Саф йөрәктән чыккан һәрбер сүзең
Яннарыңда янәш бер утырсам,
Офыкларым кинәт киңәяләр,
Синең белән ихлас бер сөйләшү
Минем өчен үзе бер гомер.
Мин үзем дә алла баласы бит,
Мин түгел бит тутык бер тимер.
Синең янәшәңдә бер утырсам,
Пар канатлар үсә җилкәмдә.
Мин әйләнәм диңгезләрдә йөзгән,
Дулкыннарны җиңгән җилкәнгә.
Уйлар дулкынында мин чайкалам,
Йөрәгемнән саркып кан тама.
Язмышымнан көлеп ямь таба.
Йөрәккәең дөрләп янса да.
Гомер үтә, юллар күп була,
Үткәнендә калсын эзләрең.
Сагыныплар искә алсын сине
Шул юллардан үткән дусларың.
Ялгышма син, дустым, ялгышма,
Еллар ашыга, яшьлек тиз уза,
Гомер дә үтә кире кайтмаска.
Терәк булып бер-беребезгә.
Сулар акса да, еллар артса да
Атсын чәчкә безнең күңелдә.
Давыл урамда, тыныч күңелдә,
Чөнки син минем белән бергә.
Юк, димә, борчылма, тик аңла,
Бар бит мәхәббәт, бар ул дөньяда.
Бу дөньяга кеше нигә туа,
Кемнәр белә нигә туганын?
Ә мин менә яратылыр өчен,
Һәм яратыр өчен туганмын.
Иң беренче көннән, балачактан,
Өзелеп сөйдем газиз әнкәмне.
Ә аннан соң булды укытучым,
Белем биргән газиз мәктәбем.
Үсеп җиткәч, яшьлек елларында,
Башларымны җуеп, чын йөрәктән,
Гашыйк булдым сөйгән ярыма.
Бу дөньяда яраттыра торган
Беләсезме тагын кем барын?
Бернигә дә алыштырмый торган,
Газизләрем — балакайларым.
Ә оныклар, оныкларым минем,
Шулхәтле дә тәмле, сөйкемле.
Нәниләрем, йөрәк парәләрем,
Яратам мин, дуслар, туганнарны,
Яратам мин язлар-кышларны.
Мин гашыйкмын, өзелеп яратамын,
Өзелеп сөям шушы дөньяны.
Әллә өнем, әллә саташам —
Җил очырта, карлар әйләнә,
Кулларыбыз кулга бәйләнә,
Кар эскерте ала кочаклап,
Гүя дөньяда без тик икәү,
Тирә-якта юк ла һич бүтән,
Кар бөртеге белән бергәләп.
Сине уйлыйм, бәгърем, кич-иртә,
Шушы хисләр калды моң булып,
Туймазы районы, Серафим авылы.