Туган як
+8 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
17 гыйнвар 2018, 17:02

Арытаба ни булыр икән?

Бер үк вакыйга шаһиты булырга туры килгәнгәме туды әлеге сорау күңелдә, белмим...

Бер үк вакыйга шаһиты булырга туры килгәнгәме туды әлеге сорау күңелдә, белмим...
Ә хәлләр болайрак. Көннәрнең берендә гадәттәгечә автобуста китеп барам. Тукталышта халык дыңгычлап тулды. Дәрестән кайтып баручы бала-чага да шактый. Кондуктор салон буйлап билет сатып йөри. Көч-хәл белән үтә «кеше боткасы» арасыннан... Берзаман тавышын күтәрә төште ханым: «Кирәкми миңа синең биш сумың. Тулы билет хакын бир! Син бит башлангыч класс баласы түгел, унике яшьләр бардыр үзеңә. Түлә!» Теге малай исә кыенсынып калмады, каты гына әйтә салды: «Бүтән акчам юк. Булганын бирдем». «Киләсе тукталышта төш алайса!» «Төште ди...»
Автобустагылар ике «лагерь»га бүленде. Бер ишләре: «Сабый бит, юктыр акчасы. Утыра бирсен», диеште. Бәгъзеләр (алары азсанлы иде): «Буй җиткергән, үзе өчен җавап бирерлек. Нәрсәгә аны кызганырга?!», дип каршы төште. Бичара кондуктор ике ут арасында калды: «Мин үз кесәмнән чыгарып түлиммени хәзер? Бу малайны таныйм. Әллә ничә тапкыр шулай ярым бушка кайтканы бар...»
Шулчак алдагы урыннарның берсендә утырган егерме яшьләр тирәсендәге сылу тавыш бирде: «Нәрсәгә дип бәйләндегез соң балага? Юктыр акчасы, булса, түләр иде. Уф, копейка өчен шул хәтле тавыш куптармасагыз... Мәгез, үзем түлим малай өчен!» «Бирегез соң, акчагыз җәл булмагач, — дип пышылдады үтә кыен хәлдә калган кондуктор. — Бер генә түгел бит андый «куяннар». Бөтенесе өчен түләргә тиешмени мин хәзер?..» Теге «батыр» пассажирыбызның исе дә китмәде бу хәлләргә, киресенчә җәелеп үк утырды. Мыскыллы караш белән кондукторга төбәлде:
«Кем җиңде?», янәсе.
Ике-өч атна уздымы-юкмы, теге үсмер белән янә автобуста очрашырга насыйп булды. Янә арттагы урыннарның берсенә «кунаклады» ул. Аерма шунда, бу юлы салонда халык күп түгел, кеше арасында югалып калырлык әмәл юк, димәк. Тагын шул ук хәл кабатланды. Малай янә билетка биш сумын сонды. «Укый беләсеңдер бит, әнә генә язылган билет хакы», дип кисәтә кондуктор. Җавап әзер: «Бүтән акчам юк. Алсагыз, шуны аласыз. Алмасагыз...» Теләсәң нишлә, кыскасы. Ханым тавышын күтәрми: «Киләсе тукталышта төшеп каласың инде алайса». «Егет» авыз кыйшата: «Төшмим, нигә төшим ди. Акчам җитмәгәч, мин нишләргә тиеш?»
Аптыраган. Бала кешесен автобустан куалап та булмый. Көн саен бушка йөртүләре дә... Автобустагылар дәшми. Аңлашыла, кысыласы килми. Малайга таба борылам. Өс-башы менә дигән, күрер күзгә ябык та түгел, тутырган тавык сыман (ой, гафу!). Хәлле, бөтен гаиләдән икәнлеге күренеп тора. Бәлки ата-анасы хәбәрдар да түгелдер улларының мутлыгыннан? «Әниең юлга җитәрлек акча бирәдер бит?» — дип сорыйм үсмердән. «Бирә. Көн дә биш сум», дип көлемсери теге. Үзенең карашы тегендә-монда «сикерә». Алдашуы көн кебек ачык... Әллә бераз читенсендеме, башка сәбәпме, киләсе тукталышта төшеп калды малаебыз. «Сабый ич әле, шаяру гынадыр, акылга утырыр», дияр кайберәүләр. «Кирәк әйберенә шул рәвешле акча җыядыр», дип яклады хәтта танышларымның берсе. Шулай да булсын ди. Әмма гелән изге кешеләргә очрап тормас бит яшь пассажир. «Ипи шүрлегенә менеп төшүчеләр» дә табылыр. Арытаба ни буласын һичкем белми. Вак-төяк «шаярулар»ның ахыры да төрлечә ич. Кызганычка каршы...

Читайте нас: