Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 февраль 2018, 17:04

«Юкка түгел, юкка түгелдер...»

Шигъри күңелле адәм балаларының фани дөньяларга килүе юкка түгелдер шулай да. Алардан башка тормышның ни яме...

Шигъри күңелле адәм балаларының фани дөньяларга килүе юкка түгелдер шулай да. Алардан башка тормышның ни яме...
«Уфа юкәләре», «Сиңа тагын мин бер киләм әле», «Таулар юлы»... Күптән инде халык җырларына әверелгән әсәрләрне безгә бүләк иткән Назар ага Нәҗми кебек сәләт ияләре яшәешебезне күркәмли, сүнеп барган күңел түрләрендә янә өмет учагы тергезә. «Ташны тишеп чыккан чәчкә кебек» шагыйрьлек теләсә кемгә бирелми. Беркөнлек «әсәрләр»нең монда ћич катнашы юк. Еллар узган саен чын иҗат даирәсе яңадан-яңа әдәбият, сәнгать сөючеләрне җәлеп итә. Инде яшь буын үз сорауларына җавап эзли анда...
Назар Нәҗметдин улының 100 еллыгы уңаеннан мәдәният йортында уздырылган әдәби-музыкаль хәтер кичәсенә төрле яшь, ћөнәр вәкилләре җыелды. Сәхнә түрендәге экранда — кылгандай ап-ак чәчле, мөлаем карашлы Назар ага сурәте. Сизелер-сизелмәстән, талгын көй яңгырашында, тамашачы сихри шигърият иленә «кереп китте»... Дүртөйле районының Миңеште авылында дөньяга килгән халык чәчәненең тормыш сәхифәсе турындагы бәян экрандагы фотосурәтләр белән үрелеп барды. Балачак еллары, студент чоры, тәүге каләм тибрәтү мәлләре. Фронт юллары. Җиңү таңы. Ныклап язучылык хезмәтенә керешү, Башкорт академия театрын җитәкләү, гаҗәеп драма әсәрләре иҗат итү еллары. Русиянең М. Горький, Башкортстанның С. Юлаев, Татарстанның Г. Тукай исемендәге лауреат премияләренә, республиканың халык шагыйре исеменә лаек булган абруйлы шәхес мирасы — бүгенгәчә бәћалап бетергесез хәзинә. Н. Нәҗминең кабатланмас иҗаты татар ћәм башкорт милли әдәбиятын үстерүдә, аны бөтен илгә танытуда зур әћәмияткә ия. Халык та данлы улын онытмый: Уфада ул яшәгән йортта мемориаль такта куелган, Дүртөйле шәћәрендә урам, башкорт гимназиясе аның исемен йөртә, туган төбәгендә йорт-музее эшли. Талантлы каләм осталарын дәртләндерү максатында, Н. Нәҗми исемендәге махсус премия булдырылган.
... Әдипнең үзен күреп-белгән, аның белән әңгәмәләшү бәхетенә ирешкән шәћәрдәшләребез булу исә — икеләтә-өчләтә куаныч. Шуңа күрә дә Рәзинә апа Сабирова чыгышының игътибарны тәү минутлардан ук арбап алуы гаҗәп хәл түгел. Уйласаң, еш кына тормыштагы вакыйгалар нәфис фильмнарга карый шактый мавыктыргыч булып чыгучан. Ничек бәйләнгән бары да үзара. Баксаң, заманында Рәзинә ханымның әнисе Назар аганың мөгаллимәсе булган икән! Озак еллардан соң, җыр бәйгеләренең берсендә катнашкан якташыбызга шагыйрь белән очрашып сөйләшү насыйп була. Бүген исә Рәзинә Сабирова 28 ел элек шушы бәйгедә җырлап, җиңү яулаган «Ямьле Агыйделнең буйлары»н тамашачыларга ишеттерде. Аћәңле тавышы, илаћи моңы белән янә дә әсир итте.
Зәбир Шакиров, Виктория Счастливая башкаруындагы «Уфа юкәләре», «Кышкы романс», Әминә Зиннурова укып ишеттергән «Алмалар пешкән чакта», Ләйсән Сабитованың «Париж өстендә» шигыре, Азалия Кәримованың татар биюе дә җылы кабул ителде. Тимерҗан Идрисов исә, «Уел» башкорт җырынан тыш, бөек милләтәшкә багышланган яңа шигырен укыды. «Синең иҗат — хисләр өермәсе». Барысы да берьюлы әйтелгән сыман бу сүзләрдә. Чыннан да, нинди генә тойгы-кичерешләр сыймаган Назар ага әсәрләренә. Бүгенге, иртәгәсе каләм осталарына даими өйрәнерлек, сабак алырлык җирлек бар!
Башкорт халык театры ћәвәскәрләре әзерләгән сәхнә күренеше дә ифрат урынлы булды. «Бухгалтерия бүлмәсендә» спектакленнән җырлы-юморлы өзек тамашачылар күңеленә хуш килде. Гомумән, мәдәният йортының башкорт халык театры ћәм 4нче китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән чарадан тамашачы канәгать калды, ихлас рәхмәтен белдерде. Ә кичәгә, әлбәттә, Назар Нәҗми сүзләренә язылган күмәк җыр нокта куйды. «Бу дөньяга без килгәнбез икән...» Дөп-дөрес. «Юкка түгел, юкка түгелдер!»

Читайте нас: