Яңа елны котлап
Күбәләкләп ап-ак карлар ява,
Яңа елны котлап, иркәләп,
Озатабыз бүген үткән елны,
Китә күрмә безгә үпкәләп.
Назлы язлар бирдең, рәхмәт сиңа,
Көзләр килде бай һәм нигъмәтле,
Нурлы җәең кояшлары белән,
Кышларың да хозур, зиннәтле.
Очраштырдың матур затлар белән,
Күпме гыйлем, фәһем, нур алдык.
Үткән елның хатирәсе булып
Күңелләрдә моңлы җыр калды.
Яңа елкай изге ният белән
Өйнең түрләренә атласын!
Кар йомгагы кебек ак бәхетләр
Һәр кешене, Илне капласын!
Балачагым бураны
Буран бабай бүген иртә таңнан
Ашыгып-ашыгып эшен башлады...
Әй очыртып йөртте кар мендәрен,
Аннан эскерт өеп ташлады.
Дер селкетеп алды түбәләрне,
Дулап-сызгырып йөрде кайчакта.
Мичтә янган утка карап утырам,
Дөрләп ала утын учакта.
Балачагым хатирәсе булып
Искә төшә буран булганда.
Әткәй, әнкәй, кайнар мичнең уты
Күз алдында күңел тулганда.
Ак теләкләр
Яңа елда ап-ак карлар ява —
Ак теләкләр ява, күрегез...
Һәрбер йортка ак бәхетләр булып,
Сафлык, шатлык булып керегез!
Битләремә кунып, сөендереп,
Керфек очларында эрегез.
Нечкә тойгыларым, шигырь булып,
Йөрәгемне моңга төрегез.
Балаларым, оныкларым өчен
Теләгәнен берүк бирегез.
Сүнмәс йолдыз, рухи байлык булып,
Изгелекләр булып керегез!
Л. КАШАПОВА-ИСКУЖИНА,
Туймазы районы,
Серафимовка авылы.
Яраткан гәзит
«Туган як»ны көтеп алам,
Бар намаз вакытлары.
Телепрограммасы булгач,
Табыла кирәк каналы.
Шундый тирән эчтәлекле,
Һәр мәкаләсен укыйм.
Берсеннән-берсе кызыклы,
«Өлгер генә», дип уйлыйм.
Шәһәрдә үткән чаралар
Берсе дә читтә калмый.
Һәр көн диярлек табалар
Лаеклы геройларны.
Яраткан гәзитем аша
Яңалыкларны беләм.
Әйтерсең лә, шәһәр халкын
Үзем күреп, сөйләшәм.
Редакциягә зур рәхмәт
Игътибарлы булганга.
Армый-талмый эшләгәнгә,
Бар нәрсәне язганга.
Яңа елда иҗатыгыз
Тагы да чәчәк атсын.
Укучылар шатлана-шатлана
«Туган як»ка язылсын!
Матурлыкны тоеп яшәсәң...
Талгын гына карлар төшә,
Төшә дә оча күккә.
Охшап ап-ак күбәләккә
Тирә-юньгә ямь бирә.
Кышның бөтен яме дә
Шундый матур көннәрдә.
Яктыра безнең дөнья,
Чөнки керә ак төскә.
Ә Яңа ел җиткәндә
Кыш охшый әкияткә.
Гирляндалар һәр җирдә
Җемелди төрле төстә.
Тормыш матур ел буена:
Язын күмелә яшеллеккә,
Җәен чәчәккә төренә.
Гүзәллекне тоя белеп,
Яшәү кирәк җир йөзендә!
Эт елы
Яңа елдан ни көтәргә?
Эт елы бит каршыда.
Калу мөмкин эт көненә
Хуҗа начар булганда.
Этләрнең дә бар төрлесе:
Кайсы яши кеше төсле.
Бар да хуҗасыннан тора,
Булса да акыллы үзе.
Эт — кешенең якын дусты,
Күп хезмәт иткәне дә.
Йорт-җиренә яхшы сакчы,
Алдан кисәтә белә.
Яңа елга теләк шундый:
Имин торсын дөньялар.
Өмет булса киләчәккә,
Матур булыр яшәүләр!
Бәйрәм
Яңа ел килә галәмгә
Бәхет-шатлыклар белән.
Олысы да, кечесе дә
Көткән бер олы бәйрәм.
Сихри көчкә ия никтер
Яңа ел бәйрәмнәре.
Онытылып торсалар да
Гөл, чәчәк бәйләмнәре.
Чәнечкеле энәләрдән
Торса да яшел чыршы.
Һәр кеше аның янында
Күңеле белән җырчы.
Балаларга, олыларга
Күчтәнәчләр-бүләкләр,
Өләшелә бу көннәрдә
Теләп матур теләкләр.
Яңа еллар алып килсен
Аек акыл, уй-зиһен.
Шат, сәламәт яшик җирдә,
Югалтмыйк дуслык хисен.
Уңышлар белән каршылыйк
Матур, якты бәйрәмне.
Тик тынычлык кына көтсен
Алда барлык галәмне.
Чыршы бизим
Яңа ел бәйрәме җитә,
Оныкларга чыршы кирәк,
Бу көннәрдә өйләрендә
Чыршы куймаучылар сирәк.
Чыршы төбендә бүләкләр,
Оныкларга зур бер шатлык.
Әмма үзебезнең генә
Арттан куып килә картлык.
Балачакта чыршыларны
Без дә әйләнеп биедек.
Ләкин ясалма уенчык
Элеп кенә бизи идек.
Матур уенчыклар белән
Оныкларга чыршы бизим.
Әйтерсең дә, еллар аша
Балачакка кулым изим,
Оныкларга чыршы бизим...
Кыш
Җирдәге ак карлар — чишмә,
Тәмле суы — яктылык.
Чылтыр-чылтыр ага чишмә —
Урам тора яктырып.
Җил кызлары бу чишмәгә
Көн дә килә шатланып.
Урам буйлап кайта алар,
Чишмә сулары алып.
Чишмәләре мөлдерәмә,
Көянтә сыгылмалы.
Буран дип уйлама син —
Су ташый җил кызлары...
Җил
Әй шашынды җил, шашынды...
Агачларга үрмәләде,
Ботакларны сындырды.
Аннан ары, егылып төшеп,
Кар көртләрен туздырды.
Морҗалардан мичкә төшеп,
Ялкын белән әрләште.
Ут-ялкынга көч җитмәгәч,
Төтен белән көрәште.
Урамнардан йөгереп үтте,
Тәрәзәләргә кар атты.
Ачуыннан елый-елый,
Көртләрдә аунап ятты.
Ә бераздан, елауларын
Карга күмеп, туктатты.
Тәрәзәләрдә бизәк булып,
Үзе йокыга талды.
Каникулда
Фәрит чыккан тау шуарга
Яшел чаңгысын тагып.
Өстенә җылы, калын тун,
Аякка пима киеп,
«Чаңгыда шуыйм», диеп.
Тауга менеп җитәлмәде,
Хәле бетте малайның.
Тирләп пеште, мыш-мыш килеп,
Тау итәген төшәргә дә
Йөрәк җитми мескеннең.
Ә дуслары коштай оча,
Биек-биек таулардан.
Артларыннан җил дә җитми,
Уралып кала юлларда,
Эх, күңелле кышларда.
Фәрит тәмлене ярата,
Ашый да — компьютерда.
Дуслары урамга чакырса,
Хәйләләп кала тора,
Тик көннән-көн «кабара»...