Көзләремдә
Көзләремдә йөрим күптән,
Көзләрем — көзләргә хас.
Бер шатлыклар урап алса,
Әле сагыш һич узмас.
Көзләремдә йөрим күптән,
Чуар көзләр — хозурлык!
Әле сәяхәткә чыгам,
Әле япа-ялгызлык.
Көзләремдә йөрим күптән,
Күреп төрле илләрне.
Балалар, оныклар белән
Сизмим узган көннәрне.
Чит якта да дусларым бар
Күрешеп сөйләшергә.
Яңалыклар уртаклашып,
Бергәләп гөрләшергә.
Көзләремдә йөрим күптән,
Шөкер, дип гомерләргә.
Хатирәләр яңартамын
Еш кайтып яшьлегемә.
Балачагым һәрчак истә,
Көзләремдә йөрсәм дә.
Әткәм-әнкәм, туган ягым
Истә кайда барсам да.
Көзләремдә йөрим күптән,
Хатирәләр туплыймын.
Чуар булса да көзләрем
Һич тормыштан туймыймын.
Йөрим әле көзләремдә...
Хозурлыкка сокланып,
Бер шатланып, сагышланып,
Табигатьтән ямь алып.
Көзләремдә йөрим әле...
Уйларым якты, матур.
Гомер йомгагымны сүтәм,
Үкенерлек түгел, шөкер,
Көзләрем чуар, матур!