Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
19 февраль 2018, 17:40

Газиз туган телем

И, туган тел — газиз телем минем, Әткәм теле, әнкәм теле син. Туган илем, туган җирем кебек Назлы, якын, мәхәббәтле син.

Газиз туган телем
И, туган тел — газиз телем минем,
Әткәм теле, әнкәм теле син.
Туган илем, туган җирем кебек
Назлы, якын, мәхәббәтле син.
Гыйлем үрләренә юл ярасың,
Милләтеңнең рухы, җаны син.
Тарихын да, җырларын да барлап,
Матур сүзләр белән данлыйсың.
Гасырлардан калган тере мирас,
Саклан берүк гомер-гомергә.
Һәр авазың милли төсмерләргә,
Илһам чәчкәсенә төрелгән.
Синең аша буыннан-буынга
Тукай әманәте терелә.
Бәхет бит ул, әйтер фикереңне
Әйтә алу туган телеңдә!
Син басынкы, тыйнак,
Әмма бай тел,
Күркәмлектә алгы сафта син!
Онытылмый, рәнҗетелми яшә,
Һәммәбезгә тел ачкычы булып,
Мәңге яратылып яшә син!


Х. ХӘНИПОВА.


Татар кызына
И, матур кыз, и, гүзәл кыз,
Толым-толым чәчләрең.
Яман күзләрдән сакласын,
Нур чәчә бит күзләрең.
Киң итәкле күлмәк кигән,
Бигерәк килешә калфагы.
Менә шундый чибәр бит ул
Безнең татар кызлары.
Сызылып киткән кара кашлар,
Зәңгәр икән күзләре.
Гүзәлләрдән гүзәл кыз син,
Милләтемнең бизәге.
Сабырлыгың һәм сафлыгың
Гасырлардан үрелә.
Мөселман кызы икәне
Әллә кайдан күренә.
Бик күпләргә үрнәксең син,
Әй, сөйкемле кыз бала.
Ходай бәхетеңне бирсен
Яшәргә бу дөньяда.

Р. САБИРОВА


Ник укымыйсың шигырь?
Шигырь бит ул — күңел хисе,
Шатлык-кайгысы белән.
Елата да, җырлата да,
Юлдаш була теләсәң.
Тау-ташларны ул җимерә,
Елга ярыннан чыга.
Диңгезләрне йөзеп чыгып,
Һаваларга күтәрә.
Канатсыз да оча,
Җилләр булып исә.
Күкрәгенә кочып сине,
Чәчләреңнән сыйпап,
Сихри сүзләрен әйтә.
Яндыра ул йөрәкләрне,
Сагышларга сала күңелне.
Елмая ул карап күзләреңә,
Сөртә-сөртә аккан яшеңне.
Уктай булып керә йөрәгеңә,
Уй-хисләрне алып китә еракка.
Ә кичләрен йолдызларга карап,
Килер ул дип әйтә, яратса.
Ай-кояшка тиңләсә дә,
Утка-суга сала кайчакта.
Йөрәкләр дә яна, күз яшьләре тама,
Шулай да була бит тормышта.
Шигырь юлдаш, шигырь сердәш,
Шигырь бит ул гомерлек.
Дус та була ул кирәксә,
Мәңге бергә яшәрлек.

З. СӘЛИМШИН.


Дуслык иле
Милләтем — татар,
динем — мөселман,
Аерма шунда якын дуслардан.
Илебез халкы гөлләмә төсле,
Һәр милләт анда чәчәктәй төрле.
Аралашабыз урыс телендә,
Милләтара тел булганга илдә.
Горурлык хисен тоябыз шуннан,
Җил-яңгыр үтми безнең арадан.
Милләтләр саклый гореф-гадәтен
Бизәгән өчен тормышны безнең.
Бәйрәм итәбез җан дуслар бергә,
Дуслыклар ныгый шуңа гомергә.
Яшәгәнгә без дуслык илендә,
Уй-фикер итү туган телләрдә.
Телләрне белү булса да байлык,
Туган телемә тоям горурлык.

Т. ХӘБИРОВ.
Читайте нас: