Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
2 гыйнвар 2018, 13:21

«Мин рухымның асыл хәзинәсен

Илем, сиңа биреп калдырам», — дип, әйткән башкорт халык язучысы, С. Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зәйнәп Биишева.

Илем, сиңа биреп калдырам», — дип, әйткән башкорт халык язучысы, С. Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зәйнәп Биишева.
Зәйнәп Абдулла кызы 89нчы яшендә вафат булды.
Аның бар гомере туган халкына хезмәт итүгә багышланган. Ә инде соклангыч иҗаты безгә һәм киләчәк буыннарга чын-чыннан да асыл хәзинә ул. Безнең күңелләрдә Зәйнәп апа һәрчак яктылык җырчысы булып калачак.
З. Биишеваның тууына 2018 елның гыйнварында 110 ел була. Әлеге вакытта шул уңайдан республикабызда төрле чаралар үткәрелә.
Безнең шәһәрдә дә язучы иҗатына багышланган конкурслар, укулар оештырыла.
Коммуналь-төзелеш колледжында, мәсәлән, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы А. Аитова тарафыннан оештырылган З. Биишева иҗаты буенча нәфис сүз осталары конкурсы үтте. Аның төп максаты — язучының шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләрне саф башкорт телендә сәнгатьле уку, талантлыларны ачыклау, туган телгә сөю тәрбияләү, укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен, сәхнә осталыгын үстерү иде.
Укытучы чарага җитди әзерләнгән, бүлмә язучы иҗатына багышланган җиһазлар белән тулыландырылган. Студентлар йөзендә зур җаваплылык һәм шул ук вакытта дулкынлану сизелә.
Чараны Эльвина Фазыйлова Зәйнәп Биишеваның «Хәерле көн» шигыре белән башлап җибәрде.


«Хәерле көн, имин-аманлыкта
Гөрләп үтсен хезмәт җырыгыз.
Сезнең тырышлыктан күәт алып,
Балкып торсын туган илебез».
Әлбәттә, мондый шигырь юллары барысына да көч-күәт өстәп җибәрде.
Укытучы Алия Тәбрик кызы әдибәнең иҗатына сокланып, башкорт хатын-кызларының түземлек, сабырлык, бөеклек үрнәге булган Зәйнәп апа алдында баш иябез, диде.
Без, жюри әгъзалары, катнашучыларның һәрбер чыгышын яратып, бирелеп тыңладык. Бәйгечеләрнең эшен әсәрне яттан белүенә, эчтәлеген аңлавына, сәнгатьле укуына һәм музыкаль яктан бизәлешенә карап бәяләдек.
Лиана Кашапова «Онытылмас яшьлек» шигырен ишеттереп, күздә очкын очкан, беләктә бетмәс көч булган, йөрәк ялкын белән тулган, шаян, көләч яшьлеккә алып кайтты. Әлбәттә, Лианага беренче урын бирелде. Икенче урынга Альбина Галиәхмәтова «Ялгыз сыерчык яз китерми» шигыре белән чыкты. Ә инде өченче урынны Альбина Хәйруллина белән Алсу Мөхәмәтҗанова бүлеште. Альбина «Җимеш» романыннан өзек укыды. Алсу «Гомер юлым» шигырен укып, совет хатын-кызларының горур бәхетен хисләр аша тасвирлап тыңлаучыларга җиткерде.
Бу чарада катнашучылар сәләтләрен ачып кына калмады, ә чыгышлары белән күңелләргә матурлык, зәвык өстәде. Язучының укылмаган шигырьләрен укырга, укылганнарын тагы да укырга өндәде.

Ф. Әминова, педагогик хезмәт ветераны.


«Башкорт җирен данлаучы син...»
Нефть колледжында «Башкорт җире җырчысы» бәйгесе узды. Ул башкорт халык язучысы, прозаик, шагыйрь, драматург, тәрҗемәче Зәйнәп Биишева юбилеена багышланды.
Чара студентларның акыл һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү, шәхес буларак тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау максатында үткәрелде. Анда дүрт уку йортыннан 15 вәкил катнашты. Нефть, музыка, коммуналь-төзелеш колледжлары, икътисад техникумы студентлары Зәйнәп Биишеваның әсәрләрен тәкъдим итте. Мәртәбәле жюри алдында катлаулы бурыч торды: әсәрне белү кимәлен, сөйләм осталыгын, дөрес әдәби әйтелешен, төрле сәнгати чаралар кулланышын бәяләү.
Бәйгечеләрнең һәммәсе дә бик яхшы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә 1нче урын Фирдүс Гәрәев (музыка колледжы) һәм Ильвина Халикова (икътисад техникумы) арасында бүленде. 2нче урында — Альбина Насретдинова, Зарина Исәнгилдина (нефть колледжы), Алсу Нәбиуллина (коммуналь-төзелеш колледжы). 3нче урынга Илгиз Акзигитов, Денис Габдрәхимов (нефть колледжы), Лиана Кашапова (коммуналь-төзелеш колледжы) лаек дип табылды.
Жюри әгъзалары, чарада катнашучылар конкурсны оештырган һәм үткәргән өчен колледж хакимияте, директоры Р. Халиковка рәхмәтен белдерде. Мондый бәйгеләр — патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү чарасы ул. Киләчәк буын вәкилләре халкыбыз мәдәниятен саклаучы, Туган төбәген сөюче, хөрмәтләүче шәхесләр булып үссен иде.

Т. ХӘЙДӘРОВА.
Читайте нас: