Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 февраль 2018, 17:21

Бурыч

Горурланам, тиде бәхетемә Хезмәт итү шундый сафларда. Ћәркөн корал тотып хәрби йөкләр Насыйп булды миңа сакларга.

(Һәр ир-егет үтисе бурычны
заманында без дә үтәдек...)
Горурланам, тиде бәхетемә
Хезмәт итү шундый сафларда.
Ћәркөн корал тотып хәрби йөкләр
Насыйп булды миңа сакларга.
Илебезнең тимер юлларыннан
Кайда гына язмыш илтмәде.
Төгәл үтәп кайттык бурычларны,
Җаваплылык бездән китмәде.
Тын океан, Каспий, Кара диңгез,
Байкал суы белән юындым.
Идел, Амур, Лена елгаларын,
Күпме таулар күреп куандым.
Хозурландым күреп матурлыгын
Ћәм киңлеген туган илемнең.
Хозурландым, ләкин онытмадым
Каешлы икәнен билемнең.
Онытмасын иде һәрбер егет
Бар икәнен илгә бурычы.
Ышанычлы кулда булса гына
Ныгая бит корал корычы...



Тынычлык армиясе
Җитмеш яшьлек Совет Армиясе
«Туксаннар»да үлеп терелде.
Русия Армиясе дигән исем
Заманына карап бирелде.
Бик авырлык белән торып басып
Ныгытты ул хәзер билләрен.
Хәзер инде үзе яклаучысы
Тынычлык яраткан илләрнең.
Уяу булсын берүк Армиябез
Тутыкмасын безнең кораллар
Кайберәүләр дары мичкәсенә
Ут төртергә генә торалар.
Ихатабыз аша таш бәрүче
Кыйналырга тиеш урамда.
Безнең чикләребез ныклыгына
Шик булмаска тиеш грамм да.

Ф. ХӘЙРУЛЛИН.
Читайте нас: