрле елларда «Кызыл таң», «Һәнәк» республика басмаларында тырыш хезмәт куйган шәхес тә ич әле! Ныкышмалы хезмәте, милли әдәбиятны үстерүдәге казанышлары өчен танылган замандашыбыз Башкортстанның халык шагыйре, республиканың һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе кебек мактаулы исемнәргә лаек була, икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә. Туган төбәге Тәтешле районында Ә. Атнабаев исемендәге премия дә булдырылган. Рәхмәтле халкы данлы улын онытмый!
... «Илһам»лылар да көчле тәэссоратлар хакимлегендә иде бүген. Әнгам ага хөрмәтенә байтак җылы сүзләр юлланды, шигъри-җырлы әсәрләренә дә урын табылды... Инде бик алыста сыман тоелган 1998 елда, шагыйрь катнашлыгында шәһәребездә үткән чарада булу бәхетенә ирешкән апа-абыйлар сүз алды. Р. Сабирова, Т. Идрисов шул чакта ишеткән-күргәннәре белән уртаклашты, авторның култамгалы китапларын кичәдәгеләр игътибарына тәкъдим итте. Р. Гыйлемҗанов, Ә. Зиннурова шөһрәт иясенә арналган әсәрләрен укып ишеттерде. А. Мирсәетова, Ф. Әминева, С. Сәлахов, З. Сәлимшин, Т. Хәбиров хатирәләре белән бүлеште. Ә. Максютова, Р. Насыйбуллина да үткәннәргә «караш ташлады». Арытаба һәммәсе дәррәү Зәбир Шакировның гармун моңнарына кушылды. Атнабай шигырьләренә көйгә салынган илаһи җырлар агылды...
Әнгам исеменең гарәпчәдән мәгънәсен беләсезме? «Нигъмәт, ләззәт, рәхәтлек бирүче». Җисеменә тап килә, минемчә. «Атнабаебыз» иҗаты һаман булса барчабызга ләззәтле-татлы минутлар бүләк итә түгелме. Нәкъ шулай!