Башкортстанның халык шагыйре, С. Юлаев, Г. Исхакый, М. Горький премияләре лауреаты Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилеена багышлана.
1990 елда Туймазыда «Татар җыры-90» бөтенсоюз фестивале үтте. Анда бик күп өлкәләрдән 115 талантлы җырчы (автордан: бәхетлеләр исемлегендә мин дә бар) катнашты. Җирәбә салдылар. Миңа беренче сан чыкты! Бар күңелемне биреп, хисләнеп яраткан җырларым — «Гөлҗамал», «Ямьле Агыйдел буйлары»н башкардым. Жюрида танылган шәхесләр: Фәридә Кудашева, Наҗар Нәҗми, Фән Вәлиәхмәтов, Шамил Хәмәдинуров һәм башкалар.
Тәнәфес вакытында каршыма Наҗар әфәнде килеп чыкты. Ул: «Син тәүге булып җырлаган кыз түгелме?» — диде. «Әйе, мин булам», — дим. Халык шагыйренең: «Матур җырладың, мин сиңа әйбәт бәһа куйдым», дигән сүзләре мине тагы да илһамландырып җибәрде. Форсаттан файдаланып, сүз башладым:
— Наҗар ага, сезнең «Миңлеште киленнәре» дигән җырыгыз бар бит? Мин дә — Миңлеште килене! Авылдашыгыз Әхкәм Сабировныкы...
— Шулаймени?! Әниегез Полина Мидхәт кызы минем укытучым ич, алар исәнме, кайда яшиләр?
— Әти вафат инде, әнкәй Дүртөйледә кече улында яши.
— Адресын бирче, сеңелем, юл төшкәндә кереп хәлен белеп чыгармын. Миннән күп итеп сәлам әйт!
... Фестивальдә мин җиңүче исемен яуладым. Фәридә апа Кудашева аркамнан сөеп, җырлавыңны ташлама, дип диплом тапшырды.
Мин, әлбәттә, Наҗар Нәҗминең сәламен әниебезгә җиткердем. Укучысы булгач, әнкәй аның иҗаты белән гәзит-журналлардан гел танышып бара иде. Наҗар абый 7нче классларда укыганда язган шигырьләрен Полина Мидхәт кызына күрсәтә торган булган. Укытучысы аларны төзәткәләп, камилләштерергә булышкан. Алар очраша алганнардырмы, әниебез 92 яшендә дөньядан китте.
Наҗар аганың шигырьләре 1937 елларда ук басыла башласа да, беренче китабы 1950 елда гына чыга. 60 ел эшләү дәверендә кырыклап китабы языла.
... Икенче очрашу 1992 елда Казанда булды. Шәһәрдән 5 кеше беренче бөтендөнья татарлар конгрессына делегат сыйфатында бардык. Анда «Казан утлары» журналының 70 еллык юбилее үтте. Бик күп төбәкләрдән килгән язучылар, шагыйрьләр тәбрикләүләрен җиткерде. Ап-ак чәчле, ак күлмәкле Наҗар ага «Татар теле» исемле шигырен зур осталык белән, йөрәкләргә үтәрдәй итеп сөйләде. Бөтен зал аны көчле алкышларга күмде. Без якташыбыз өчен шатлык һәм горурлык хисләре тойдык. Ике тугандаш республиканың сөекле шагыйре, Башкортстанның һәм төрки халыкларның олы чәчәне, чын мәгънәсендә халык шагыйре булды ул. Мин аның белән исән вакытында күрешеп, аралашуыма бик бәхетлемен. Наҗар аганың якты истәлеге, аның кабатланмас әдәби мирасы татар-башкорт халкы хәтерендә мәңге сакланыр...