Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
10 гыйнвар 2018, 13:49

Хушыгыз... Юк, яңадан очрашканга кадәр!

Һай бу Вакыт дигәнең. Күз ачып йомган арада үтә дә китә. Игътибар итә салдым, байтак таныш-белешләрем көннәрнең ифрат тиз узуына аптырый.

Һай бу Вакыт дигәнең. Күз ачып йомган арада үтә дә китә. Игътибар итә салдым, байтак таныш-белешләрем көннәрнең ифрат тиз узуына аптырый.
«Элек алай түгел иде», диләр.
Анысын кем белгән, әмма ел артыннан ел агышын чыннан да шәйләми каласың сыман. Кайчан гына әле горур Әтәч белән «мәш килгән» идек, инде тугры, дөреслек яратучы Эт «ишек кага». Күпләр үткән елга үзенчә йомгак ясыйдыр, мөгаен. Нәрсә кабул булды, ниләр гамәлгә ашмый калды... Һәрхәлдә, ихлас рәхмәт юллыйк тупса артында безләргә кул болгаган «иске» елга.
... «Илһам» клубы әгъзалары да тирән хөрмәт хисе белән озатырга ниятләде көяз Әтәчне. Байтак кызыклы чаралар, фәһемле очрашуларга бай булды ел. Искә алырдай хатирәләр шактый.
«Илһам»лыларны хуҗабикәләр — О. Габделхакова һәм Г. Габдуллина каршы ала. Кунаклар бәйрәмчә бизәлгән чып-чын татар өенә юлыга. Чигелгән тастымаллар, самавыр, чәшкеләр, милли ризыклар, түбәтәй-калфаклы әкәмәт уенчыклар. Әлбәттә, тәүдә үк күзгә ташланганы — балкып-янып торган, нур бөркегән Чыршыкай.
Озак та үтми, куанычлы телеграмма килеп ирешә. Баксаң, Нардуган Ана килеп җитәсе икән! Алып баручылар чара кунакларына кыскача татар халык бәйрәме Нардуган хакында бәянли. Яңа ел алдыннан билгеләнә торган була ул. Шамакайлар булып киенгән яшьләр йорттан йортка йөргән. Хуҗалар аларны бик теләп каршылаган. Шамакай керсә, ашлык уңа, киләсе ел имин була, дип фаразлаган халык. Кичен исә егет-кызлар аулак өйләргә җыйналган, бергәләп күңел ачкан.
... Кызыклы бәянне бүлеп, талгын көй яңгырый. Ниһаять, Нардуган Ана килгән икән ләбаса! Уен-көлке, шаян сүзгә чират җитә. Чыршы очына күзне бәйләгән килеш йолдыз беркетү; тизлеккә уенчыклар күчерү... Янә дә балачактан таныш уен — йөзек салу. «Кемдә йөзек, сикереп чык!», дип боера Нардуган Ана. «Җәза»га тарыганнар җырлый, бии, мәзәк сөйли. Сәләтлеләр җитәрлек, аптырап торышлы түгел! Арытаба бәйрәмдәгеләр халык әйтемнәрен искә төшерә, тапкырлыкта көч сынаша. Һичкем бүләксез калмый. Нардуган Ана да канәгать. Милли йолалар югалмый, киресенчә, яңара гына бара.
... Нардуганга инде китәргә вакыт. Кыш Бабай һәм дә Кар Кызын каршылар мәл якынлаша. Ерак котып кунаклары һәммәсен тәбрикли, изге теләкләр юллый. Инде алар белән рәхәтләнеп күңел ачарга була, дигән сүз!
Чыршы тирәли тезелә уенчылар. Кыш Бабай, Кар Кызы биремнәрен «чикләвектәй яралар». Җырлап-биеп, шигырь сөйләп куандыралар. Күчтәнәчләреңне таратып өлгер генә. Зарар юк, юмарт бит ул безнең Кыш Бабай. Сылу оныгы да бабасыннан калышмый. Яңа Эт елы да алардан үрнәк алсачы...
Чыннан да, югарыда әйтелгәнчә, Вакыт дигәнең сизелми дә уза икән, җәмәгать. Яңа ел хәбәрчеләре дә хушлаша дуслары белән. Тик озакка түгел, бихисап күңелле очрашулар алда ич әле. Барысы да башлана гына!

Читайте нас: