Иллә мәгәр хак булган Пушкин әфәнде! Тормыш моны үзе үк исбатлый түгелме? «Садик» баласыннан алып, олпатлык яшенә якынлашып килүчеләргә хәтле буйсына ул галәмәт хискә.
«Кәләш алам!» спектаклен тамаша кылганның соңында, тәмам инанасың: «Мәхәббәт гомер агышына карамый, ул һәрчак яп-яшь». Р. Назаргулова иҗат иткән әсәр берчә көлдерә, берчә уйландыра. «Нур» клубы һәвәскәрләре Гаилә елы уңаеннан менә дигән бүләк әзерләгән. «Исеменә караганда, пьеса нәкъ шул әһәмиятле вакыйгага тап килә сыман, — ди Төрекмән авылы ветераннар советы рәисе Фәнүсә Таймасова. — Һәр герой гаиләгә кагылышлы мөһим мәсьәләләргә үзенчә бәя бирә. Шул ук вакытта тормышны ямьләндерергә, башкаларны да үз артыннан ияртергә тырыша».
Тәү карашка әсәрнең эчтәлеге үтә гади сыман. Инде «гомер кышына» кереп баручы Заһир бабай (Тәлгать Таймасов) яшь сылу — почта ташучы Галиягә (Гөлнур Фазлыева) гашыйк була. Яшьлегендә сөйгән кызы белән кавышу бәхетенә ирешмәгәнгәме, күңеле һаман булса урынында түгел бабайның: «Армиядән кайтуыма, кияүгә чыгып куйган. Үкенечкә калды...» Гомер иткән карчыгы Сәлимә әби (Әүфә Насыйбуллина) бу уфтануларны шаяртуга күчермәкче: «Миңа язган булгансың, картым!» Әмма хәләленең үз туксаны туксан. «Әби-чәби»дән тәмам туйган, өстәвенә Сәлимәсе сабый да тапмаган, бала сөю бәхетеннән мәхрүм иткән. Яшь кәләш алсамы... «Бала да була, йөзгә дә җитәм. Яшь хатын белән Төркиягә барырбыз, карчык өйдәге эшләрне карар. Хәзер ирләргә ике бичәгә өйләнергә рөхсәт».
Әбиенең исә эчендә «ут дөрли». «Гомерләрем үтте шул «агач тел» белән, — дип уфтана ул. — Гел кеше хатыннарын мактады. Миңа бер юньле сүз әйтмәде. Югыйсә, яратышып өйләнешкән идек... «Нишлисең, еллар узу белән, тату яшәгән парлар арасына да кергәли «кара мәче» дигәннәре.
Хәлбуки, Галиянең сөйгән егете Нариманга да (Хәлим Фазлыев) Заһир аганың сәер гыйшкы шаһиты булырга туры килә. Ачуы кабара, билгеле, егетнең! Өстәвенә «свидание» да билгели ич әле бабагыз. Сәлимә әби әйтмешли, «тәмам алышынган ахры бу карт». Хәлләр ярыйсы кискенләшә. Иренә үч итеп, карчыгы да мәрәкәгә кушыла. Имеш, мин кемнән ким, менә дигән буйдакларны каратырлыгым бар әле! Яшь кәләш алам, дип хыялланса да, бабай хәләлен көнләшә икән. Нариман белән «чөкердәшеп» утырган әбекәйне күреп, җаны көя. Чын мәгънәсендә «Шекспирча хисләр» кайный геройлар арасында. Ничек киртә куярга соң бу хәтәр вакыйгаларга?
Бәхеткә каршы, Галия сылуга бик шәп уй килеп төшә. Бабай белән очрашуга ризалаша ул, тик Сәлимә түтинең күлмәген сорап ала. Кеше танымасынга, янәсе. Картлач рәхәтләнеп үти «җанкисәгенең» теләген. Дәртләнеп көтә булачак «свидание»ны. Гыйшкы тылсымыдыр, әтәчтәй кукыраеп, ыспайланып-көязләнеп китә бабакай.
... «Зарыгып көткән очрашу тарихы ничек төгәлләнә инде?», дип кызыксынырсыз. Тәмле-татлы сүзләрен тезә генә Заһир карт, сандугачтай сайрый. «Кәләш» йөзен ачып җибәрсә... Ай Аллам, хәләл җефете, Сәлимәкәе ләбаса! Җир убылса, оятыннан кереп китәр иде лә картыбыз, юк шул. Түзәргә, гомер бакый ишетмәгәнеңне ишетергә туры килә. Әй юмалый бабай әбине, үзенчә акланган була. Баксаң, Заһир ага маҗаралары моның белән тәмамланасы түгел икән. Шәһәрдән авылга Нариманның дәү әнисе Миңниса (Зөлфия Батыршина) килеп төшмәсенме. «Авыл җирендә институт бетергән оныгымны яшәтә буламмы», дип ду куба ханым. Шәһәрчә киенгән-ясанган хатынны шәйләүгә, Заһир ага чак һуштан язмый кала. Аның яшьлек яры — Миңнисасы ич бу! Ниһаять, үзара аңлашу насыйп була олыгайган ир-хатынга. Заһир армиягә киткәндә йөкле булып калган, егетеннән бер хат кисәге көтеп алалмаган Миңниса, оятыннан нишләргә белми, кунакка кайткан берәүгә кияүгә чыгып, чит-ят тарафка юллана. «Нариман — синең оныгың, кызыбызның улы». Моны ишеткән бабайның ничек йөрәге ярылмагандыр. Куаныч та, беркадәр үкенү дә хисе арбый күңелен. Заһир карт яшьлек мәхәббәте, гомер кичергән хәләл җефете каршында гаебен таный, гафу үтенә. Алай гына да түгел, Сәлимәсен өзелеп яратканын, аннан башка яшәү юклыгын аңлый ул. Соң булса да, уң булсын. Тиздән — туй. Өчесе өчен дә уртак оныкка әверелгән Нариман Галиягә өйләнә.
... Тәэсирләнгән тамашачы дәррәү алкышларын кызганмый. Афәрин хөрмәтле артистларга! Котлауларга «Нур» клубы мөдире Раушания Фәезова кушыла, кунакларга, үзешчәнннәргә чиксез рәхмәтен белдерә. Фәнүсә Таймасова һәвәскәрләргә Рәхмәт хатлары тапшыра. Әйе, Гаилә елы әле башлана гына. Яңадан-яңа кызыклы чаралар, гаҗәеп очрашулар, искитмәле ачышлар көтә сәнгать сөючеләрне.
«Кәләш алам!» пьесасындагы образларны гәүдәләндергән сәләт ияләре исеменә берничә җылы фикер әйтеп үтәсе килә. Т. Таймасов — Ә. Насыйбуллина дуэты ифрат отышлы. Шаян сүз, юморга һәвәслек, актерлык сәләте берләштерә авылдашларны. Бер-берен ярты сүздән, күз карашыннан аңлый алар. Гөлнур һәм Хәлим Фазлыевлар, З. Батыршина да тулысынча әсәрдә тәкъдим ителгән мохиттә яши, диярсең. Ясалмалылык, кайсыдыр сыйфатларны күпертеп-кабартып күрсәтү ише галәмәт юк. Артистларның җыр-моңга маһирлыгы әсир итә. Тамашаны музыкаль яктан Венер Фәезов бизәде.
«Кәләш алам!» әсәрен сәхнәләштерү өстендә тулы иҗат коллективы көч куйган, вакыт тар булуга карамастан, соклангыч тамаша тудыруга ирешкән. Күмәк тырышлык уңай нәтиҗәсез калмый бит ул. Нәкъ тату гаиләдәге сыман.