«Кеше дигән бөек атым бар»
Фәнис Гатаулла улының тууына — 80 ел. Шул уңайдан якташыбыз иҗатына гашыйк шәһәрдәшләр 4нче китапханәгә җыйналды. «Фәнис Яруллин — күпкырлы талант иясе» әдәби-музыкаль кичәсенә чакырулы иде алар. Китапханәче Альбина Шаһиева, китапханә хезмәткәре Наталья Захарова күренекле шагыйрь, чәчмә-драма әсәрләре авторының гаҗәеп тормыш юлына кыскача байкау ясады. Баулы районының Кызылъяр авылында туып-үскән әдипнең кичергәннәре әллә ничә кеше язмышына сыярлык. Егет чорына кергәндә зур бәхетсезлеккә тарыган, шул сәбәпле гомер буе урын өстендә ятарга мәҗбүр булган Фәнис Гатаулла улын тәмам төшенкелеккә бирелүдән илаһи иҗат даирәсе коткаргандыр, ихтимал. Уйланулар, әрнеш-сагышлар, ачыш-табышлар шигъри юлларга салына.
Аудиоязмадан иң нечкә күңел кылларын да тибрәтердәй җырлар агыла. Фәнис Яруллин сүзләренә моң тулы әсәрләр. Әйткәндәй, укытучыларга багышлап иҗат ителгән «Иң гүзәл кеше икәнсез» җыры аеруча кызыксыну уятты. Чөнки кичәдә хаклы ялдагы мөгаллимәләр шактый иде.
Фәнис Яруллин үз бәхетен байтак авырлыклар аша яулаган шәхес. Әлбәттә, әдип хакында бәянләгәндә, аның хәләле, чын мәгънәсендә фәрештәсе Нурсөя ханым алдында ихтирамлап баш имичә мөмкин түгел. «Бу тормышта яшәвем өчен дә, ирешкән уңышларым өчен дә мин тик Нурсөягә рәхмәтле. Ул минем язмышымның иң зур бүләге», дип басымлый язучы. Хәләл җефетенә арналган әсәрләре шактый аның.
Гүзәл затка хас күркәм сыйфатларны да, батырлык-кыюлыкны да туплаган үзендә Нурсөя ханым. «Фәнис — җанымның яртысы», ди ул. Сөюләре саф-чын булмаган кеше шул рәвешле әйтә алыр идеме?!
... Гомеренең соңгы көненәчә иҗат итүдән туктамый соклангыч шәхес. Татарстанның халык шагыйре, атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры Ф. Яруллинның әсәрләре бүген дә әдәбият сөючеләр кулыннан төшми, пьесалары театр сәхнәләрендә уйнала. Туган авылында аның истәлегенә музей, Баулыда һәйкәл ачылган. Иң мөһиме — татар халкының сөекле улы күңелләрдә, якты хатирәләрдә яши. Иҗатчы өчен моннан да олырак бәхет булуы мөмкинме!
«Фәнис Яруллин — безнең Островский бит ул! Татар Корчагины, — ди рәссам Риканс Гыйлемҗанов. — Шәхсән минем язмышымда зур роль уйнады ул. Каты авырып ятканда, нәкъ аның үрнәге яшәү көче бирде. «Хәтер төпләрендә — утлы гомер» язмалары нык тәэсир итте. Гадәттә шәхес турында көндәлекләре сөйләүчән. Яруллин белән дә шул ук хәл. Шаянлыгы, үткер-зирәклеге, юмор байлыгы әсир итә. Октябрьский, Туймазы төбәгенә кагылышлы язмалар бигрәк тә кызыклы. Мисалга, Туймазы театры спектакле турында шундыйрак фикере теркәлгән: «Үзең язган әйберне үзең елап кара инде...»
Рәзинә апа Сабирова (китапханә фондына язучының урыс телендә нәшер ителгән җыентыгын да истәлеккә тапшырды ул) әдип, аның хәләле турында сәгатьләр дәвамында сөйли алыр иде. Ф. Яруллинның 60 яшьлек юбилей кичәсендә катнашырга туры килә шәһәрдәшкә: «Фәнис һәммәсен кинәнеп карап-тыңлап утырды. Миңа да якташыбызны тәбрикләү, Башкортстаннан кайнар сәламнәрне җиткерү, чәчәкләр тапшыру форсаты тиде. Шунысы хәтергә сеңеп калды: Туфан Миңнуллин үзе, Нурсөя каршына тезләнеп, ап-ак чәчәк гөлләмәсе бүләк итте. Кабатланмас күренеш... Ресторанда дәвам иткән кичәне Роберт Миңнуллин алып барды. Миңа да сүз бирде. Җыр башкардым. Яратып тыңлады Фәнис... Туганнары да рәхмәтләрен җиткезде. Шаян-шук, җор телле кеше булып истә калды якташыбыз».
Рәзинә апа язучының фатирында да була. Тормыш иптәшенең хәстәрлегенә, ачыклыгына таң кала. Мәгълүм ки, Яруллиннар фатирында гомумән халык өзелмәгән. Берьюлы 60 укытучы килеп кергән чак та булган, диләр хәтта...
Әминә апа Зиннурова истәлекләре дә әдип образын күзаллау мөмкинлеген бирә. Якташы буларак, язучыга кагылышлы шактый фәһемле мәгълүмат белән таныштырды ул. Яруллиннар гаиләсе башлыгы Бөек Ватан сугышында һәлак була. Тол калган ана сабыйларын аякка бастыруга бөтен тырышлыгын куя. Фәнис әфәнденең газиз әнкәсенә багышлап язган поэмасы барча аналарга мәдхия булып яңгырый. Ә инде әдипнең үз үлем хәбәре авылдашларына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Әминә апа исә кичерешләрен шигъри юлларга сала. Тимерҗан Идрисов тыңлаучылар карамагына Ф. Яруллинга арналган әсәрен тәкъдим итте. «Без — чордашлар, — ди шәһәрдәш, — Шуңа да аның иҗаты миңа ифрат якын, аңлаешлы». Сүз уңаеннан, Тимерҗан Низам улы китапханә фондына соңгы арада чыккан җыентыгын да бүләк итте. Шигърият сөючеләр, сезнең игътибарга...
Рифкать Хәсәншин, һәрвакыттагыча, үзенчәлекле фикерләре белән уртаклашты. «Яруллинның шигырьләре пәйда була башлаган чорда уйлый идем: «Бу кешене кызганып кына басалардыр», дип. Тик, арытаба иҗаты белән таныша баруга, аңладым. Фәнис Гатаулла улы — Аллаһы Тәгалә тарафыннан шагыйрь сыйфатында җибәрелгән кеше. Табигый сәләте булмаган очракта шул рәвешле яза да алмас иде, әлбәттә...» Рифкать абый «Казан утлары» журналының яңа елда нәшер ителгән тәүге санын да алып килгән. Сәбәбе — анда Фәнис Яруллинның Яңа ел турындагы шигыре басылган икән! «Чын иҗат иясе әсәрләрендә яшәвен дәвам итә», диюләре хак, күрәсең.
... Вакыт агышыннан туктамый. Сәгать телләре алга чаба. Әмма очрашуга килүчеләр таралышырга ашыкмый. Хатирәләр яңара, әңгәмә куера. Гөлчәчәк Габдуллина, Әнисә Мөгыйнова укып ишеттергән шигырьләр, Тимерҗан Идрисов, Зәбир Шакировның җырлы күчтәнәчләре кичәгә икеләтә бизәк өсти. Матур әдәбият, илаһи сәнгать иленә сәфәр өчен Вакыт галиҗәнәпләре генә киртә булалмый...