Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
29 ноябрь 2017, 17:26

Илһамият

Гөлләр, тәрәз төбем тулы гөлләр. Алар — күңел бизәге. Кайсы бәхет китерә диләр, Кайсы — мәхәббәт гөле.

Гөлләрем

Гөлләр, тәрәз төбем тулы гөлләр.

Алар — күңел бизәге.

Кайсы бәхет китерә диләр,

Кайсы — мәхәббәт гөле.

Бу гөлеңне ташла, диләр,

Ул бит ирләр куучы.

Ничек инде куа алсын,

Юк бит җанны кыючы.

Гөлләр бүлмә сафландыра,

Гөлләр күзне куандыра.

Гөлләр тәнгә сихәт бирә,

Гөлләр — тантана күрке.

Гөлне бүләккә алалар,

Мәхәббәт чыпчыклары.

Тагын да бүләк итәләр

Тугач яшь кошчыклары.

Гөлчәчкәдәй балкып торсын

Безнең киләчәк тормыш.

Дөньялар да тыныч булсын,

Булмасын иде сугыш!
Беренче кар

Беренче кар төште җиргә,

Очрашуга чыккан яшь кыз кебек, качып-посып.

Төнгә яктылык булып.

Иртән торсам, кояш чыккан,

Ап-ак җир — сафлык, пакьлек.

Шушы матур хозурлыкка

Ходайга без рәхмәт әйтик.

Уйнап-уйнап, бөтерелеп,

Вальс бии кышын карлар.

Әнә, күрче, шаярышып,

Үтеп бара матур бер пар.

Шундый матур көлешәләр,

Бер кайгы да юктыр кебек.

Яшьлек үзе бер матур чор,

Мәңге шулай булыр кебек.

Тик яшьлек бит мәңгелеккә түгел,

Яши-яши чәчләрне дә бәсләр сара.

Тик йөрәкне кырау сукмасын...

Яшьлегемнән калган хатирәләр

Хәтер сандыгымның иң төбендә.

Яхшы әкият кебек саклансын,

Аларны тик тузан басмасын...

С. СӘГЫЙРОВА.
Гомер гөлем

Гомер кыска, гомер бер генә,

Гомер бит ул — искән җил генә.

Гомер бит ул — бары бер мизгел.

Бакчаларда үскән үрмә-гөл.

Орлыгыннан шытып чыга язын,

Сулар сипсәң үсә җәйләрен,

Көзен шиңә, орлык коела

Гомере беткән кебек тоела.

Ләкин табигатьтә яз җитә,

Орлыгыннан гөлем үсеп китә,

Кабатлана кабат шул мизгел,

Бакчаларда үсә үрмә-гөл.

Адәм баласы да берәү, бер генә,

Бакчаларда үскән гөл генә.

Ак биләүгә биләп алалар,

Бишегенә илтеп салалар.

Бала карау әни эше,

Балам диеп яши кеше,

Үсә бала, үсә кеше,

Мәхәббәтнең җимеше.

Ике нәсел җебен бер итеп,

Өйләнешә балалар.

Бу дөньяны бизәп, гөл итеп

Тик балалар калалар.

Безнең исә гомер үтә,

Дөнья куяр вакыт җитә.

Ак биләүгә биләп алырлар,

Җир куенына илтеп салырлар.

Гомер бит ул кыска,

Тик бер көн генә,

Әллә бары татлы, айлы төн генә.

Син әбисең инде, мин — бабай.

Күптән түгел син кыз идең,

Ә мин бер ятим малай...

Ибраһим Нури.

Ярмәкәй районы, Исламбахты авылы.
Читайте нас: